16+

Ирләргә мәтрүшкәне күп эчәргә ярамый

Мин яшел чәй эчүгә дә, карасына да каршы. Бигрәк тә кибетләрдә сатыла торган чәйләрдә гөмбәчек күп була. Моннан тыш алар организмны әчетә. 

Ирләргә мәтрүшкәне күп эчәргә ярамый

Мин яшел чәй эчүгә дә, карасына да каршы. Бигрәк тә кибетләрдә сатыла торган чәйләрдә гөмбәчек күп була. Моннан тыш алар организмны әчетә. 

Шуңа да үлән чәйләре эчәргә киңәш итәм. Аеруча үзебезнең җирлектә үсә торган үләннәрнекен. Тик монда да мөһим нәрсәләрне онытмаска кирәк:

- үләннәрне 90 градустан да югары булмаган кайнар су белән төнәтегез;
- үләннәрне һәр ике атна саен алыштырып торыгыз. Даими рәвештә бер үк төрлеләрне эчәргә кирәкми. Чөнки рецепторлар аларга ияләшәчәк, ә кайбер үләннәр көчле дару чарасы да булып тора. Әйтик, зәңгәр мәтрүшкәне (душица) ир-атларга озак эчәргә ярамый, ул төп җенси гормон тестостеронны киметә. 

Файдалы үләннәр:
Дүләнә (боярышник) (җимеше, чәчәк-яфрагы), сары мәтрүшкә (зверобой), кычыткан, үги ана яфрагы (чәчәге һәм яфрагы), календула, карабодай (чәчәк ата торган ботаклары), мелисса, арыслан койрыгы (пустырник), тубылгы (таволга), меңьяфрак (тысячелистник), цикорий йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта. 
Барбарис, каен җиләге (яфрагы, чәчәге), кандала үләне (донник), кара миләш (җимеше, яфрагы), каз үләне (спорыш), эт тигәнәге (череда) кан басымын төшерә.
Лимонник, алтын тамыр (золотой корень), розмарин кан басымын күтәрә.
Әнис (орлыгы һәм яфрагы), чагыр (бадан), каен, карлыган, алмагачның яшь яфраклары, кырлыган (кипрей), даруханә ромашкасы, зәңгәр мәтрүшкә (душица), нарат җиләге (яфрагы), тимьян, тмин (орлыгы, яфрагы), меңьяфрак ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеген көйли. 
Каен, сырганак, кара кралыган, өрәңге, кура җиләге, нарат җиләгенең яшь яфраклары, кычыткан, балан, кызыл миләш, гөлҗимеш организмны ныгыта.
Йокысызлыктан валерьян тамыры, зәңгәр мәтрүшкә, мелисса, колмак (хмель) булыша.
Кырлыган, тукранбаш (клевер), лаванда, тимер үлән (вербена) баш авыртуын баса.
Женьшень, элеутерококк, цикорий, гөлҗимеш, балан, сырганак, тузганак, каен җиләге иммунитетны ныгыта.

Лиана Усаинова,
табиб-эндокринолог, нутрициолог.

Фото: https://pxhere.com/ 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading