Машина каршы полосага чыга һәм Volkswagen Tiguan белән кара-каршы бәрелешә. Бәрелештән соң Ләйлә утырган машина берничә кисәккә тарала. Спортчы һәм Мицубиси шоферы шунда ук үлә, икенче машинада утырган ир-ат һәм хатын-кызны авыр җәрәхәтләре белән хастаханәгә илтәләр. Операциядән соң ук зыян күргән Екатерина Зеленовская фаҗига турында үз версиясен сөйләгән.
"Без Петербургка бара идек. Сәгатенә якынча 110 километр белән хәрәкәт иттек, - дип сөйләгән Зеленовская РЕН ТВга. - Тау астыннан чыгып килә идек. Безгә каршы машинаның юлда әйләнүен күрдек, ул безнең полосада басып калды. Без хәтта бернәрсә дә эшләргә дә өлгермәдек. Кичә операция булды, эчемә зур зыян килгән, эчәгем ярылган. Мин йөклелекнең өченче аенда идем. Хәзер юк инде. Оча сөягем сынган".
Танылган спортчы Дмитрий Саутин да спортчының фаҗигале үлеменә бәйле кайгы кичерүен белдергән.
"Ул Россия өчен уникаль кыз иде. Ул барыбыз өчен дә үрнәк булды, аның артыннан башкалар да тартылды. Аның искиткеч ихтыяр көче бар иде, ул аңа 20 метрдан суга сикерергә мөмкинлек бирде. Бер генә сикерү дә түгел, ә дөнья дәрәҗәсендәге дүрт сикерүдән торган программаны күз алдына китерәсезме! Ул хай-дайвингта дөньяның иң көчле суга сикерүчеләре белән көрәшә алды».
Россия Суга сикерү федерациясе кайгы уртаклашу телеграммасында Ләйләнең шигырен дә урнаштырган. Спортчы кыз аны декабрь аенда язган икән. «Я буду жить без капли сожаления.
Дружу со скукой, знаю, потом будет всё равно.
Влюбись, не своди с неё глаз,
В жизни каждого и чёрного, и белого полно.
Живи, живи, мой друг, сейчас,
Ведь потом будет всё равно».
Комментарийлар