Шәһри Казан

Юлия Ефимова: «Мин дөнья рекорды куярга тиеш идем»

Ниһаять, Россиянең синхрон йөзү буенча күрсәткән триумфыннан соң, башка төрләрдә озак көтеп алган алтын медаль дә безнең кесәгә кереп утырды. Бу медальне хатын-кызлар арасында 100 метрлы дистанцияне брасс йөзеп, Юлия Ефимова китерде.

Юлиянең җиңүе спортчының үзен дә, ФИНА оештыручыларын да гаҗәпкә калдыр­ды, ахрысы. Чөнки ярыш бетүгә, кызны журналистларга якын да китермичә, «допинг»ка тикшерү бүлмәсенә алып кереп киттеләр. Пресс-конференция вакытында да җиңүчегә өч сораудан артык бирергә ярамады. Каләм ияләре, Юлия белән иркенләп сөйләшмичә китмибез дигәч кенә, аның белән аралашырга рөхсәт иттеләр.

- Нәтиҗәләрне игълан иткәч тә, бөтенебез вакытка күз салдык. Тизрәк йөзеп килгән кебек идек, киресенчә булып чыкты. Шуңа бераз кәеф кырылды. Мин дөнья рекорды куярга тиеш идем. Димәк, әлегә вакыты җитмәгән, - диде Юлия.
Спорт тарихында 100 метр аралыкта ­Россия әле бер тапкыр гына җиңгән булган. Ил өчен беренче алтын медальне 1978 елда Юлия Богданова китергән. Ә хәзер тагын бер Юлиягә бәхет елмайды.

Реклама

- Мин шундый арыдым, әлегә җиңү турында уйламыйм. Финишка җитәр алдыннан кулларым тотмый башлады. Хәзер бар уйлаганым - 200 метрлы дистанциядә булачак ярыш. Анда инде үзем планлаштырган бөтен әйберне дә эшләячәкмен, - дип белдерде спортчы.
Юлиянең җиңүен зал шартларлык булып алкышлап каршы алды. Бу хакта кыз үзе дә шатланып сөйләде.

- Җанатарлар шулкадәр минем өчен борчылып, көч биреп торды. Болай җылы каршы алуларына үзем дә гаҗәпләндем. Йөзгәндә, тамашачы игътибары тагын да каты ­сизелә. Ә Россия гимнын бөтен зал кушылып җырлагач, күңелдә горурлык хисе уянды, - дип белдерде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: