16+

Кешелеклелекме, маркетингмы: кан басымы кайда үлчисе?

Ике-өч ел элек өй янындагы барлык даруханәләрдә дә тонометрлар пәйда булды. Яхшы эш бит бу, дип сөендем. Ялгыз яшәүчеләр авырган вакытта  аптекага үзе барырга мәҗбүр, кеше гел табиб та чакыра алмый, монда, кан басымының ниндилегеннән чыгып, тиешле дару тәкъдим итәргә мөмкиннәр.

Кешелеклелекме, маркетингмы: кан басымы кайда үлчисе?

Ике-өч ел элек өй янындагы барлык даруханәләрдә дә тонометрлар пәйда булды. Яхшы эш бит бу, дип сөендем. Ялгыз яшәүчеләр авырган вакытта  аптекага үзе барырга мәҗбүр, кеше гел табиб та чакыра алмый, монда, кан басымының ниндилегеннән чыгып, тиешле дару тәкъдим итәргә мөмкиннәр.

Даруга еш кереп йөргәнлектән, әлеге аппаратлар белән файдаланучыларның күп булмаса да, барлыгына игътибар иттем. Кайберәүләр тонометрларны күрмәскә дә, үзбелдеге белән алардан файдаланырга кыенсынырга да мөмкин бит әле.

Соңрак сәяхәтләрем вакытында башка шәһәрләребездә дә кан басымы аппаратларын күрдем. Аларның илнең төрле почмакларында коммерция нигезендә эшләгән даруханәләрдә барлыкка килүе бер тирәдәрәк булды сыман. АКШ һәм башка икътисади алга киткән Европа, Азия илләре өчен табигый күренеш булса да, Россиядә сатып алучының кан басымын үлчәү һәм үлчәтү мөмкинлеге элегрәк бөтенләй юк иде. Дөрес, ул бездә канунлаштырылмаган да. Даруханәнең үзендә хәле начарланып киткән кешенең кан йөрешен тикшерү фармацевтлар бурычына керми, моны алар яхшылык йөзеннән генә эшли ала. 

Дару сату оешмаларының тонометрлар белән тәэмин ителеше дә лецензия шарты булып тормый. Димәк, бу эшне даруханәләр имиджларын үстерү өчен генә эшли ала. Кайвакыт ул маркетинг күзлегеннән башкарыла, ягъни теге яки бу товар җитештерүче үз тонометрын рекламалый, шунлыктан әлеге аппаратлардан файдаланган өчен акча алынмый.

Өйдәге тонометрлар күрсәткән саннарга ышанмаганда, янәшә даруханәгә барып, андагысы белән дә тикшереп һәм үзара чагыштырып караганым, аларның бераз аермалырак күрсәткәнен күргәләгән булды. Шулай бервакыт үземне шактый авыр хис иткәндә, өйдәгесенә тагын ышанмадым. Аларның ничек эшләве батареяларының көченә дә бәйле булырга мөмкиндер дип уйладым. Табибка күренәсе көнем иде. Аныкында да – бөтенләй башка сан. Бу хәлне, гадәттәгечә, кан басымыныың уйнавына кайтарып калдырсам да, кайтышлый тагын яндагы даруханәгә кереп чыгасы иттем. 

Бу эшләр моннан бер ел чамасы элегрәк иде кебек истә калган. Тономертлы өстәлгә, техник сәбәпләр аркасында, аның вакытлыча эшләмәве язылган булып чыкты. Күңелгә шик килде: башкаларында ничек микән, дим. Беррәттән, икенчесенә керәм, өченчесенә – барысыныкында шул ук язу.

Берничә ай дәвамында, даруга чыккан саен, таныш өстәлләр янына килеп карауны гадәткә керттем: әлеге язулар һаман тора иде. Сүз уңаеннан, мин йөргән даруханәдә алар һаман да “вакытлыча” кулланылыштан чыккан. Әле кичә генә кабат күреп һәм рәсемгә дә төшереп алдым. Шушындый вак кына яхшылыкларны да күз буу өчен генә эшләү – бездә мәңге үтмәс гадәтләрдән. 

Башка шәһәрләрдә хәзер даруханәләрнең тонометр белән ярдәм итүләре турында кызыксынып киттем. Тверь кешесе үзләрендә аларның һәрвакыт барлыгын, эшләвен, ә менә җылы як шәһәрләрендә очрамавын язган. Икенче берәүгә, кан басымын үлчәп бирер өчен, башта аппаратны сатып алырга кушканнар. Өченчесе аптекада авырый башлаган да, кан басымын үлчәүләрен сорап, провизорларның ачуын китергән. Цивилизацияле илләрдәге авыру кешегә булган мөнәсәбәттән бик ерак шул әле без.

Рифә Рахман.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading