16+

«Авыз эченә массаж ясау (буккаль массаж) турында кешеләр үзләре сорый»

Матурлык индустриясе бик нык алга китте. Биткә төрле процедуралар ясап, яшәреп тә була.

«Авыз эченә массаж ясау (буккаль массаж) турында кешеләр үзләре сорый»

Матурлык индустриясе бик нык алга китте. Биткә төрле процедуралар ясап, яшәреп тә була.

Табиб пычагы астына ятарга, укол ясарга әзер булмасагыз, борчылмагыз. Яшәрүнең башка ысулы бар.  

Соңгы елларны биткә массаж ясау популярлашты. Раилә Шигабиева да матурлык һәм сәламәтлекне массаж ясап саклап калырга тырыша. Ул тумышы белән чал тарихлы Алабуга шәһәреннән. Хәзер исә, ире белән Казанда яшәп, өч бала тәрбияли. Раилә бала табу буенча ялда булганда массаж белән кызыксына башлый. “Ялга кадәр банкта эшләдем. Ә хәзер өч баланы тәрбияләргә дә кирәк бит. Гаилә тормышына комачауламый, кешеләргә файда китерә торган күңелемә якын эш эзләдем. Бервакыт көзге яныннан үтеп киткәндә, үземә карадым да, канәгать калмадым. Дустымнан биткә массаж ясаучының телефон номерын алдым.

Массажга йөргәндә бу һөнәргә гашыйк булдым. Озакка сузмыйча, үзем дә биткә массаж ясарга өйрәндем. Хәзер үзем дә кешеләрне бәхетле итә алам”, – дип сөйли Раилә. 

– Биткә массаж ясау бик җаваплы. Сез клиентлар белән уртак телне ничек табасыз?
– Биткә массаж ясаучылар бик күп түгел, чөнки кеше теләсә кемгә йөзен ышанып тапшырмый. Массаждан соң эзләр калыр дип куркучылар да бар. Биткә массажның нәтиҗәсен дә карап була, шуңа күрә бу эшкә үз белемнәренә ышанган кешеләр генә тотына. Анатомия, тире төрләре, авырулар турында яхшы белем тупларга кирәк. Биткә массажга күбрәк 28 яшьтән өлкәнрәкләр йөри. Бу вакытта яшь үзгәрүләре башлана, бит тиресе җыерчыклана. Бөтен клиентларымны Аллаһ Тәгалә үзе җибәргән төсле. Бөтенесе дә чибәр, итагатьле кешеләр. Эшне башлаганчы ук: “Бөтен проблемаларыгызны онытыгыз, бернәрсә турында уйламагыз”, – дип әйтеп куям. Көннең бер сәгатен булса да, үзеңә багышларга кирәк. Массаждан соң кешеләрнең кәефләре күтәрелә. Алар, гомумән, яңадан туган төсле була.

– “Авыруың йөзеңә чыккан”, – дип сөйләшәбез. Бу чыннан да шулаймы?
– Кешенең битенә карап, эчке органнарның сәламәтлегенә бәя биреп була. Күз төпләре зәңгәрләнү, шешенүләр бөерләр, бавырның эшчәнлеге бозылуны кисәтә. Кеше төз йөрмәсә, әлбәттә, бу битнең төзелешенә дә тәэсир итәчәк. Дөрес тукланмау, артык авырлык, аз хәрәкәтләнү дә файда китерми. Алар – икенче иякнең барлыкка килүнең сәбәпчеләре.

– Массажны ничек ясыйсыз? Нинди алымнар кулланасыз?
– Эшне башлаганчы, кешедән нәрсә белән шөгыльләнгәнен, начар гадәтләрен сорашам. Беренчедән, битне юабыз. Тирене массаж ясауга әзерлибез, куллар шуып йөрсен өчен махсус аллергия китереп чыгармый торган май яки крем сөртәбез. Массаж ясаганда без канны бөтен тән буенча йөгертәбез. Баш, муен, күкрәк өлешләрен яхшылап җылытабыз, лимфа төеннәренә аерым игътибар бирәбез. Аннан тиренең тирәнрәк урнашкан катлауларын йомшартабыз. Бу этапта битне яңадан төзегән кебек буласың. Массаж ярдәмендә тиредәге җыерчыкларны, җитешсезлекләрне бетерәбез. Иң соңыннан авыз эченә массаж ясыйбыз.

– Кешеләр кул белән авыз эченә массаж ясаудан баш тартмыймы? 
– Беренчедән, авыз эченә массаж ясаганда перчаткалар киям. Авыз эченә массаж ясау (буккаль массаж) турында кешеләр үзләре сорый. Алар бу төр процедура турында ишетеп, мәгълүмат туплап киләләр. Буккаль массаж – аскы теш казналарында булган төерләрне бетерергә ярдәм итә. Көн дәвамында үзебез дә сизмәстән тешләрне кысыбрак торабыз, бик күп аралашабыз. Ияк янында урнашкан мускулларның бертуктаусыз эшләве, тешләрнең дөрес урнашмавы нәтиҗәсендә тире сузыла. Буккаль массаждан соң кешеләр яшәреп киткән кебек булалар. Бу төр массажны битенә пластик операцияләр ясатканнарга эшләргә ярамый. 

– Массаж ярдәмендә картаю белән көрәшеп булганын аңладык. Ә массаж ясау пластик операцияне алыштыра аламы соң?
– Әгәр хатын-кыз 40-50 яшькә кадәр битенә бер тапкыр крем да сөртмәсә, үзен карамаса, һичшиксез, массаж могҗиза ясый алмаячак. Көчемнән килгәнне эшләячәкмен, тик артык тирене кисеп атарга кирәк булачак. Пластика, укол ясауга каршы төшмим, моны һәркем үзе хәл итә инде. Массаж ярдәмендә картаю процессының тизлеген киметеп була. Тиренең сәламәтлеген, сыгылучанлыгын саклап калырга мөмкин. Косметологларның күбесе үзләре дә массажга йөри. 

– Нинди кешеләрнең битенә массаж ясарга ярамый?
– Онкология, гипертония, хроник авырулары булганнарга, йөкле хатын-кызларга массаж ясау тыела. Косметологик процедуралар ясаган кешеләрне яралары савыккач кына кабул итәм. Массаж ясаганда калкансыман биз янына, күз астының йомшак урыннарына басарга ярамый. Иң мөһиме – бөтен массаж хәрәкәтләрен дөрес итеп, уйлап ясау. 

– Ир-атларның биткә массаж ясатканы бармы?
– Ирем битенә көн саен массаж ясап торсам да разый. Клиентларым арасында ир-атлар да бар. Ирләр бөтен начар энергияне үз эченә җыеп баралар. Массаж ярдәмендә алар фикерләрен чистарта. Гомумән, массаж стресс кичерүчеләр, начар йокыдан интегүчеләргә ярдәм итә. Кешегә тию белән үк, аның халәтен сизеп алам. Кайвакыт клиентларның начар уйларын да үзеңә күчергән кебек буласың. Андый кешеләрдән соң, хәлсезләнәсең. Мистика, могҗиза диярсең. Эш көне тәмамлангач, тоз белән юынып чыгарга тырышам. 

– Битнең матурлыгын саклау өчен нәрсә киңәш итәсез?
– Дөрес тукланырга, бит өчен зарядка ясарга кирәк. Йокы вакытында игътибарга алыгыз. Биткә кояштан саклый торган крем сөртегез. Кояшлы көннәрдә күзлек киеп йөрегез. Ул чиста битегезне тузаннан да, зарарлы нурлардан да саклаячак. Күзләрне кысып йөрүдән җыерчыклар да барлыкка килә. Онытмагыз, биткә массаж – ул матурлык һәм сәламәтлек. 

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading