16+

Аксубайда гигант елан килеп чыккан: «Мин ул еланны идән астына ияләшер дип курыктым»

Аксубай районының Яңа Ибрай авылында ике көн элек 3 метрлы еланга юлыкканнар.

Аксубайда гигант елан килеп чыккан: «Мин ул еланны идән астына ияләшер дип курыктым»

Аксубай районының Яңа Ибрай авылында ике көн элек 3 метрлы еланга юлыкканнар.

Рафаэль Вәлиуллин бакча башындагы печәнне чаптырганда бакчаларына зур гына елан шуышып кереп киткәнен күреп ала. 
- Андый чакта аны-моны уйлап тормыйсың, гаиләңне, йортыңны сакларга ашыгасың. Мин дә чапкычны туктатып, трактордан сикереп төштем дә, кабинадан монтировканы эләктереп, еланга бер генә кизәндем. Елан тиз генә үлми ул, бөтәрләнергә кереште.  Мин тагын бер-икене кундырдым да монтировка башы белән еланны читкәрәк алып ташладым. Күтәрә торган түгел, авырлыгы! Җитмәсә кеше буеннан да озын. Мин аны бакча буйлап үрмәләр дә, ишегалдына керер, идән астына ияләшер дип курыктым, - дип сөйли Рафаэль  абый.
Аңа 61 яшь. Җәмәгате Римма ханым авыл җирлеге идарәсендә сәркатип булып эшли. Рафаэль абый исә 10 еллап урманчы хезмәтендә тир түккән. Димәк, еланнар дөньясы аңа яхшы таныш. Бүгенге көндә ул мәктәптә оператор вазыйфасын башкара.
- Безнең якта еланнар аз түгел. Урман якын бит. Авылга якынаюлары бик ихтимал. Урманчы булып эшләгәндә еланнарның ниндиләрен генә күрмәдем. Берсендә елан туена юлыктым. Алар әллә ничәү бер-берсенә уралышып бетәләр, башлары да, койрыклары да күренми, кап-кара бер йомгак инде, әвәрә-түнә килеп яталар, - ди ул.
Моңарчы аның авыл эчендә елан күргөне булмаган. Бу - беренче "кунак" дип ышандыра. 
- Мин ул еланны оныткан да идем, өйгә кергәч, Риммага сөйләдем дә кабат карарга төштек. Бөтәрләнеп яткан! Әй, канатым, башын кисеп ташласаң да, елан бик озак җан бирә ул. Әле бит аны үлгәч тә балалый диләр. Корсагы тып-тыгыз, балаларга җыенган кебек. Иртәгә чыгып, корсагын ярып карыйм әле. Авыл халкы килеп карый, шул килеш ятып тора, күмеп тә куймадым. Бер дустым хәбәр салды, иптәше белгеч, үзем килеп карыйм, безнең як еланымы икән, тикшерәм, дигән. Менә шундый хәлләр, - ди Рафаэль абый.
Аның әлегә мәшәкате үзгә - чаптырып, киптергән печәнен алып кайта алмый, Яңа Ибрай авылында көн дә яңгыр ява икән. Һава торышларына сабырлык теләп, Рафаэль абыйга изге теләктә калабыз. Берничә көннән тагын хәбәрләшәбез, теге елан үлсә дә, балалар тудырмадымы икән?

Язмага реакция белдерегез

16

1

4

1

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    1

    Елан дигэчтэ, аны утерергэ ярыймы икэн сон? Куп сойлэшеп йорсэн бер йоз мен штрафта салып китэрлэр...

    • аватар Без имени

      15

      0

      Ислам дине буенча, елан күрдеңме аны үтер- диелә. Өеңә елан килеп кергәч аңа карап утырып булмый бит инде, штраф түләтерләр дип

      Мөһим

      loading