16+

Калкансыман биздә үзгәрешләр булса, кеше тазара башлый

Калкансыман биз кебек мөһим орган, аның белән килеп чыга торган авырулар, проблемалар турында, кызганычка каршы, аз беләбез. Шулай да калкансыман биздәге үзгәрешләр күпчелекне борчуга сала. Шул хакта табиб-эндокринолог Зифа Минһаҗева белән сөйләштек.

Калкансыман биздә үзгәрешләр булса, кеше тазара башлый

Калкансыман биз кебек мөһим орган, аның белән килеп чыга торган авырулар, проблемалар турында, кызганычка каршы, аз беләбез. Шулай да калкансыман биздәге үзгәрешләр күпчелекне борчуга сала. Шул хакта табиб-эндокринолог Зифа Минһаҗева белән сөйләштек.

— Калкансыман бизнең кеше организмы өчен әһәмияте нәрсәдә?

— Ул бик кечкенә, әмма бик мөһим эндокрин орган. Аның әһәмияте - гормоннар эшләп чыгаруда. Алар организм тормышы өчен кирәкле энергия һәм гомуми матдәләр алмашы өчен җавап бирә. Калкансыман биз гормоннары йөрәк тибешенең ешлыгы, нервларның ярсуы кебек эшчәнлек өчен дә җаваплы.

—  Әлеге орган белән бәйле нинди проблемалар килеп чыгарга мөмкин?

—  Калкансыман биздә үзгәрешләр булмаса, организм яхшы эшли, ләкин аның активлыгы кимегән яисә арткан очракта, кешенең халәтендә үзгәрешләр барлыкка килә. Әйтик, гормоннар җитмәслек дәрәҗәдә икән, матдәләр алмашы акрыная. Кеше тазара башлый, ашказаны авырулары барлыкка килә, эч катудан интегә. Киресенчә, гормоннар күбәя икән, матдәләр алмашы тизләшә. Авыру ябыга, бәдрәфкә еш йөри. Шул ук вакытта еш тирли, кәефе еш үзгәрә, тиз арый.

Әгәр үзегездә гадәти булмаган симптомнар сизсәгез, комплекслы тикшеренү үтәргә кирәк. Күпчелегебез калкансыман биз белән бәйле булган авырулар йод җитешмәгәннән килеп чыкканын белә. Әмма үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый һәм табиб кушмаган килеш йод препаратлары эчү дә тыела. Төгәл диагноз куелсын өчен комплекслы тикшеренү узарга, шуннан соң гына дәвалауны башларга кирәк.

—  Калкансыман биз проблемалары күбрәк 45тән өлкән яшьтәге хатын-кызларга хас дигән сүз дөресме? Авыруга каршы нинди профилактика чаралары кулланалар?

—  Юк, дөрес түгел. Бүгенге көндә әлеге проблемалар еш кына мәктәп укучыларында да, йөкле хатын-кызларда да очрый. Профилактика чараларын бала мәктәптә укыганда ук күрергә кирәк. Әйтик, укучылар сентябрьдән алып апрельгә кадәр йодомарин эчәргә, йод препаратлары кулланырга тиеш.

Безнең төбәктә йод дефициты күзәтелә. Мәктәп елларында ук профилактика чараларын үтәмәгән кызлар йөккә узгач, эндокрин авырулар барлыкка килә, аларда еш кына гипотериоз, ягъни калкансыман биз гормоннарының җитешмәве күзәтелә. Ә бу исә бик мөһим, ул баланың акыл үсешенә тәэсир итә.

— Бүгенге көндә калкансыман биз белән бәйле авыруларны ачыклау өчен нинди диагностика алымнары кулланалар?

— Тикшерү ысуллары берничә. Иң беренчесе - табиб тикшерүе. Калкансыман биз бармаклар белән капшап тикшерүдән гыйбарәт. Муендагы лимфа төеннәрен һәм калкансыман бизнең үзен тотып карап, табиб беренче күренүдә үк тайпылышлар бармы-юкмы икәнлеген ачыклый ала. Икенчесе - кан анализы. Калкансыман биздә гормоннар үзгәреше күзәтелергә мөмкин булганлыктан, гормоннарга кан бирү сорала (Т3,Т4 һәм аларның фракцияләре, ТТГ, ТПОга антитәннәр).

Канны венадан алалар, анализ бирергә иртән ашамыйча килергә кирәк. Тагын бер мөһим ысул булып УЗИ тора. Ультратавыш тикшеренүе ярдәмендә калкансыман бизнең төзелешендә патологик үзгәрешләрне күрергә мөмкин. Әлеге ысул органның төгәл зурлыгын, анда шеш барлыкка килү-килмәвен ачыкларга ярдәм итә. Тагын бер ысул - биопсия. Онкология куркынычы булган очракта, биопсия үткәрәләр. Моның өчен махсус энә белән биз тукымасының үрнәген алып, рак күзәнәкләре булу-булмауга тикшерәләр.

Эндокринологка нинди очракта күренергә:
- сәбәпсез ару, хәлсезлек
- сәбәпсез кәеф китү, елыйсы килү
- хәтер начарлану
- йокысызлык
- күз күрүе начарлану, күздән яшь агу
- кул һәм аяклар калтыравы
- йөрәкнең еш тибеше
- тамакта төен сизү
- югары кан басымы
- җылыны яисә салкынны авыр кичерү
- тирләү
- чәчләрнең коелуы, тырнакларның үзгәрүе
- хатын-кызларда тәннең артык йонлы булуы
- тәндә тимгелләр барлыкка килү
- тән тиресенең корылыгы һәм юкаруы
- тазару яисә ябыгу
- ябыкканда аппетитның артуы
- башның еш авыртуы, аеруча ашыйсы килгәндә
- сусау
- сияргә еш йөрү
- тәннең еш шешенүе һәм дәвалауга авыр бирелүе
- аяк балтырларында авырту
- сөякләр һәм буыннар авыртуы

- хатын-кыз күкрәгеннән нәрсә дә булса бүленеп чыгу (йөклелек һәм имезү вакытыннан тыш)
- хатын-кызларның балага уза алмавы
- ир-атларда потенция кимү, күкрәк зураю


Әгәр дә сезне югарыдагы проблемалар борчымый икән, эндокринологка планлы күренү түбәндәге очракларда киңәш ителә:
- Балага узуны планлаштырганда
- Йөкле очракта тикшеренү
- Авырга узудан саклану чараларын сайлар алдыннан
- Хатын-кызларда менопауза җиткәч, профилактика чарасы буларак.
45-50 яшькә җиткәч, ир-атларга да, хатын-кызларга да елга бер тапкыр белгечкә күренеп торырга киңәш ителә.

фото: pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading