16+

Иммунитет өчен вакцианциянең әһәмияте

24 апрельдән 30 апрельгә чаклы Бөтендөнья иммунизация атналыгы үтә. Быел бу атналык Киңәйтелгән иммунизация программасының илле еллыгына багышлана.

24 апрельдән 30 апрельгә чаклы Бөтендөнья иммунизация атналыгы үтә. Быел бу атналык Киңәйтелгән иммунизация программасының илле еллыгына багышлана.

Әлеге программа 1974 елда башланып киткәндә бөтендөнья балаларын үлем куркынычы янаган 6 авырудан саклый торган вакцина белән тәэмин иткән булса, бүгенге көндә универсаль вакциналар саны 13кә җиткән. Әлеге вакциналар уйлап табылу ХХ гасырның кешелек ирешкән иң зур уңышларының берсе булып санала. Шуңа да карамастан вакцинация темасы җәмгыятьтә иң күп шау-шу кубарган темаларның берсе: кемнәрдер иммунитет үзе дә яхшы көрәшә, кирәкми читтән кертелгән билгесез прививкалар ди, кемнәрдер милли календарьда булмаганнарын да өстәмә кадата. Шул нисбәттән ни соң ул иммунитет, ул ничек формалаша дигән сорауны без АНО “Коллективный иммунитет” җитәкчесе Антонина Обласовага бирдек: “Иммунитетны кеше организмы ике төрле юл белән формалаштыра. Беренче юл – чир белән очрашып, икенче юл – вакцинация ярдәмендә. Вакцинация ярдәмендә барлыкка килгән иммунитет ул – кеше үзе теләгән вакытта антиген (тулы вирус, я булмаса аның кисәкчеге) белән организмның иммун күзәнәкләре очрашуы нәтиҗәсендә антитәнчекләр формалашу. Шул рәвешле организмда вакцина ясалган чирләргә каршы иммун хәтер барлыкка килә һәм чын, табигый вирус белән очрашкан вакытта антитәнчекләр тиз арада эшкә җигелә: кеше я бөтенләй авырмый, я чирне җиңел генә үткәреп җибәрә. Өстәп шуны да әйтергә кирәк, вакцинадагы вируслар табигый вируслардан аермалы буларак кеше организмына кертелгәч үрчемиләр. Вакцинация ул – организм өчен үз-үзен яклау курсы.” 
Вакцинация турында фәнни нигезләре булмаган мифлар һәм риваятьләр дә җитәрлек. Әйдәгез берничәсенә тукталып китик:
1.    Прививкалар – иммун системасы өчен зур сынау. Кеше организмында чит-ят вирусларны табу өчен махсус күзәнәкләр – лимфоцитлар җаваплы. Иммунолог галимнәр канда булган барлык лимфоцитлар күләмен, вакцинадагы лимфоцитлар реакциясе кирәкле урыннарны, антитәнчекләр синтезының тизлеген һәм сөяк миендә яңа лимфоцитлар ясалу вакытын исәпләп чыгарып, бервакыт аралыгында кеше организмындагы лимфоцитларның күләме йөз мең вакцинага реакция бирергә җитәрлек дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Шул рәвешле, бер, ике, хәтта өч прививканы бергә кадату да кеше иммун системасы өчен зур сынау түгел. Вакцина кадату чын вирус белән очрашуга караганда күпкә куркынычсызрак. 
2.    Иммун системасы көчсезләнгән, шуңа прививка ясатырга ярамый. 
Әйе, чыннан да, хроник чирләре булган кешеләрнең бар организмы, шул исәптән иммунитеты да көчсез була. Һәм монда без, күп очракта, логик ялгышу ясыйбыз. Иммунитеты көчсез булгач, тагы да йөкләмик дип, вакцинадан баш тартабыз. Әмма мондый кешенең хәле инфекция белән очркашкач, тагы да катлауланырга мөмкин булуы турында уйламыйбыз. Ә бит киресенчә, вакцина ясаткач, без аның тормышына куркыныч яный торган чирләрдән саклап кала алабыз.
3.    Вакцина ясатканнан соң канда антитәнчекләр аз булса, димәк, прививка тиешенчә эшләмәчәк.
Еш кына кешеләр вакцина ясатканнан соң “антитәнчекләргә карата анализ” бирәләр дә, аларның аз булуы, яисә бөтенләй булмавы турында кайгырып йөри башлыйлар. Вирус белән очрашкач туган антитәнчекләрнең гомере шактый кыска. Әмма безнең организмыбызда иммун хәтер күзәнәкләре бар, алар кеше гомере буена нинди чит вирус белән очраша, һәрберсен истә тотып, кирәк вакытта яңа антитәнчекләр формалашуда катнашалар, һәм өйрәтелгән иммунитет авыруны тиз арада юк итә.
4.     Көмәнле, бала имезә торган хатын-кызларга вакцина кадарга ярамый.
Бала имезгән вакытта әниләр күп кенә дөрес һәм дөрес булмаган чикләүләргә юлыгалар. Төрле ризыклардан үзләрен чиклиләр, шулай ук әгәр үземә вакцина ясатсам, сабыема  зыян килер дип, прививкалардан баш тарталар. Бу очракта балага да сәламәт әни кирәк булуын онытмасак иде. Галимнәр соңгы елларда вакциналарны ныклап өйрәнгәннән соң сары бизгәктән сакланырга ясала торганыннан тыш башка барлык вакциналарны да бала имезүче хатын-кызларга ясатырга мөмкин дип саный. Әгәр дә әни кеше сары бизгәге киң таралган регионга барырга мәҗбүр икән, ул очракта әлеге вакцинаны ясау шулай ук ясатмаганга караганда күбрәк хуплана. 
Әни кеше сабыена вакцинадагы вирусны йоктыра ала, дип уйлау да дөреслеккә туры килми, чөнки тере булмаган вакциналар гомумән дә кешегә йога алмый, аларда инфекция агенты юк, ә тереләрендә вируслар чирне булдырмаслык дәрәҗәдә махсус көчсезләндерелгән. Вакцинадагы вируслар бала организмына зыян сала алмаган кебек, әни кеше үзенә вакцинаның саклау үзенчәлекләре дә бала организмына күкрәк сөте аша үтеп керми. Алар баланың аш кайнату системасына эләккән очракта, иммун җавап уятмыйча аксым һәм ярымсахаридлар таркалган төсле таркалып кына бетә. 
5.    Әлбәттә, иң зур курку уяткан вакциналар – ул яңа туган балаларны саклар өчен уйлап табылганнары. Һәм әлеге прививкалар турында иң четерекле сорауны без Татарстан Республикасының иммунопрофилактика үзәге җитәкчесе, табиб-эпидемиолог, медицина фәннәре кандидаты Лопушов Дмитрий Владимировичка бирдек: 
Интернет тулы вакцина ясатканнан соң баланың сәламәтлегенә зыян килде дигән зарлар. Чыннан да, вакцина ясатканнан соң сәламәтлекләренә зыян килгән балалар күпме? Нинди балаларга вакцина кадатырга ярамый?
-    Вакцина ясатканнан соң ешрак теркәлә торган реакцияләр булып инъекция керткән урында кызарып китү, баланың тән температурасы күтәрелү санала, андый очраклар барлык вакцина кадаткан балаларның 10% тәшкил итә. Тагы да катлаулырак очраклар бик сирәк күренеш, Татарстанда елга андыйлар өчтән дә артмый. Вакцинация бала сәламәт булган чакта гына ясала, һәр вакцинаның инструкциясендә нинди очракта ясарга ярамаганлыгы язылган була. 
Хәзерге заманда әти-әниләр бала сәламәтлеге, тәрбия өлкәсендә гел белемнәрен арттырырга омтыла, интернет ресурсларына да еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Вакцинация өлкәсендә белемнәрегезне арттырырга теләсәгез АНО “Коллективный иммунитет”ның Россия шәфкать туташлары ассоциациясе белән берлектә эшләнгән Делта-V  (vaccina.info/delta-v) курсын бушлай үтәргә мөмкин. 

Материалны туплаучы Заһретдинова Алисә

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading