16+

Ялгышулар җиңелүгә илтә

Казанның “Зенит” волейбол командасы букмекерлык белән мавыгучыларны авыр хәлгә куйды. Алдагы елларда сезон дәвамында диярлек җиңелүсез уйнаган команда түбәнгә тәгәри.

Ялгышулар җиңелүгә илтә

Казанның “Зенит” волейбол командасы букмекерлык белән мавыгучыларны авыр хәлгә куйды. Алдагы елларда сезон дәвамында диярлек җиңелүсез уйнаган команда түбәнгә тәгәри.

23 гыйнварда Казанның “Зенит” волейбол командасы Санкт-Петербургта адашларына оттырды (1:3).
– Бүген без “Динамо” белән очрашуга караганда (1:3 һәм 0:3 – авт.) яхшырак уйнадык. Әмма нәтиҗә юк. Нәтиҗә кирәк. Яхшы яисә начар уйнарга була, әмма нәтиҗәгә ирешмәү борчуга сала, – диде баш тренер Владимир Алекно. – Әкренгә алга барырга кирәк. Әлегә бу командалар көчле. Кем азрак ялгыша, шул җиңә. Мондый ялгышлар белән җиңүгә өмет итеп булмый.

Бу “Зенит”ның рәттән дүртенче оттыруы булды. Казан волейболчылары соңгы 8 матчның 7сендә җиңелде. Шулай итеп, 20 уенның 7сендә җиңелү ачысы татыган “Зенит” Россия чемпионатында 4нче урынга тәгәрәде.
– Безнең хәзер төп проблема – үзебезгә ышаныч юк. Вакыт-вакыт сыйфатлы уен, үз холкыбызны күрсәтсәк тә, – ди бу уңайдан команда капитаны Александр Бутько. – Безгә имгәнүләр дә аяк чала. Тулы составта җыелып булмый. Сүз дә юк, акланырга кирәкми. Плей-оффка яхшы әзерлектә килү өчен хәлне үзгәртергә тырышачакбыз.

...Плей-офф димәктән, “Зенит”ка быел “Алтылык финалы”на турыдан-туры юллама турында хыялланырга гына калды инде. Анысын даими чемпионат нәтиҗәсе буенча 1-2нче урындагы командаларга бирелә. Калган дүрт юллама өчен 8 команда көрәшәчәк.
30 гыйнварда “Зенит” кунакта үкчәсенә басып килүче (19 уен – 7 җиңелү) “Факел” командасы белән очраша. 5нче урынга ук тәгәрәмәс өчен инде җиңелергә ярамый.

Фото: http://zenit-kazan.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading