16+

Алты районга - 17 машина 

Татарстанның алты хастаханәсенә 181 ат көчле, кыска вакыт эчендә зур тизлек җыя алган, куәтле, заманча, беренчел медицина ярдәме күрсәтергә барлык мөмкинлекләр тудырылган  ашыгыч ярдәм хезмәте машиналары тапшырылды.

Соңгы биш елда медицина учреждениеләренә  барлыгы 488 яңа машина бирелгән. Бу юлы «Форд Транзит»,ГАЗ, УАЗ маркалы – барлыгы 17 машина Казан, Чаллы,  Балтач, Кама Тамагы, Питрәч, Минзәлә районнарына озатылды. 

“Татарстан хөкүмәте эшчәнлегендә гражданнарның сәламәтлеген кайгырту төп приоритетларның берсе булып тора. Без барыбыз да бу бурычны үтәүдә, инфраструктураны яхшыруда көч куябыз”, – диде чыгышында Премьер -министр урынбасары Ләйлә Фазлеева.  Бу машиналар пычракта, карда да йөри ала. Район үзәгеннән еракта урнашкан авыллар өчен бу бигрәк тә мөһим.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading