16+

ИВЛ аппаратларына тоташтырылган кешеләр бик күп, диләр...

ИВЛ аппаратларына тоташтыру өчен 902 урын каралган. Хәзер аларның 58ендә пациентлар. Бу күп түгел, ди Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.

ИВЛ аппаратларына тоташтырылган кешеләр бик күп, диләр...

ИВЛ аппаратларына тоташтыру өчен 902 урын каралган. Хәзер аларның 58ендә пациентлар. Бу күп түгел, ди Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.

Министр әйтүенчә, коронавирустан дәвалануның нинди генә юлларын тәкъдим итмиләр, фейклар бик арткан. Тикшерә башлагач, андый пациент бөтенләй юк икәнлеге ачыклана икән.

Йә чит илдәге мәгълүматларны бездә дип күрсәтәләр. Кыскасы, пандемия шартларында барысы да инфекционистлар, вирусологлар булып беткәннәр.

«Нинди дарулар белән дәваларга кирәклегенә кадәр беләләр хәтта,  — диде Марат Садыйков. — Тик дарулар витамин түгел. Аларның кешегә йогынтысы, зыяны булырга мөмкин. Гадәттә, мондый препаратларны табиблар пациентны ныклап тикшергәч, консилиум уздырганнан соң гына билгелиләр. Шуңа да үз белдеклегең белән дәваланырга киңәш итмим. Табибларның төп кагыйдәсе – пациентка зыян китермәү».

Фото: http://pixabay.com

 

, — диде Марат Садыйков. —

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/17-06-2020/marat-sadyykov-hastahan-l-rg-m-r-gat-it-ne-90-protsenty-shikne-beter-chen-bulgan-5750275Тик дарулар витамин түгел. Аларның кешегә йогынтысы, зыяны булырга мөмкин. Гадәттә, мондый препаратларны табиблар пациентны ныклап тикшергәч, консилиум уздырганнан соң гына билгелиләр. Шуңа да үз белдеклегең белән дәваланырга киңәш итмим. Табибларның төп кагыйдәсе – пациентка зыян китермәү.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading