16+

Бала тапкач чәчсез калма

Еш кына хатын-кыз бала тапканнан соң чәчләре нык коела башлый. Сәбәпләре берничә булырга мөмкин.

Бала тапкач чәчсез калма

Еш кына хатын-кыз бала тапканнан соң чәчләре нык коела башлый. Сәбәпләре берничә булырга мөмкин.

Беренчедән, моның гормоннар белән бәйле булуы бар. Төгәлрәге, эстрогеннар һәм прогестерон төшә. Мондый очракта чәч коелу вакытлыча гына күзәтелә. Ни өчен вакытлычамы? Чөнки бала тапканнан соң беренче 3-6 айда чәч коелу физиология ягыннан нормаль күренеш санала. Шуңа тынычланыгыз, борчылмагыз! Трихологлар фикеренчә, тәүлегенә 100-150 бөртек чәч коелу нормаль санала.

Ә инде чәч коелу 6 айдан да озакка сузылса, бу очракта уйланырга кирәк. Монда берничә төрле сәбәп булырга мөмкин. Мисалга – анемия. Бу – иң еш очрак. Яшь әниләр күп вакыт үзләренә вакыт таба алмый, анализлар бирү турында сүз дә юк. Төрле бальзамнар, маскалар ясыйлар, тик моның нәтиҗәсе генә булмаска мөмкин. Шуңа да бу анемияне ачыклау өчен эшне анализлар бирүдән башларга киңәш итәләр.

Нәрсә белән туклануга игътибар итәргә кирәк. Безнең әбиләрдән калган мифлар инде актуаль түгел. Янәсе, син балага күкрәк сөте имезәсең, бөтен ризыкны да рәттән ашарга ярамый. Әйе, рәттән ашарга ярамый. Әмма яшелчә, җиләк-җимеш, сөт, ит ризыклары рационда булырга тиеш. ⠀

Калкансыман бизнең эшчәнлеге бозылу да чәч коелуга китерә. Йод җитмәү, гипотиреоз булуы ихтимал. Тиреотоксикоз диагнозы булган очракта, бала имезгәндә дә 250 мкг күләмдә калий йодиты эчәргә киңәш ителә.

Боларга тагын стресслар, йокы туймау, арыганлык, бала тапканнан соң була торган депрессия өстәлә.
Кайбер очракта чәч коелуның сәбәбе баш тиресенең авыруы белән дә бәйле. Шуңа да сәбәпләрне ачыклар өчен иң элек табибка мөрәҗәгать итү кирәк.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading