16+

Иртә башланган климакс нәрсәсе белән куркыныч?

Әлеге тема күп хатын-кызларны борчый, әмма бу хакта аз сөйләнә, аз языла. Шәхси, интим нәрсәләр хакында сөйләшү ничектер уңайсыз тоела.

Иртә башланган климакс нәрсәсе белән куркыныч?

Әлеге тема күп хатын-кызларны борчый, әмма бу хакта аз сөйләнә, аз языла. Шәхси, интим нәрсәләр хакында сөйләшү ничектер уңайсыз тоела.

Гинекологка баргач та кайбер нәрсәләрне сорарга оялып, сораулар җавапсыз кала. Шундый мөһим мәсьәләләрнең берсе - иртә башланган климакс. Хәтта 25 яшьлек кызларда да климакс күзәтелә. Иң куркынычы, соңгы елларда бу проблема белән мөрәҗәгать итүчеләр арта бара. Күрем иртә бетүнең сәбәбе нидә, көтелмәгән климакс нәрсәсе белән куркыныч? Болар хакында медицина фәннәре кандидаты, Республика клиник хастаханәсенең консультатив сырхауханәсендә акушер-гинеколог, табиб Диләрә Мусина белән сөйләштек.

Бар авыруларның сәбәпчесе - стресс

- Диләрә ханым, гому­мән, климакс нәрсә ул?
- Климакс латинчадан тәрҗемә иткәндә, «баскыч» дигәнне аңлата. Бу хатын-кыз­ның яңа баскычка күчү, репродуктив, ягъни бала табарга сәләтле чордан менопауза чорына күчүе. Климакс вакытында күкәйлекләр хатын-кыз гормоны - эстроген матдәсен азрак эшләп чыгара башлый, нәтиҗәдә күрем килүе туктый.

- Ничә яшьтә башланган климакс иртә дип санала?
- Гадәттә, климакс 50-52 яшьтә башлана, ә иртә башланган климакс 40 яшькә кадәр күзәтелә. Пациентларым арасында хәтта 25 яшьтә күреме туктаган хатын-кызлар да бар.

- Климакстан соң хатын-кыз балага уза алмый дигән сүзме?
- Әйе, могҗиза белән генә климакстан соң хатын-кыз балага узарга мөмкин. Иң борчыганы, соңгы арада климакс иртә башланган хатын-кызлар саны арта бара. Иртә климаксның беренче билгеләре сизелү белән, вакытында табибларга мөрәҗәгать иткән гүзәл затларга тиз арада ярдәм итәргә тырышабыз. Гормоннар ярдәмендә организмны ныгытабыз. Бик сирәк очракта күрем кабат килә башларга мөмкин.

- Ни өчен климакс шулай иртә башлана соң? Сәбәпләре нидә?
- Бу нәселдән дә килә. Шулай ук хирургик юл белән күкәйлекләрне алу, онкологик чирләр вакытында нурланыш курслары узу яки даруларның тәэсире дә иртә климакска китерергә мөмкин. Дөрес тукланмау, иртә җенси тормыш башлау да тәэсир итми калмый. Иң еш очрый торган сәбәп - стресс. Борчылу, кайгырулар - болар барысы да баш миеннән алып күкәйлеккә кадәр йогынты ясый. Нәтиҗәдә, көчле стресс төрле авыруларга сәбәп була. Фәнни эшемдә шундый тикшеренү уздырдым: эш урынындагы шартлар хатын-кызга нык тәэ­сир итә. Әйтик, еш борчылырга, уйланырга мәҗбүр булган һөнәр ияләренең мио­ма белән авыру куркынычы, гади идән юучыга караганда, зуррак. Статистика буенча, авырулар стресска аеруча тиз бирешә торган һөнәр ияләрендә, әйтик, укытучыларда еш очрый. Авылда, колхозда эшләүче, киресенчә, ул яктан ныграк диимме...

- Иртә башланган климакс хатын-кыз өчен нәрсәсе белән куркыныч?
- Җенси гормоннар хатын-кыз тормышында мөһим роль уйный. Баштарак алар хатын-кыз булып формалашырга ярдәм итә, аннары авырга узу, бала табу функциясен башкара, тора-бара гормоннар акрынлап сүнә. Нәтиҗәдә, күрем кими, ахырдан бөтенләй туктый. Әлбәттә, иртә климакс хатын-кыз сәламәтлегенә тискәре тәэ­сир итми калмый. Йөрәк-кан тамырлары авырулары башланырга мөмкин. Шулай ук остеопороз - сөякләр сыну күзәтелүе бар. Җенси теләк кими. Җенси органнарда авыртулар башлана. Хатын-кыз тиз кызып китүчәнгә әйләнә. Кан басымы күтәрелә, климаксның беренче билгеләре - бер тирләп чыгу, бер туңу, баш авыртулар да хатын-кызга уңайсызлыклар тудыра. Эстрогеннар дефициты хатын-кызның кыяфәтендә дә сизелә. Тире сыгылмалыгын югалта, биттә җыерчыклар күренә башлый.

Ирләр климаксы да була

- Белгәнемчә, менопауза берничә ел дәвам итә. Күрем, туктап шактый вакыт узганнан соң, кабат килергә дә мөмкин, диләр.
- Күкәйлекләр хатын-кыз җенси гормоннарын эшләп чыгаруны киметкәч, күрем килү тулысынча туктый. Моны менопауза дибез. Ул еллар буена сузылырга мөмкин. Гадәттә, менопауза чоры 65 яшькә кадәр дәвам итә. Шуңа да еш кына күрем туктады дип уйлаган хатын-кызлар арасында, сакланмыйча, балага узганнар да очрый.

- 30 яшендә климаксы башланганнарның менопау­залары ничә ел сузылырга мөмкин?
- Шулай ук 65 яшькә кадәр. Шуңа иртә башланган дип атала да бит ул. Бу климаксны авыр кичерүчеләр өчен кыенлыклар тудыра. Кемдер бу күчеш чорын җиңел кичерә, күреме туктагач, башы да авыртмый, кан басымы да күтәрелми. Кайбер кешеләр акылдан язарга җитә, хәтта үзләренә кул салучылар да бар. Хатын-кызның гомер озынлыгы 72 яшь дип алсак, 30 яшендә иртә климакс кичергәннәр, гомеренең яртысыннан артыгын диярлек шул менопауза дулкынында уздыра дигән сүз. Бу очракта хатын-кызларга медицина ягыннан каршылыклар булмаса, хәлләрен җиңеләйтү өчен, гормоннар тәкъдим итәбез.

- Гормоннар эчү рак күзәнәкләрен үстерә диләр түгелме соң?
- Халык гормоннарга шикләнеп карый. Биш ел дәвамында гормональ препаратлар эчсәң, күкрәк яман шеше барлыкка килү куркынычы арта дигән фикер бар. Әмма заманча медицина, фәнни конференцияләрдә моның киресен раслыйлар. Гинекологлар үзләре дә гормоннар кабул итә башлады. Димәк, куркыныч түгел.

- Ир-атларда да климакс буламы?
- Ирләрдә бу процесс андропауза дип атала. Аларда климакс билгеле бер яшьтә була дип әйтә алмыйм, 70 яшькә кадәр ирлек сәләте сакланырга мөмкин. Төрле кешедә төрлечә күзәтелә. Климакс вакытында ирләрдә психологик яктан үзгәреш­ләр сизелә. Шулай ук потенция кимүе күзәтелә.

- Еш кына ир-атларныкына охшаган гәүдәле хатын-кызлар очрый, һәм киресенчә, кайбер егетләр кызлар кебек йомшак, нәфис. Бу нәрсә белән бәйле?
- Гормоннар белән бәйле. Гадәттә, тулы гәүдәле кызларда 10-11 яшьләрдә үк күрем килә башлый. Стресс, башка факторлар аркасында гормоннар бүленеше бозыла. Кызлар тазара, аларда ирләр гормоннары күбрәк бүленә, хәтта күрем килмәве дә бар. Мондый очракта барысын да җайга салырга була. Бары вакытында табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

- Иртә климаксны кисәтеп буламы?
- Сәламәт тормыш рәвеше алып бару, тәртипле җенси тормыш, дөрес туклану - болар барысы да хатын-кыз өчен файдага. Бар авырулар да стресстан. Иң мөһиме - юк-барга борчылмаска, күңелсезлекләрне мөмкин кадәр тынычрак, сабырлык белән уздырырга, позитив уйлар белән яшәргә киңәш итәр идем. Яман уйларга бирелеп, начарлыкны үзебез тудыруыбыз бар. Хәзер яшь гаиләләрдә баласызлык зур проблема. Кайбер очракта моның сәбәбе яшьләрнең сәламәтлегенә түгел, ә нәкъ менә үз-үзен ышандыруга бәйле була. Парсызларга күбрәк бәхетле гаиләләрне күзәтергә, аккошлар рәсемнәрен карарга, ә балага уза алмаучыларга телефон экранына яңа туган сабый сурәтләрен куярга, кечкенә балалар белән күбрәк уйнарга, күңелсезлекләрне баштан чыгарып атарга, тыныч күңел белән, җай гына яшәргә кушам. Көтелмәгән авыруларны кисәтү өчен сәламәт хатын-кыз ел саен гинекологка күренеп торырга тиеш икәнен дә онытмасын. Сәламәт булыйк!


Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading