16+

Грипп Татарстанда бер баланың гомерен өзгән

Грипп чигенергә уйламый. Авыручылар саны көн саен арта бара. Татарстанда эпидемия сезоныннан башлап бүгенгә кадәр кискен тын юллары вируслы инфекциясе авыруының 25мең 381 очрагы теркәлгән. Шул исәптән 292 кешедә грипп ачыкланган.

Грипп Татарстанда бер баланың гомерен өзгән

Грипп чигенергә уйламый. Авыручылар саны көн саен арта бара. Татарстанда эпидемия сезоныннан башлап бүгенгә кадәр кискен тын юллары вируслы инфекциясе авыруының 25мең 381 очрагы теркәлгән. Шул исәптән 292 кешедә грипп ачыкланган.

5655 кеше авырудан өзлегү нәтиҗәсендә, үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә китерелгән.
Грипп һәм кискен тын юллары вируслы инфекциясе авырулылар өчен Казанда өстәмә койка-урыннар булдырылды. Хастаханәләр барлык запас медикаментлар белән тәэмин ителгән. Ашыгыч ярдәм хезмәте штатлы режимда эшли, диде Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин.

Министр грипптан өзлегү аркасында Татарстанда беренче үлем очрагы теркәлгәнлеген дә хәбәр итте. 21 гыйнвар көнне Чаллы шәһәрендә 1,5 яшьлек балада А(Н3N2)штаммлы грипп вирусын ачыклаганнар. 23е аны хастаханәгә китергәннәр. "Баланың хәле уртача булган. Әмма, интоксикацион синдром башланып, йогышлы токсин шокка китергән. А гриппы бик сирәк очракларда гына өзлегүләргә китерә, тик, баланың башка авырулары да өстәлеп, хәлне катлауландырган дип саныйбыз. Медицина күрсәтмәләре буенча балага прививка да ясатырга ярамаган",- дип шәрехләде әлеге вакыйганы министр.

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, эпидемия былтырның сентябреннән үк башланды. Кискен тын юллары вируслы инфекцисе авырулары һәм грипп белән бүген Татарстанның 9 процент халкы авырып чыкты. Иң күп авыручылар Казанда, Чаллыда, Чистай, Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән шәһәрләрендә. Февральдә зур шәһрләрдә авыручылар саны тагын артыр дип фаразлана. Бу сезонда эпидемия вакытында 15 мәктәптә 34 сыйныф ябылган булган. 3 мәктәптә укулар тулысында туктатылып торган. 10 сыйныф әле дә карантинда.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading