16+

Көнбагыш аппендицит китереп чыгарамы?

Көнбагыш ашасаң, сукыр эчәгесе шартлый икән дип ишеткәнем бар, бу чынлап та шулаймы? Айзилә Сафиуллина, Кама Тамагы.

Көнбагыш аппендицит китереп чыгарамы?

Көнбагыш ашасаң, сукыр эчәгесе шартлый икән дип ишеткәнем бар, бу чынлап та шулаймы? Айзилә Сафиуллина, Кама Тамагы.


Медицина фәннәре докторы, профессор Андрей Кригер, сукыр эчәк шешүенә китереп чыгара торган сәбәп­ләр төгәл генә билгеләнмәгән, әмма көнбагыш ашау моңа тәэсир итми, дип саный. «РИА Новости»га биргән әңгәмәсендә Кригер, күзәтүләр күрсәткәнчә, авыру гадәттә эшкә сәләтле кешеләрдә ачыклана, еш кына хатын-кызларда гинекология авыруларын аппендицит белән бутыйлар, дип белдергән. Бу авыруны антибиотиклар белән генә дәвалап булмый, операция кирәк. Аппендицитның билгеләре – эч авырту, косасы килү, соңрак авырту эчнең уң як аскы өлешенә күчәргә мөмкин. Бу вакытта үз белдеклегең белән дәваланырга һич кенә дә ярамый, табибка күренергә кирәк, дип киңәш итә профессор

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading