16+

Кесарев кисеме белән бала табу турында биш сорауга - биш җавап

Соңгы елларда баланы кесарев кисеме белән табучылар арта башлаган. Аның өстенлекләре, үзенчәлекләре турында танылган неонатолог, Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы Фатыйма КАЗАКОВА белән сөйләштек.

Кесарев кисеме белән бала табу турында биш сорауга - биш җавап

Соңгы елларда баланы кесарев кисеме белән табучылар арта башлаган. Аның өстенлекләре, үзенчәлекләре турында танылган неонатолог, Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы Фатыйма КАЗАКОВА белән сөйләштек.

1.Нинди очракларда баланы кесарев кисеме белән табарга кушалар?  
- Табиблар абсолют сәбәпләр аркасында яки хатын-кызның сәламәтлегенә, гәүдә төзелешенә, йөклелекне кичерүенә карап, кесарев кисеменә юлларга мөмкин. Абсолют сәбәпләр вакытында хатын-кызның гадәти юл белән баласын табарга бер өмете дә булмый. Әйтик, очасы бик тар, бала аналыкта аркылы яткан, медицина ягыннан гадәти юл белән табуга каршылыклар бар. 
Кайбер очракта, хатын-кыз баласын гадәти юл белән дә тудыра ала, әмма бу аның, туачак сабыеның сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин. Әйтик, карындагы ир бала дөрес урнашмаган, башы белән аска карап ятмый. Бу очракта да кесарев кисеме киңәш итәләр. Гадәттә, табиб авырлы хатын-кызны күзәтеп тора һәм йөклелек чорының 36нчы атнасында балага нинди юл белән туса яхшырак икәнен төгәл билгели ала. Соңгы нәтиҗәне бала тудыру йортында билгелиләр. Операцияне булачак ананың рөхсәтеннән башка ясамыйлар. Барысы да төгәл хәл ителгәч, кесарев кисеме ясау көне билгеләнә. Бу планлы операция дип санала. Кайчакларда кичектергесез очраклар килеп чыгарга һәм баланы уйламаганда гына ярып алырга туры килә. Әйтик, тулгак вакытында хатын-кызның хәле булмау, соңгылык куба башлау, карындагы балага һава җитмәү (гипоксия) очракларында кичекмәстән операция ясала. 
Күп кенә факторларга бәйле рәвештә хатын-кызларның үзләренең дә сәламәтлекләре мактанырлык түгел. Дөрес тормыш рәвеше алып бармау, аз хәрәкәтләнү, стресслар – барысы да йөклелеккә тәэсир итә. ЭКО (ясалма орлыкландыру ысулы) киң тарала бара. Болар барысы да кесарев кисеме белән бала табучылар санын арттыра. 

2. Кесарев кисеме туачак балага зыян китермиме? 
- Гадәти юл белән бала тапканда карында яткан сабый якты дөньяга акрынлап җайлаша. Кесарево очрагында адаптация өчен вакыт аз. Шуңа да  сәламәтлеккә зыян килмәсә дә, психологик яктан андый сабыйларга әйләнә-тирә мохиткә ияләшүе авыррак. 

3. Хатын-кыз үз гомерендә ничә тапкыр кесарево ясата ала? 
- Кесарев кисеме белән бала тапкан хатыннар аннары да балага узып, бала табарга сәләтле. Элек хатын-кызларга бары өч тапкыр гына кесарево ясатырга ярый дисәләр, хәзер мондый чикләүләр юк. Барысы да уңышлы уза икән, хатын-кыз күпме тели, шуның кадәр бала таба ала. 

4.Кесарев кисеме белән бала тапкач, аны имезергә ярыймы? 
- Кесарево вакытында эпидураль анестезия ясыйлар. Ләкин наркоз ясалса да, баланы имезергә ярамый дигән сүз түгел. Операциядән соң хатын-кызга антибиотиклар эчәргә туры килсә дә, имезгән вакытта кулланырга ярый торган даруларны сайларга була. Операциядән соң беренче көннәрдә әни кеше баласына угыз сөте (молозиво) ашата. Гадәти юл белән бала тапканда күкрәккә сөт иртәрәк төшсә, кесарев кисеме белән тудырганнан соң, өченче, җиденче көнгә генә сөт барлыкка килә башлый. 

5. Кесарево белән туган баланы анага кабул итүе авыррак диләр? 
- Кайбер очракларда операциядән соң, хатын-кызлар канәгатьсезлек, психологик яктан тотрыксызлык, баланы гадәти юл белән тапмаганга кәефсезләнү кебек хисләр кичерәләр. Мөгаен, бу бала тудыру процессы төгәлләнүе хакында хатын-кызның организмына гормональ сигнал бирелмәү белән дә бәйледер. Хатын-кыз күпме көтеп тә сабыйның туу мизгелләрен аңламый кала. Хәзер хастаханәләрдә бу проблеманы чишәргә тырышалар. Бала тууга аны ананың күкрәгенә салалар. Баланы сөяргә мөмкинлек бирәләр. Бу хакта психолог белән киңәшләшергә дә була. Ничек кенә булмасын, кесарев кисеме белән бала тапкансыз икән, моны хәерлегә юрарга кирәк. Бу операция ярдәмендә газиз сабыегыз дөньяга аваз сала бит. Ана инстинкты һәр хатын-кызда бар һәм ул үзен төрле чакта сиздерергә мөмкин. Кесарево гына баланы яратуга комачаулый алмый.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading