16+

Киләсе атнада 72 көндә төзелгән хастаханә ачылачак

Көз көне күзәтелергә мөмкин булган грипп, ОРВИ вакытында коронавирус белән бәйле вәзгыять тагын да катлауланырга мөмкин, дип борчыла белгечләр.

Киләсе атнада 72 көндә төзелгән хастаханә ачылачак

Көз көне күзәтелергә мөмкин булган грипп, ОРВИ вакытында коронавирус белән бәйле вәзгыять тагын да катлауланырга мөмкин, дип борчыла белгечләр.

“Йогышлы авырулар өчен дәвалау урыннарын арттырырга кирәк булачак”, – диде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында республиканың премьер- министры Алексей Песошин. Шул уңайдан 10 августта Казанда Агофонов исемендәге республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы ачылыр дип көтелә.

Әлеге 72 көн эчендә әзер булган бина 1700 квадрат метрны тәшкил итә, 500дән артык койка урынга исәпләнгән. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, коронавирусның иң көчәйгән вакыты май бәйрәмнәренә туры килгән.

Бүген Covid-19 вирусының 5694нче очрагы теркәлгән. Covid-19 балаларда сирәк күзәтелә –5 процент очрак, ә өлкән кешеләрнең 24 проценты коронавирус йоктырган. Аларда авыру катлаулы формада узуы белән куркыныч. Грипп, ОРВины кисәтү өчен быел халыкның 60 процентына прививка ясату мөһим дип саный белгечләр.

3 август мәгълүматлары буенча Татарстанда коронавирустан 4565 кеше савыккан, 43 кеше үлгән. Хәзреге вакытта 517 кеше хастаханәдә дәвалана.

Фото: https://www.tatar-inform.ru/

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading