16+

Коронавирус һәм вакцина турында 5 сорау

1. Коронавируска каршы вакцина ясатканнан соң, антитәнчекләр кайчан барлыкка килә?

Коронавирус һәм вакцина турында 5 сорау

1. Коронавируска каршы вакцина ясатканнан соң, антитәнчекләр кайчан барлыкка килә?

Сорауга Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече, инфекционист табиб Халит Хаертынов җавап бирә:
− Вакцинацияләү ике этаптан тора. Икенчесен беренчесеннән соң 21 көн узгач ясыйлар. Шушы арада төрле авырулардан аеруча саклану кирәк. Антитәнчекләр барлыкка килсен өчен ике-өч атна вакыт узарга тиеш. Гомумән, коронавируска каршы иммунитет 42 көн эчендә барлыкка килергә мөмкин. Иммунитеты нык булган кешедә антитәнчекләр тизрәк формалаша. Бик сирәк очракта бөтенләй барлыкка килмәскә дә мөмкин.

2. Вакцина ясатырга мәҗбүр итә алалармы?
– Сорауга Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева җавап бирә:
– Юк, коронавируска каршы вакцина ясату бездә ирекле, бу һәр кешенең үз эше. Вакцинаны мәҗбүри ясата алмыйлар. Әгәр шундый очраклар барлыгы турында ишетсәгез, белсәгез бу хакта хәбәр итегез.

3. Вакцина аша кешегә коронавирус йогарга мөмкинме?
Сорауга Казан дәүләт медицина университетының генетика һәм биология медицинасы кафедрасы җитәкчесе, профессор Рөстәм Исламов җавап бирә:
Россиядә эшләнгән вакциналар составында яңа тере коронавирус юк. Анда бары бер ген гына бар, ул авыру китереп чыгара алмый. Вирусның шушы аксымы нәтиҗәсендә, аңа карата антитәнчекләр барлыкка килә. Шуңа да прививка ясатып коронавирус йоктыру мөмкин түгел.

4. Ковидның билгеләре нинди?
Сорауга Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының шттатан тыш баш белгече, табиб-терапевт Диана Абделганиева җавап бирә:
– Ковид гадәттә 14 көн дәвам итә. Беренче биш көнендә гади ОРВИ билгеләре күзәтелә. Температура күтәрелергә, кеше йөткерергә, тамагы авыртырга мөмкин. Кызганыч, әлегә вируска каршы 100 процент нәтиҗәле булган  препаратлар уйлап табылмаган. Аннары авыру үпкәне генә түгел, бөерне, нерв системасын, йөрәк кан тамырларын зарарлый башлавы бар. Кешедә тромблар барлыкка килү куркынычы да зур. Шуңа да авыруга җитди карарга кирәк.

5. Кемнәргә вакцина ясатырга ярамый?

Сорауга Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков җавап бирә:
– Вакцина ясатырга ярамаган очраклар алты:
1. Вакцинаның берәр компонентына кешенең организмы сизгер булса.
2. Аллергия күзәтелгәндә.
3. Кеше авырса.
4. Хроник чирләр кискенләшсә.
5. Йөклеләргә, имезүче хатын-кызларга.
6. 18 яшькәчә балаларга вакцина ясалмый.

Фото: http://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading