16+

ӘПЧХИ... яки рәхәтләнеп төчкерегез!

“Сәламәт бул!” Төчкергән кешегә шулай дип исәнлек-саулык теләү гадәткә кергән. Хәер, төчкерүнең һәрчакта да авыру билгесе булмавын һәрберебез белә.

ӘПЧХИ... яки рәхәтләнеп төчкерегез!

“Сәламәт бул!” Төчкергән кешегә шулай дип исәнлек-саулык теләү гадәткә кергән. Хәер, төчкерүнең һәрчакта да авыру билгесе булмавын һәрберебез белә.

Кеше нәрсәгә төчкерә соң? Ни өчен берәүләр төчкергәндә бөтен тирә-юньне яңгырата, ә икенчеләрнекен ишетмичә дә калабыз? Аннары кайберәүләр бер тапкыр төчкерә дә шуның белән тынычлана, ә кайберәүләр 5-6 мәртәбәсез туктый алмый – монысы нәрсә белән бәйле? Төчкерүгә кагылышлы шушы һәм башка кызыклы сорауларга җавап эзләдек.

Нәрсә ул төчкерү?
Төчкерү  ул – үзгәртеп булмый торган рефлекс, организмның билгеле бер йогынтыларга реакциясе. Борынның лайлалы тышчасын анда эләккән ярсыткычлардан – тузан, аллерген, ачы исле матдәләрдән чистарту максатын йөртә. Башка үзгәрешсез рефлекс – йөткерүдән аермалы буларак, төчкергәндә көчле сулыш чыгару авыз аша түгел, борын аша башкарыла. Әмма ике очракта да “әмер”не баш мие бирә.

Төчкерү секунд эчендә була кебек. Әмма организмда бу вакытта әллә никадәр эш башкарыла. Барысы да борынның лайлалы тышчасы ярсудан башлана, лайлалы тышчадагы нерв очлары озынча мигә һәм сулыш үзәгенә импульc юнәлтә, аннары арка миенең алгы тамырчыклары  буйлап сигнал сулыш мускулларына таба бара. Без тирән сулыш алабыз, тел уртасы авызның өске өлешенә “сыенып” йоткылыкны һәм авыз куышлыгын каплый, күзләр ябыла. Шуннан кабырга арасы, диаграфма, эч мускуллары, бугазның чираты җитә. Шуннан соң без борын аша көчле сулыш чыгарабыз.

Төчкерү процессы вакытында аскы сулыш юлларында югары басым барлыкка килә – ул нормадан дистәләгән тапкыр югарырак, шул рәвешле көчле һава дулкыны борын эченә эләккән барлык ярсыткычларны тышка чыгарырга ярдәм итә. Бу вакытта барлыкка килгән һава ташкыны сәгатенә 120-130 километр тәшкил итә икән. Шуңа күрә төчкерү чәчрәвекләре ике метр ераклыкка кадәр оча.

Ачык күз белән яки йоклаганда төчкереп буламы?
Күпләрне ачык күз белән төчкерсәң нәрсә була, дигән сорау кызыксындыра. Чынлыкта, алай төчкерү мөмкин түгел. Төчкерү өчен җавап бирүче мускуллар кыскарганда, күзләрнең хәрәкәтен җайга салучы мускуллар да кыскара һәм аларны ябылырга мәҗбүр итә. Ягъни алар рефлектор рәвештә, шул исәптән күз тамырларын зарарлаудан саклау өчен йомыла. Ачык авыз белән дә төчкерү мөмкин түгел – ул шулай ук автомат рәвештә ябыла.

Йоклаганда йөткерергә мөмкинме икән соң? 
Бу мөмкин түгел дигән фикер яши. Әмма бу миф. Нерв сигналлары тулысынча сүндерелерлек итеп йокыга талып булмый. Гадәттә, баш мие тышчасы гына “йоклый”, тышча эчендәге баш мие үзәкләре эшләвен дәвам итә. Төштә сирәк йөткерүнең сәбәбе исә төнлә тирә-юньдә ярсыткычларның алай күп булмавында. 

Бер тапкырмы, әллә берничәме? 
Әгәр дә кеше күп тапкырлар төчкерә икән, бу нәрсәне аңлата һәм ни өчен шулай килеп чыга соң? Төчкерү – мөһим диагностик билге. Әгәр дә кеше рәттән 2-3 тапкыр төчкерсә, эш лайлалы тышчаның ярсуында гына түгел. Мөгаен, моның сәбәбе - аллергия реакциясе. Аллергия вакытында организмда бүленеп чыккан гистамин нерв очларына тузан кисәкчекләре кебек тәэсир итә һәм төчкерүне китереп чыгара.
Бик сирәк очракта гына кешенең күп тапкырлар төчкерү баш миендәге неврологик тайпылышлар турында сөйләргә мөмкин. Бу патология белән инде неврологлар эшли. Мәсәлән, бер хатын-кызның ике көн буе төчкергән очрагы тасвирланган.

Төчкерәсең килсә, кояшка кара
Без 4 этапта төчкерәбез: латент (алхәбәр), әзерлек (тавыш ярыгының һәм йоткылыкның клапан ярдәмендә ябылуы), төчкерү үзе (борын аша көчле сулыш чыгару) һәм мускулларның йомшаруы.

Кайчак төчкерү процессы икенче этапта тоткарлана. Кеше менә-менә төчкерәсен сизә, әмма булып чыкмый. Төчкерүне китереп чыгаруның күптөрле ысуллары бар. Шуларның берсе кояшка яки ялтыравык әйбергә карау. Бу очракта күрү нервларының ярсуы, борын эче рецептрлары ярсуына өстәләчәк һәм бу төчкерергә ярдәм итәчәк.

Төчкерү баш миен чистарта?
Элек кешеләр төчкерүне махсус рәвештә китереп чыгара торган булган. Моның өчен исни торган тәмәке кулланганнар. Аңа мода XVII гасыр уртасында бай парижаннарда  барлыкка килгән һәм бөтен Европа буйлап таралыш алган. Россиядә исни торган тәмәке шулай ук бик популяр булган, шул исәптән императорларда да. Алар моны ни өчен эшләгәннәр соң?

Төчкерү вакытында көчле һава дулкыны борын сеңерләре гөмбәзе буйлап узып, кан тамырларына йогынты ясый һәм баш миендә хис-кичерешләр өчен җавап биргән системаны активлаштыра. Бу көч-куәтне арттыра, "баш миен чистарта". Бу нәтиҗәне сизеп, төчкерүне ясалма рәвештә китереп чыгара башлаганнар.

Нигә төчкергәндә тыелып торырга ярамый?
Әгәр төчкерергә телисез икән, моны эшләргә кирәк. Төчкерүне басарга яки моны әкренрәк башкарырга тырышырга кирәкми. Төчкерүне булдырмау өчен борынны томалау колактагы пәрдәгә зыян салырга, муен умырткаларының җәрәхәтләнүенә китерергә мөмкин. Моннан тыш, баш миенә артык һава эләгергә мөмкин.

Сулышны тоткарлау күз тамырларының шартлавына яки борыннан кан китүгә китерергә мөмкин. Әгәр дә авызны да ныклап япсаң, бу күкрәк читлегендә, үпкәләр арасында һава барлыкка китерергә мөмкин.

Ничек итеп дөрес төчкерергә?
Борын ачык калырга тиеш, авызны кулъяулык белән капларга кирәк. Әгәр дә сез җәмәгать урыннарында каты итеп төчкерергә ояласыз икән, борын астындагы зонага бармак белән басарга, борын билен ышкырга яки телне ике алгы тешкә куярга мөмкин. Бу төчкерүне кичектерергә мөмкинлек бирәчәк.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading