16+

Хастаханәгә дәвалануга ятканда COVID-19ны ачыклау өчен тест кирәк булмаячак

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, планлы рәвештә дәвалану, яисә операциягә ятканда үзгәрешләр булачак. "Пациентларны планлы рәвештә хастаханәгә салганда коронавирусны ачыклауга үткәрелгән ПЦР-анализын тапшыру кирәк түгел", - диде министр урынбасары.

Аның сүзләренә караганда, үзгәрешләр бүгенге көннән үк үз көченә керми әле.
"Әлеге хәбәрне дөрес бәяләвегезне сорыйм, бу әле бүгеннән башлап яңача эшли башлыйбыз дигән сүз түгел. Моның өчен билгеле бер вакыт аралыгы, яңа үзгәрешләргә җайлашу өчен күпмедер вакыт кирәк булачак ", - дип өстәде Жаворонков.
Шулай ук үзгәрешләр коронавируска каршы вакцинациягә дә кагыла, дип билгеләде министр урынбасары. Аерым алганда, "Спутник V" вакцинасын хәзер 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр дә кадата ала. Моннан тыш, вакцинация алдыннан пациент медицина хезмәткәре белән әңгәмә уза, һәм аңа прививка ясатырга кирәкме-юкмы дигән карар тиешле анализлар нигезендә кабул ителә.
"Авыручылар белән элемтәләр булганмы, соңгы вакытта чит илгә чыкмаганмы һәм башкалар турында җентекле сораштыру булачак. Мондый әңгәмә нәтиҗәләре буенча вакцинация өчен күрсәтмәләр турында карар кабул ителергә мөмкин", - дип билгеләде Жаворонков.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading