16+

Иске йортны сүтү өчен күршеләр ризалыгы кирәкме?

Иске йорт урынында яңасын төзү өчен күршеләрнең ризалыгы кирәкме? Хәл болайрак: иске йортны сүткән урында ике катлыны төзергә җыенабыз. Күршеләр ризалыгыннан башка йорт төзергә хокукыбыз бармы?

Иске йортны сүтү өчен күршеләр ризалыгы кирәкме?

Иске йорт урынында яңасын төзү өчен күршеләрнең ризалыгы кирәкме? Хәл болайрак: иске йортны сүткән урында ике катлыны төзергә җыенабыз. Күршеләр ризалыгыннан башка йорт төзергә хокукыбыз бармы?

Сорауларга адвокат Марат Гайнуллин җавап бирә:

Барлык торак пунктларда да Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару махсус кагыйдәләр нигезендә алып барыла. Әлеге кагыйдәләрдә теге яки бу торак пункт өчен яраклаштырылган төзелеш нормалары билгеләнә. Хәзерге вакытта шәхси торак йорт төзелеше (шәһәр төзелеше кодексының 51.1 маддәсе) белдерү бирү тәртибендә башкарыла. Шуңа күрә Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре белән җентекләп танышырга һәм инсоляция (кояш яктысы каплану-капланмау дәрәҗәсе) нормаларының тиешенчә үтәлүен таләп итәргә тәкъдим итәм. Ә күршеләрегез йорт төзи башлау турында архитектура идарәсенә мөрәҗәгать  итәргә тиешләр. Әгәр аларның проекты шәһәр төзелеше таләпләренә тәңгәл килми икән, рөхсәт бирелмәячәк. Йорт төзү өчен күршеләрнең ризалыгы кирәкми. 

Кадастр исәбендә тормаган йортны ничек сүтәргә?
Шуны истә тоту мөһим: әгәр сүтәргә планлаштырылган корылма кадастр исәбендә тормаса, аңа кертелгән барлык коммуникацияләрдән (әгәр алар булса) өзү генә таләп ителә. Моның өчен участок хуҗасына ресурслар белән тәэмин итүче оешма белгечен чакырырга кирәк булачак, ул техник хезмәт күрсәтүне сүндерү һәм туктату турында акт төзиячәк. Әгәр дә иске йорт, яки дача коммуникацияләргә тоташтырылмаган икән, әлеге карарны кабул иткән көнне үк аны сүтә башларга мөмкин. Гадәттә җәйге йортлар, хуҗалык блоклары һәм сарайлар кадастр исәбендә тормый.
Әгәр торак йорт кадастр исәбендә торса, аны сүтү тәртибе башкача булачак.
Беренче адым - өйгә кертелгән барлык коммуникацияләрне өзү. Моның өчен актта электр чыбыкларын өзү, яки су бирүне туктату фактын теркәүче оешма вәкилен чакыртырга кирәк. 

Икенче адым - җирле үзидарә органына сүтә башлау һәм эшләрнең тәмамлануы турында ике хәбәр җибәрергә кирәк. Моны күп функцияле үзәк аша яки турыдан-туры җирле хакимият органнарына мөрәҗәгать итеп эшләргә мөмкин. Шул ук вакытта сүтү проектын күрсәтергә кирәкми.
Өченче адым - сүтелгән йортның хуҗасы Росреестрга йортны исәптән алу өчен мөрәҗәгать итәргә тиеш. Бу физик затларның милкенә салым салынмасын өчен эшләнелә. Әмма башта торак йортны сүтү фактын теркәү өчен кадастр инженерын чакырырга кирәк. Тикшерү акты электрон документ рәвешендә әзерләнә һәм мондый акт әзерләгән кадастр инженерының көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән раслана (акт, подряд килешүе белән каралган очракта, кәгазьдә дә төзелергә мөмкин). Алга таба әзерләнгән акт шәхесне раслаучы документ, күчемсез милек объектын исәптән төшерү турындагы гариза һәм суд карары белән (әгәр объект суд карары буенча исәпкә алынса) Кадастр палатасына «Минем документлар» күп функцияле үзәкләре аша яисә почта аша бирелә. Шул ук вакытта дәүләт пошлинасы алынмый. Әгәр объектка милек хокукы теркәлмәгән булса, гаризаны карау срогы теркәлү органнарына гариза биргән вакыттан 5 эш көне һәм күпфункцияле үзәккә гариза биргән вакыттан 7 эш көне тәшкил итәчәк. Әгәр объектка милек хокукы теркәлгән икән, 10 һәм 12 эш көне – димәк.
Әлеге процедура тәмамланганнан соң гариза бирүчегә объектны исәптән төшерүне раслаучы документ биреләчәк.

Лилия Гайнуллина әзерләде
Фото: https://ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading