16+

«Бездә коронавируслы авыру юк!»

Республика клиник хастаханәсендә коронавируслы пациентның килүе турындагы мәгълүматны кире кактылар. Биредә әлеге хәбәр ялган, дип аталды һәм табиблар паникага бирелмәскә киңәш бирде.

Республиканың клиник хастаханәсендә «таҗлы вирус» белән зарарланган пациентның ярдәм сорап килүе турындагы мәгълүматны кире кактылар. Бу хакта журналистларга хастаханәнең матбугат сәркатибе хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдә, шул исәптән ватс апп аша да, РКБга коронавируслы авыруларның килүе турында хәбәрләр тарала башлады. "Әлеге мәгълүмат ялган, ул чынбарлыкка туры килми. Хөрмәтле Татарстан халкы һәм кунакларыбыз, зинһар, коткы һәм куркуга бирелмәгез - РКБ гадәти эш режимында эшли ", - дип өстәделәр дәваханәдә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading