16+

Грипп килә: ничек сакланырга?

Кыш җиттеме, грипп үзе турында искә төшерә. Менә быел да эпидемия чоры гыйнвар ахыры - февраль айларына туры килер, мөгаен.

Грипп килә: ничек сакланырга?

Кыш җиттеме, грипп үзе турында искә төшерә. Менә быел да эпидемия чоры гыйнвар ахыры - февраль айларына туры килер, мөгаен.

Россиянең баш дәүләт санитар табибы Анна Попова да: «Грипп вирусының сезонлы артуы күзәтелә. Кискен тын юлы авырулары һәм грипп белән хастаханәдә дәваланучылар саны да арта. Алар арасында өлкәннәр күп. Һәр кеше үз сәламәтлегенә карата аеруча игътибарлы булсын иде. Тын юлы авырулары һәм гриппның беренче билгеләре күренүгә, медицина ярдәме алырга, тән температурасы күтәрелгән, хәлсезләнгән, томау төшкән балаларны өйдә генә калдырырга кирәк», - дип кисәтте бер әңгәмәсендә.

Авыру нәрсә белән куркыныч?

Грипп - авыр вируслы инфекция. Ул, гадәттә, сөйләшкәндә, төчкергәндә, йөткергәндә кешедән кешегә иярә. Табиблар, грипп кинәт башлана, диләр. Тән температурасы 38-39 градуска кадәр күтәрелә, мускуллар сызлый, баш авырта. Аннары йөткерү, томау өстәлергә мөмкин.
Гриппны аеруча балалар, авырлы хатын-кызлар, өлкәннәр авыр кичерә. Грипптан соң организм аеруча сизгергә әйләнә, төрле авырулар эләктерү, өзлегү очраклары ихтимал. Грипп аркасында кайбер кешеләрдә пневмония, йөрәк-кан тамырлары авырулары, менингит, колак, авыз куышлыгы авырулары күзәтелә. Үлү очраклары да бар.

Ничек сакланырга?

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы грипптан саклануның иң нәтиҗәле юлы гриппка каршы вакцина ясату дип искәртә. Шулай ук грипп чорында авыру янында маска кияргә кирәк. Авыру кешеләр белән элемтәгә кермәвең хәерле. Кулны сабын белән ешрак юарга киңәш ителә. Бүлмәне көненә өч-дүрт тапкыр җилләтсәң яхшы. Иммун системасын ныгыту өчен С витаминына бай продуктлар: баллы борыч, кара карлыган, гөлҗимеш, кәбестә, киви, апельсин, лимон, грейпфрут ашарга кирәк. Суган белән сарымсакның да файдасы зур.

Ә сез грипптан ничек сакланасыз?

Миңгол Галиев, Татарстанның халык артисты:
- Дарулар сирәк кулланам. Чәйгә каты чирәм, үги ана яфрагы, бака яфрагы, ылыс, валерьян тамыры, солы кушам. Шулай ук 1 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсенә 2 аш кашыгы кайнаган су салам, шул төнәтмә белән битләрне, тәннәрне сөртәм.

Мәрьям Насыйбуллина, газета укучыбыз:
- Әгәр дә салкын тисә, имбирлы кайнар чәй эчәбез. Мин аны үземчә әзерлим: чирек стакан чистартылган һәм угычта уылган имбир өстенә бал агызам, аны 15 минут сүрән утта тотам. Бер стакан чәйгә ярты бал кашыгы имбирлы балны салып эчәм дә төренеп ятам. Кура җиләге һәм юкә чәчәгеннән әзерләнгән чәй дә файдалы. Дарулар да, вакцина да кулланмыйм.

Россиядә ел саен грипп һәм кискен тын юлы авыруларын 30 миллионлап кеше эләктерә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading