16+

«Зенит-Казан» финал өчен көрәшә

Россиянең данлыклы волейбол клублары саналучы «Зенит-Казан» белән «Белогорье» 25 апрельдә ил чемпионаты финалына чыгу хокукы өчен көрәш башлый. Чемпионатның чирек финалында «Белогорье» спорт батырлыгы күрсәтте: «Локомотив»ны 0:2 исәбе белән җиңде. Россия чемпионаты тарихында бу икенче генә очрак. 2005-06 еллар сезонында «Факел» шулай ук фидакарьләрчә «Нефтяник Башкортостана» командасын бирелдерде. «Белогорье» узган...

Россиянең данлыклы волейбол клублары саналучы «Зенит-Казан» белән «Белогорье» 25 апрельдә ил чемпионаты финалына чыгу хокукы өчен көрәш башлый.
Чемпионатның чирек финалында «Белогорье» спорт батырлыгы күрсәтте: «Локомотив»ны 0:2 исәбе белән җиңде. Россия чемпионаты тарихында бу икенче генә очрак. 2005-06 еллар сезонында «Факел» шулай ук фидакарьләрчә «Нефтяник Башкортостана» командасын бирелдерде. «Белогорье» узган ел 9 нчы урында гына иде, ә «Локомотив»ны тар-мар иткәннән соң чемпионатның «зәңгәр» төркемендә 4 нче урынга күтәрелде. Белгородлылар Мәскәүнең «Динамо» клубын да көрәш эстафетасыннан бәреп чыгарды. Бу сезонда «Зенит-Казан» белән «Белогорье» өч очрашу үткәрде. Берсендә - казанлылар, икесендә белгородлылар җиңде. Чемпионатларда 4 мәртәбә рәттән җиңү яулауга шушы ике команда гына иреште.
«Белогорье»ның уңышлары Тетюхин, Хамутцких, Косарев, Баранов, Кулешов, Егорчев исемнәре белән бәйле. Баш тренер Владимир Алекно җитәкчелегендәге «Зенит-Казан» клубына 4 мәртәбә алтын «эләктерүдә» Апаликов, Бабичев, Черемисин, өч уенда Абросимов, Болл һәм шул ук Тетюхинның оста уены нык булышты. «Зенит» 2007-2012 еллар сезонында рәттән иң югары баскычка күтәрелде. ЦСКА - 1993-1998 елларда, ә «Белогорье» 1995-2000 елларда рекордлы чыгыш ясады. Владимир Алекно «Динамо» һәм «Зенит-Казан» командалары белән ил чемпионатында 5 мәртәбә җиңгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading