16+

Гипертоникларга җәйге челләдә ничек сакланырга? Киңәшләр

Җәйге челлә йөрәк белән проблемалары булган һәм кан басымы күтәрелүдән интеккән кешеләр өчен аеруча куркыныч.

Гипертоникларга җәйге челләдә ничек сакланырга? Киңәшләр

Җәйге челлә йөрәк белән проблемалары булган һәм кан басымы күтәрелүдән интеккән кешеләр өчен аеруча куркыныч.

Нәкъ менә гипертониклар эсселектән җәфа чигә. Кызу һава торышы физик яктан гына талчыктырып калмый, сәламәтлек өчен дә турыдан-туры куркыныч тудыра.

Гипертония бүгенге көндә киң таралган һәм җитди чирләрнең берсе санала. Кан басымын контрольдә тотмау инфаркт һәм инсульт кебек нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә кан басымы «уйнаган» пациентларга җәйге чорда аеруча сак булырга кирәк. Эссе һава йөрәк тибешенең ешаюына китерә, анысы үз чиратында кан басымы күтәрелеп, гипертоник криз, йөрәк ритмының бозылуына илтергә мөмкин.

Гипертония үсешенә йогынты ясарга мөмкин булган табигый факторлар дип яшь, гәүдәнең югары массасы, нәселдәнлек, тозны кирәгеннән артык куллану, тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр белән мавыгу һәм аз хәрәкәтчән яшәү рәвеше атала. Шул ук вакытта кан басымы күтәрелү башка авырулар – шикәр диабеты, гипертиреоз, бөер патологиясе билгесе булырга мөмкинлеген дә исәпкә алырга кирәк.

Бүген кеше кан басымын мөстәкыйль рәвештә үлчәргә өйрәнде һәм «өске» кан басымы систолик, «аскы»сы диастолик дип аталуын да белә. Ләкин ул шуны да истә тотарга кирәк: систолик артериаль кан басымы системалы рәвештә 140 мм, ә диастолик артериаль кан басымы 90 мм дан артканда, кан басымы күтәрелү сәбәпләрен ачыклау өчен тулы тикшеренү узарга кирәк, ди Төбәкара клиник-диагностик үзәк кардиологы Энҗе Харисова.

-    Артериаль кан басымын мөстәкыйль рәвештә түбәнәйтергә ашыкмагыз, чөнки аны кисәк төшерү аңны югалтуга, инсультка яки инфарктка китерергә мөмкин. Участок табибына язылу бүген бер дә кыен эш түгел. Табиб исә сезнең хәлегез турында мәгълүмат җыйганнан соң, кан анализларын тапшырырга, артериаль басымны күзәтеп, аны махсус көндәлеккә язып барырга кушачак, электрокардиограмма ясатырга, эчке органнарны һәм кан тамырларын тикшертергә җибәрәчәк. Әгәр сезгә өстәмә тикшеренүләр билгеләсәләр, борчылырга ашыкмагыз. Бу гипертониянең сәбәпләрен ачыклау һәм авыруыгызны яхшырак дәвалау өчен кирәк, - ди табиб.

Кызганычка, күпчелек очракта, артериаль гипертензия, симптомнарсыз үсеш ала. Шуңа күрә бу авыруга «кызыл кардинал» исеме бирелгән. Аны еш кына эш урыннарында табиблар тикшерүе вакытында очраклы рәвештә ачыклыйлар. 

Артериаль басымның сизелмичә генә даими рәвештә күтәрелүе йөрәк мускулларында тискәре үзгәрешләргә китерә һәм миокард инфаркты сәбәпчесе булып тора. Кан тамырларына йогынтысы атеросклероз үсешенә илтә, бөреләрдә сулы шешләр барлыкка килүе, бавырның зураюы ихтимал. Баш миенә салынган зыян инсульт куркынычы үсешенә, ә күз органнарына тәэсире сукыраюга китерергә мөмкин.

Шулай да артериаль басым әледән-әле баш әйләнү, богау белән камап куйган кебек баш авыртуы, күз алдында вак чебеннәр очып йөрүе, баш авыраюы, бит һәм муен зонасының кызаруы, кул-аякларның салкынаюы, аларда хәлсезлек барлыкка килү һәм башка билгеләрдә чагылыш таба. 

Әгәр дә систолик кан басымы 160 мм дан да югарырак күтәрелсә, ашыгыч медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди Энҗе Харисова. Аның сүзләренчә, өйдән читтә булган очракта, иң мөһиме, паникага бирелмәскә һәм түбәндәгечә эш итәргә кирәк: 

1. Тыныч һәм салкынча урынга утырыгыз. Тирә-юньдәгеләрдән ярдәм итүне сорагыз.
2. Мөмкин булганча, киемне иркенәйтергә, каешны салырга, яканы чишәргә кирәк.
3. Тынычланырга тырышыгыз. 
4. Ашыгыч ярдәм чакыруларын сорагыз.
5. Әйләнә-тирәдәге кешеләрдән дарулар кабул итмәгез. Бер кешегә туры килгән даруның сезгә бөтенләй туры килмәве ихтимал. Кан басымын киметүдә нәтиҗәле универсаль препаратлар бар, ләкин басым кискен рәвештә сикергән очракта, кешенең хәлен тагын да кискенләштерергә мөмкин.

Кан басымы кискен күтәрелүдән саклану өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
1. Организмны тулысынча тикшерү. 
2. Дару препаратларын вакытында кабул итү һәм даими рәвештә кан басымын контрольдә тоту. 
3. Кан басымына йогынты ясый торган факторларны үзгәртү: дөрес туклану тән массасын киметергә ярдәм итәчәк, тоз куллануны чикләргә мөмкин. 
4. Физик активлыкны арттыру (табиб киңәшләренә колак салып). 
5. Тәмәкедән һәм алкогольдән баш тарту.

Фото: https://ru.freepik.com
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading