16+

Бал корты чакса нишләргә?

Бал корты чагуны файдалы дип тә әйтсәләр дә, кайбер кеше өчен бу аяныч төгәлләнергә мөмкин. Бал кортына аллергия булган кешеләр өчен корт чагу бигрәк тә куркыныч, хәтта үлүчеләр дә бар.

Бал корты чакса нишләргә?

Бал корты чагуны файдалы дип тә әйтсәләр дә, кайбер кеше өчен бу аяныч төгәлләнергә мөмкин. Бал кортына аллергия булган кешеләр өчен корт чагу бигрәк тә куркыныч, хәтта үлүчеләр дә бар.

Бал корты чакканда беренче ярдәм күрсәтү турында аллергологлар белән сөйләштек.

Бал корты нигә чага?
Бу бөҗәкләр бик сизгер. Алар төрле хушбуй исләрен дә сизә, төсләргә дә игътибар бирә. Хәтта киемнең тукымасы да аларда төрле реакция тудырырга мөмкин. Ярсыган бал корты һәр хәрәкәтне тоя. Ул селкенгән бармакны да күреп чагарга мөмкин. Гадәттә, усал нәселле бал кортлары тиз ярсый.

Билгеләре
Гадәттә, корт чаккан урын кызара, шешә. Беренче эш итеп кортның энәсен алырга кирәк. Җәрәхәт урынын спирт, йогышсызландыра торган башка чара белән сөртегез. Ялкынсынуны киметергә салкын чүпрәк, боз куярга була. Аллергия килеп чыкмасын өчен антигистамин дарулар эчәргә киңәш ителә. Чаккан урын кызару, ул әле аллергия дигән сүз түгел. Әгәр кешедә аллергия икән аның сулыш алуы авырлаша, тәнендә кызыл тимгелләр барлыкка килергә мөмкин, кан басымы төшү дә күзәтелә. Кешедә анафилактик шок булуы бар. Бу вакытта бал корты чаккан урын шешә, тән температурасы йә кинәт төшә, йә күтәрелә, кеше хәлсезлек сизә, башы сызлый, бит куллары шешә, күңеле болгана, эче авырта.

Беренче ярдәм
Анафилактик шок күзәтелгәндә тиз арада ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртырга кирәк. Табиблар килгәнче, зыян күргән кешене уңайлы итеп яткырыгыз, бүлмәне җилләтегез, сулышы буылса муенын кысып торган киемнәрне чишегез, аллергиягә каршы дару эчерергә, йә укол ясарга кирәк.

Нишләргә ярамый?
Корт чаккан урынны кашырга, җәрәхәткә уксус сөртергә, авыз белән суырып энәсен алырга тырышырга ярамый. Авыртуны тоймас өчен спиртлы эчемлекләр куллану да авыруның хәлен катлауландырырга мөмкин.

Ничек сакланырга?
Умарта бакчасына кергәнсез икән үзегезне тыныч тотыгыз. Кискен хәрәкәтләр ясамагыз. Махсус челтәр башлык, ачык төстәге кием кисәгез ышанычлырак. Бал кортлары янында тәмәке тартмасаң яхшырак. Ислемай сөртмичә торыгыз. Бал кортлары аракы эчкән кешене дә өнәми.

Фото:http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading