16+

Бүген юк, иртәгә бар

Кайберәүләр мәгьлүмат ташкыны аркасында, коткы, куркуга бирелә һәм үзендә коронавирус билгеләре бар дип шикләнә башлый.

Бүген юк, иртәгә бар

Кайберәүләр мәгьлүмат ташкыны аркасында, коткы, куркуга бирелә һәм үзендә коронавирус билгеләре бар дип шикләнә башлый.

Коронавирус билгеләре күзәтелгәндә хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.Тиешле анализлар уздырылып, табиблар гына дөрес диагнозны куя ала, дип белдерде турыдан-туры эфир барышында Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.

- Мин медицина университетын тәмамладым. Укыганда клиник фәннәр узабыз. Анда авыруларның билгеләрен өйрәнәбез. Шул чакта теге яки бу авыруның билгеләре синдә дә бар кебек тоела башлый иде. Ә монда бар дөньяда шундый вазгыять хөкем сөргәндә, курку булганда, әлбәттә кеше үзендә коронавирус билгеләре бар дип шикләнә башлый. Өстәвенә, социаль челтәрләрдә бу хакта бик актив сөйлиләр. Белсәләр, белмәсәләр дә дарулар тәкъдим итәләр. Бердәнбер дөрес дәвалану юлын өйрәтүче шарлатаннар барлыкка килә башлый. Чумак, Кашпировскийның гипноз белән авыруларны дәвалаган заманнарны уздык, югыйсә,- диде ул.

Һәр гражданинның медицина ярдәме алырга хокукы бар. Шулай ук ул клиникага тест ясатыгыз дип тә мөрәҗәгать итә ала. Тик билгеләр күзәтелмәсә, тест тапшырудан мәгънә юк. Чөнки вирусның инкубация вакыты бик озын. Ягъни бүген ул кешедә булмаска мөмкин, ә берничә көннән ачыклануы бар. Шуңа да шикләнгән генә очракта тест бирергә кирәкми. Бары температура булганда, башка билгеләр күзәтелгәндә генә хастаханәгә мөрәҗәгать итү мөһим.

- Тестны беренче чиратта кызыл зонада эшләүче медицина хезмәткәрләренә ясыйбыз, - дип тә өстәде Сәламәтлек саклау министры.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading