16+

Хатын-кызларда күкрәктәге яман шешне ничек ачыкларга?

Күкрәк рагы. Хөкем карары кебек яңгыраган әлеге сүзтезмәне тормыштан сызып ату юллары бармы? Үзеңә-үзең диагноз кую нәтиҗәлеме? Нинди үзгәрешләргә игътибар итәргә кирәк? Бүген әлеге сорауларга җаваплар эзләрбез.

Хатын-кызларда күкрәктәге яман шешне ничек ачыкларга?

Күкрәк рагы. Хөкем карары кебек яңгыраган әлеге сүзтезмәне тормыштан сызып ату юллары бармы? Үзеңә-үзең диагноз кую нәтиҗәлеме? Нинди үзгәрешләргә игътибар итәргә кирәк? Бүген әлеге сорауларга җаваплар эзләрбез.

Исегездә тотыгыз: башлангыч стадияләрдә яман шешләрнең клиник билгеләре күренмәскә дә мөмкин. Даими рәвештә табибка барыгыз һәм өй шартларында үз-үзегезгә тикшерү үткәрегез.

Фактлар
Сөт бизе рагы һәм аналык муентыгы яман шеше – хатын-кызларда иң киң таралган онкоавырулар. Бүген яшьрәк хатын-кызларда күкрәк яман шеше табылу тенденциясе күзәтелә, ди табиблар.

Яман шешне ачыклауның 2/3 очрагы беренче һәм икенче стадиягә туры килә, бу вакытта дәвалау барлык очракларда диярлек нәтиҗәле була.
Кайбер илләрдә, Россияне дә кертеп, сөт бизе яман шешеннән үлүчеләр саны бүген кими.
Хәзерге вакытта, сөт бизен алдыргач, күкрәкнең матурлыгын кайтарырга ярдәм итә торган косметик операцияләр гамәлдә.

Куркыныч барлыкка килү факторлары
Начар гадәтләр – сәламәтлек белән җитди проблемалар тууга сәбәпче, ә алга таба – онкологик чирне китереп чыгаруга этәргеч булырга мөмкин.

Репродуктив функцияләр – йөклелек һәм бала табу булмау, абортлар, соңга калып йөккә узу (35 яшьтән өлкәнрәк) һәм “барьер” контрацептивлардан баш тарту – үз сәламәтлегеңне тикшертү өчен сәбәпләр.

Циклның үзенчәлекләре – циклның иртә башлануы (12 яшькә кадәр), соң менопауза һәм хатын-кыз җенес гормоннарының артык эшләнүе (гиперэстрогения) шулай ук куркыныч барлыкка килү факторлары булып тора.

Генетик яктан билгеләнгән факторлар – сөт бизенең яман шеш үсеше 3-10 процент очракта геннарда мутацияләр булу белән бәйле. Мондый мутацияләрнең булу-булмавын генетик анализ ярдәмендә тикшерергә була. Шуны аңларга кирәк, уңай анализ авыру котылгысыз дигәнне түгел, ә югары куркыныч барлыгын гына аңлата.
Әгәр сөт бизе яман шеше белән туганнарыгыз авырса, генетик һәм профилактик тикшерүләр ешлыгын билгеләү өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Нәрсәгә игътибар итәргә?
Сөт бизе үзенең торышын үзгәртү: аның зурлыгы, формасы, икенче күкрәккә карата симметриялелеге.
Имчәк формасы яки төсе үзгәрү, басып караганда сыеклык бүленеп чыгу (йөклелек һәм күкрәк белән тукландыру чорларына кагылмый).
Тиренең кайбер өлешләрендә үзгәрешләр барлыкка килү: кызару, куе төскә керү яки агару, тимгелләр чыгу, лимон кабыгына охшау.
Шарчыклар яки төеннәр булу.

Диагностика алымнары
Өй шартларында – ай саен циклның 5-12 көннәрендә сөт бизләрен яткан һәм баскан килеш тоткалап карарга. Шулай ук календарьда цикл көннәрен генә түгел, шикле бүлендек көннәрен дә билгеләп барырга.

Дәваханәдә – сөт бизләре һәм кече оча органнарына УЗИ (35 яшькә кадәр булган хатын-кызлар өчен өстенлекле процедура). Аны 1-3 елга бер тапкыр үтәргә кирәк. Ешлыгын табиб билгели.

Маммография – 40 яшьтән узган яки куркыныч астында булган төркемгә караган теләсә-кайсы яшьтәге хатын-кызларга киңәш ителә. Ешлыгы яшькә карап һәм табиб ярдәмендә билгеләнә. Авыруны шулай ук биохимик һәм генетик кан тикшеренүләре аша да ачыклап була.

Дәвалау
Бүген дәвалауның күп төрле алымнары бар. Аларны табиб кына билгели ала.

Бу мөһим
Ай саен үз-үзеңне тикшерү үткәрегез. Профилактик тикшерүләр һәм диспансеризациягә йөрегез. Теләсә нинди шикләр туганда, шунда ук табибка мөрәҗәгать итегез. Якын кешеләрегездән ярдәм сорарга оялмагыз. Истә тотыгыз: сез ялгыз түгел.
 

Фото: https://pixabay.com/ru/photos/

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading