Коронавирус вакытында содалы ингаляция нык ярдәм иткән
Рузилә Абдуллина – Казан балалар бакчаларының берсендә эшли. Коронавирус белән авырып терелгәннән соң дөньяга башкача карый башлаган: якыннарына, үзенә карата тагын да игътибарлы, авырганда шаярырга ярамаганлыгын аңлаган.
- п©бв•ВВВВВРїв–’РвЂВВВВ┬ РвЂВВВВ▄═п©бв•ВВВВВРїв• РвЂВВВВв€™в–вЂВВВВп©бв•ВВВВВРїв–’РвЂВВВВ┬≥РвЂВВВВ∙⌡п©бв•ВВВВВРїв–’РвЂВВВВ┬≥РвЂВВВВв€™В СЏв–ђРвЂВВВВв€љв–вЂВВВВРїв–’РвЂВВВВв€љв•ђРвЂВВВВ√└п©бв•ВВВВВРїв–’РвЂВВВВ┬≥ц╥п©бв•ВВВВВРїв–’РвЂВВВВ┬≥РвЂВВВВ∙≈я▐РвЂВВВВв€љв–вЂВВВВРїв–’РвЂВВВВв€љв•ђРвЂВВВВ√└п©бв•ВВВВВРїв–’РвЂВВВВ┬≥я▒
- Telegram
- п©бв•ВВВВВРїв• РвЂВВВВ∙╔п©бв•ВВВВВРїв–’РвЂВВВВ┬≥РвЂВВВВ∙▓п©бв•ВВВВВРїв–’РвЂВВВВ┬≥РвЂВВВВ∙ п©бв•ВВВВВРїв–’РвЂВВВВ┬≥РвЂВВВВ∙⌡п©бв•ВВВВВРїв–’РвЂВВВВ┬≥РвЂВВВВ∙≈п©бв•ВВВВВРїв–’РвЂВВВВ┬≥РвЂВВВВ∙≤п©бв•ВВВВВРїв–’РвЂВВВВ┬≥ц╥я▐РвЂВВВВв€љв–вЂВВВВРїв–’РвЂВВВВв€љв•ђРвЂВВВВв– в–„СЏв–ђРвЂВВВВв€љв–вЂВВВВРїв–’РвЂВВВВв€љв•ђРвЂВВВВ■▄п©бв•ВВВВВРїв–’РвЂВВВВ┬≥РвЂВВВВ∙ п©бв•ВВВВВРїв–’РвЂВВВВ┬≥РвЂВВВВ∙∙п©бв•ВВВВВРїв–’РвЂВВВВ┬≥РвЂВВВВ∙≈п©бв•ВВВВВРїв–’РвЂВВВВ┬≥РвЂВВВВв€™в€™
- п©бв•ВВВВВРїв• РвЂВВВВ∙÷п©бв•ВВВВВРїв–’РвЂВВВВ┬≥РвЂВВВВ∙⌡п©бв•ВВВВВРїв–’РвЂВВВВ┬≥РвЂВВВВв€™в€љ п©бв•ВВВВВРїв• РвЂВВВВ∙÷п©бв•ВВВВВРїв–’РвЂВВВВ┬≥РвЂВВВВв€™в€™СЏв–ђРвЂВВВВв€љв–вЂВВВВРїв–’РвЂВВВВв€љв•ђРвЂВВВВв– в”Ђ

Рузилә Абдуллина – Казан балалар бакчаларының берсендә эшли. Коронавирус белән авырып терелгәннән соң дөньяга башкача карый башлаган: якыннарына, үзенә карата тагын да игътибарлы, авырганда шаярырга ярамаганлыгын аңлаган.
– Ике атна хәлсез йөрдем, – дип сөйли әңгәмәдәшем. – Ышанасыңмы, ручка тотарлык та дәрманым юк иде. Гадәттә, эштән кайтам да ашарга пешерәм, идәннәр юам, ду китереп өй җыештырам. Ә монда бөтенләй бетерештем. Кайтам да егылам. Шуннан соң йөткерә башладым. Коры ютәл, тән сызлый. Ә температурам юк. Хәтта 35кә төште. Шуңа миндә коронавирус түгел дип тынычланып йөрдем, үзем дә сизмәстән авылда әти-әниемә дә авыру йоктырган булып чыктым, – дип сөйли Рузилә.
Әти-әнисе Кама Тамагы районында яши. Әтисе Вәгыйзь абыйның температурасы төшмәгәч, алар фельдшерга мөрәҗәгать иткән.
– Шәфкать туташы Фидания Хәсәновага зур рәхмәт инде. Эшне тиз оештырды. Район хастаханәсенә дә хәбәр итте. Буага алып барып әтигә КТ ясадылар. Үпкәсенә 48 процент зыян килгәне ачыкланды. Шуннан соң аны тизрәк Казандагы йогышлы авырулар хастаханәсенә озаттылар. Табиблар битараф дип зарлана кайберәүләр. Мин алай димәс идем. Һәр табиб үз эшенә җаваплы карый. Хәзер аларга да бик авыр. Кама Тамагы район хастаханәсеннән участок табибы Зөлфия Рәшитовна да гел хәлебезне белешеп торды, рәхмәт аларга”, – ди Рузилә.
Шөкер, әти-әнисе исән-сау терелгән. Рузилә үзе дә эшкә чыккан. Болай беркайчан да авырганы булмаган аның.
– Ис, тәм тоймау шундый гаҗәп икән. Әллә имбир ашыйм, әллә бал. Барыбер. Кызыл әче борыч ашагач күкрәк турысыннан яндырып алганны гына сизә идем. Табиб Әлфия Садыйкова нык ярдәм итте. Бар дәвалану ысулларын да файдаландым, – ди Рузилә.
Коронавирус вакытына аңа содалы ингаляция нык ярдәм иткән. Бер литр кайнаган суга ике чәй кашыгы сода саласың да, иртә, кич шуның парында утырасың. Имбир, гөлҗимеш чәйләре файдалы. Сөткә бер чәй кашыгы куркума, бал салып эчү дә булышкан аңа. Тагын бер нәтиҗәле рецепт: сарымсак, лимон, бал, суганны тигез күләмдә алып, иттарткыч аша чыгарасың да, көн саен аз азлап ашыйсың. Бары витаминнар, файдалы үләннәр белән дәваланганнан соң гына Рузилә ис, тәм тоя башлаган, шактый вакыт узгач кына аңа хәл кергән.
– Авырып киткәнсез икән, төшенкелеккә бирелмәгез, вакытында табиб белән киңәшләшеп, дөрес дәвалана башларга гына кирәк. Миндә коронавирус түгел дип үз-үзеңне алдап йөрүдән мәгънә юк, киресенчә, чирне башкаларга йоктыру куркынычы гына арта, – ди Рузилә Абдуллина.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
«Бу төш дип әйтегез. Мин абыемның үлеменә ышанасым килми»
-
#Кыскача яңалыклар
Авариядә зыян күргән яшүсмер авыр хәлдә кала бирә
-
#Язмыш
«Артына борыла-борыла: «Көтегез мине, мин кайтачакмын», диде»
-
#Кыскача яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләргә рәхмәт белдерде
-
#Кыскача яңалыклар
Илкүләм проект кысаларында Татарстан китапханәләрен яңартуга 34 млн сум юнәлтелә
Комментарийлар