16+

Коронавирус: шаярырга ярамый

Чир инде 100дән артык илдә таралган

Коронавирус: шаярырга ярамый

Чир инде 100дән артык илдә таралган

Коронавирус сүзе халык теленнән төшми. Бөтендөнья сәламәтлек сак­лау оешмасы коронавирусны пандемия (киң таралган, гадәттән тыш көчле эпидемияне шулай дип атыйлар) буларак бәяләде.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында Covid-19 турында махсус аерым бүлек барлыкка килде. Монда вирусның йогу юллары, авыруны кисәтү, башка киңәшләр урын алган.
Татарстанда исә Президент Рөстәм Миңнеханов карары белән, 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиология режимы кертелде. Хакимият органнары хезмәткәрләренә чит илгә эшлекле сәфәрләр чикләнә.
 
Мәктәпләрдә язгы каникул вакытында балаларны хәтта Мәскәүгә дә алып бармаска киңәш итәләр.


Күп кенә спорт, мәдәни чаралар кичектерелде. Кайбер ярышлар тамашачысыз уза. Сәламәтлек саклау министрлыгы исә кисәтү чараларын катгый үтәргә куша. Сүз уңаеннан, Казан федераль университеты тикшеренүчеләре Covid-19 тибындагы коронавирус китереп чыгара торган авыруга каршы вакцина эшләүгә керешкән, дип хәбәр итә ТАСС.


Коронавирус 100дән артык илдә таралган. Шуңа да чит илләргә чыгуны кичектереп торырга кирәк. Кызганыч, кайбер кешеләр үзләрен, башкаларны куркыныч астына куеп, сәяхәт итүне кулайрак күрә. Әмма коронавирус белән шаярырга ярамый. ОРВИның бер төре булса да, бу авыру кеше гомеренә куркыныч тудыра. Авыруның билгеләре грипп, салкын тигәндәге шикелле: тән температурасы күтәрелә, коры ютәл барлыкка килергә мөмкин. Күңел болгана, баш авырта, кайчак йөрәк кыскан кебек тоела. Авыруның пневмониягә күчүе бар. Ул өзлегүләр китереп чыгаруы белән дә куркыныч.

Коронавирусны төгәл ачыклар өчен, махсус лаборатор анализлар кулланалар. Үзебезгә, якыннарыбызга карата игътибарлы булыйк. Чит илгә барган кеше, үзе авырмаган очракта да, вирусны башкаларга ияртеп кайтырга сәләтле. Кисәтү чараларын төгәл үтик.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading