16+

Грипптан прививка турында 11 сорауга ҖАВАП

Татарстанда гриппка каршы прививка ясау дәвам итә. Вакцинациягә кагылышлы ­11 иң актуаль сорауга табиблар җавабы.

Грипптан прививка турында 11 сорауга ҖАВАП

Татарстанда гриппка каршы прививка ясау дәвам итә. Вакцинациягә кагылышлы ­11 иң актуаль сорауга табиблар җавабы.

1. Прививка ясатканнан соң иммунитет кайчан формалаша?
Иммунитет вакцинадан соң 14-21 көн узгач формалаша һәм ул 6-12 ай дәвамында грипптан саклый. Әмма прививка ясаткан кеше шул вакыт эчендә бер тапкыр да авырмаячагына 100 процент ышаныч юк. Шулай да вакцина ясаткан 100 кешенең 70-98е грипп белән авырмый. Авырган очракта да, ул җиңелчә уза.

2. Вакцинация ясаткач, кеше үз организмында нинди үзгәрешләр сизәргә мөмкин?
Температура күтәрелү яки укол ясаган урын кызару теләсә нинди вакцина ясагач булырга мөмкин. Ул авырудан саклануның формалаша башлавын аңлата. Алда әйтелгән билгеләрдән тыш, кешенең хәле китәргә, башы авыртыр­га, укол ясаган урын бераз гына шешеп, авыртып торырга мөмкин. Болар ике-өч көн эчендә уза, дәвалану таләп итми.

3. Нинди очракта гриппка каршы прививканы ясатырга ярамый?
Прививка ясату-ясатмауны табиб кына хәл итә ала. Авырган вакытта вакцинация ясатырга ярамый. Бу эшне терелеп беткәннән соң башкарырга кирәк. Ә инде тавык йомыркасына аллергия булган, кычыткан бизгәге белән җәфаланучыларга гриппка каршы прививка ясату тыела. Дөрес, мондый очраклар бик сирәк.

4. Хроник йөрәк авырулары булган кешеләргә прививка ясатырга ярыймы?
Ярый гына түгел, һичшиксез кирәк. Хроник авырулар (шул исәптән йөрәк авыруы да) прививка ясатмау өчен сәбәп түгел, киресенчә, күрсәткеч булып тора. Хроник авырулары булган кешеләр вакцинация­не яхшы кичерә һәм аларда авырудан саклану җитәрлек дәрәҗәдә формалаша. Шулай да, хроник авырулар көчәйгәндә, табиб прививка ясаудан тыелып торырга киңәш итәчәк.

5. Грипп аеруча кемнәргә куркыныч?
Грипп бөтен кешегә дә куркыныч, чөнки сезон вакытында әлеге авырудан моңа кадәр сәламәт кеше дә вафат булырга мөмкин. Грипп - балалар, өлкән яшьтәгеләр һәм хроник авырулары булган кешеләр өчен аеруча да куркыныч. Болар беренче чиратта - үзәк нерв системасы зарарланган, эндокрин системасы, йөрәк эшчәнлеге белән проблемалары булган, бөер, үпкә авырулы балалар. Кызганыч, күп очракта менә шушы авырулар гриппка каршы прививка ясатмый да инде, чөнки моны үзләре өчен куркыныч, дип уйлап ялгыша. Грипп - йөккә узарга планлаштырган хатын-кызлар өчен дә куркыныч. Шуңа күрә прививканы авырга калганчы яки йөклелекнең икенче-өченче триместрында ясатырга кирәк. Шулай ук вакцинацияне беренче чиратта укытучылар, тәрбиячеләр, сатучылар, коллективта эшләүчеләргә эшләтергә киңәш ителә.

6. Прививканы ел саен ясатыр­гамы?
Гадәттә, прививкадан соң барлык­ка килгән саклану антитәнчекләре 6-12 ай эчендә таркала һәм гриппның яңа сезонында аларның саны авырудан сакларга җитми. Моннан тыш, грипп составына кергән вирус вариантлары ел саен яңартыла. Шуңа күрә прививканы ел саен ясатырга кирәк.

7. Гриппка каршы прививкага ничек тә булса әзерләнергә кирәкме?
Күп кешеләргә махсус рәвештә әзерләнергә кирәкми. Кайберләренә (мәсәлән, аллергиядән җәфаланучыларга) табиб прививка ясатыр алдыннан дарулар язып бирергә мөмкин. Хроник авырулы кешеләргә вакцинация гадәти терапия фонында уздырыла.

8. Кеше салкын тиеп авырган, ләкин аның йөткерүе бетеп бетмәгән ди. Бу вакытта прививка ясатыр­га ярыймы?
Авыру көчәйгән вакытта, прививка ясатырга ярамый. Ә инде авыру билгеләре бетеп җитмәү вакцина ясатмау өчен сәбәп түгел. Шулай да ахыргы нәтиҗәне табиб ясарга тиеш.

9. Ни өчен вакцина өлкәннәргә - бер, ә кайбер балаларга ике дозада ясала?
Өлкәннәрдә грипп вирусы белән бәйле иммунологик хәтер бар. Шуңа күрә аларга әлеге хәтерне «яңартыр» өчен бер доза да җитә. Ә кечкенә балаларга беренче елда гына ике доза вакцинация­ләү ясала. Киләчәктә аларга бер доза да җитәчәк.

10. Гриппка каршы прививка ясатканда, дифтериядән дә эшләтергә ярыймы?
Гриппка каршы вакцинаны, туберкулездан кала, теләсә нинди вакцина белән бергә ясатырга була. Тик монда төп шарт: вакциналар тәннең төрле өлешенә ясалырга тиеш.

11. Гриппка каршы прививканы кайда ясатырга мөмкин?
Прививканы теркәлү урыны буенча дәваханәдә, участок хас­таханәләрендә һәм амбулаторияләрдә, фельдшер-акушерлык пункт­ларында ясатырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading