16+

Глаукома үзен башта сиздерми

6 март — Бөтендөнья глаукома белән көрәш көне. Күрү сәләтен югалту сәбәпләре арасында глаукома катарактадан соң икенче урында тора. Әмма катаракта вакытында сукырлык вакытлыча гына булса һәм операциядән соң кеше яңадан күрә башласа, глаукома күз күремен бөтенләй югалтуга китерә.

—  Планетаның якынча 105 миллион кешесе глаукомадан интегә, шулардан 5 миллионнан артыгының ике күзе дә сукыр, - дип белдерде Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш офтальмологы Елена Жиденко. Аның сүзләренчә, соңгы өч елда глаукомадан операцияләр саны арткан.
Иң куркынычы, глаукома белән авыручыларның 50 проценты бу турыда хәтта шикләнми дә һәм табибка күз нервлары 40% зарарлангач кына мөрәҗәгать итә.

Сиздермичә генә башланып, авыру әкрен генә үсеш ала һәм тиз арада үтә торган баш авыртулары, баш әйләнү һәм күз алдында төрле төстәге боҗралар пәйда булу аша үзен күрсәтә.

Татарстанда 100 мең кешегә 1167 глаукома очрагы туры килә, ди табиблар. Бу чир күбрәк 40-45 яшьтән узганнарда күзәтелә. Ләкин яшь вакытта да, хәтта сабыйларда да барлыкка килергә мөмкин.

Глаукома булганда күрү сәләтен саклап калуның бердәнбер мөмкинлеге — патологияне иртә ачыклау, даими күзәтү һәм авыруны дөрес дәвалау.

Фото: https://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading