Хастаханәләр югары технологияләр белән тәэмин ителсә дә, бары тәҗрибәле хезмәткәрләр булганда гына уңай нәтиҗәләр бирә ала.
Коронавирус пандемиясе шартларында бу һөнәр ияләренең ни дәрәҗәдә кирәкле, мөһим икәнлеген тагын бар кат аңладык. “Кызыл зона”да эшләүче табиблар белән хәзерге вакытта бөтенләй элемтәгә чыгып булмый. Аларның эшләре тыгыз, туганнары белән сөйләшергә дә вакытлары юк. Коронавируслы кешеләр белән турыдан-туры эшләүче башка хезмәткәрләрнең дә эшләре бик җаваплы.
Шуларның берсе – Республика клиник хастахнанәсендә кичектергесез консультатив медицина ярдәме күрсәтү бүлеге мөдире, санитар авиация җитәкчесе Рафаэль Нигъмәтҗанов. Без шалтыратканда ул коронавируслы авыруларны бер хастаханәдән икенчесенә күчерү белән мәшгуль иде. Ашыгыч ярдәм машинасында да йөри ул, кирәк икән “Ансат” вертолетына да күчеп утыра. Республика буенча иң авыр хәлдәге авырулар аларның бүлеге аша уза. Төп бурычлары – авыруларны вакытында тиешле хастаханәгә китереп җиткерү, беренче медицина ярдәме күрсәтү.
Рафаэль Нигъмәтҗанов медицинада 1993 елдан бирле. Балачагыннан ук медик булырга хыялланган. Табиб булып эшләүче әтисенең абыйсы аның өчен үрнәк булган. 30 елга якын эшләү дәверендә бер тапкыр да коронавирус кебек авыру белән очрашканы булмаган.
– Бу авыру хакында ишеткәч башта кызыксыну уянды. Телевизордан бу хакта тыңлый идек, язмалар укыдык. Аннары үзебез беренче пациентлар белән очраштык. Аларны озаклап өйрәнгәнебез истә. Хәзер мондый дистәләгән авыру белән очрашабыз. Иң катлаулы хәлдәгеләрне дә күрәбез. Аларны ИВЛ аппаратларына тоташтыралар. Ияләндек тә, шул ук вакытта кызыксыну, курку хисе дә югалмый. Чөнки авыру төрле кешедә төрлечә уза. Иң аянычы – өлкән яшьтәгеләр каты чирли. Югыйсә беркая да чыгып та йөрмиләр. Авыруны аларга оныклары, балалары ияртә,– ди Рафаэль Нигъмәтҗанов.
Пациентларга ярдәм итүдән тыш, бүлек мөдиренең төп эше хезмәткәрләренең куркынычсызлыгын кисәтү. Ул һәрберсенә тиешенчә киенергә ярдәм итә. Моның да үз тәртибе.
– Хәзер автомат рәвештә тиз киенергә өйрәндек. Иң мөһиме – кирәкле моментларны истән чыгармау. Ике кат перчатка киябез, бер тишек тә калмаслык итеп ачык урыннарны изоленталар белән ябыштырабыз. Шул рәвешле өч-дүрт сәгать чишенмичә йөрергә кирәк. Күзлек эзләре биттә уелып кала, крем сөртсәң дә бетми. Эссе булган чаклар да була, хәл дә китә. Тик без психологик яктан бу эшкә әзерләнәбез, шөкер, берәүнең дә эштән киткәне булмады,– ди җитәкче.
Медицина хезмәткәрләре махсус тулай торакларда яши. Инде өч айга якын күбесе гаиләсе, туганнары белән күрешмәгән. Рафаэль әфәнде дә ике баласы, хатыны белән телефон аша гына аралаша. Бик сирәк кенә күрешергә рөхсәт итәләр, коронавируска даими тест узып торалар.
– Бу авыруны тиз генә бетәр дип уйладык. Ял, бәйрәмнәр бөтенләй онытылды. Тормыш үзгәрде. Тик килешергә генә кала. Әлегә нәтиҗәләр ясарга иртәрәк. Бары авыруга нокта куйганнан соң гына барысын да кирегә чорнап анализ ясарга мөмкин булачак. Иң куркынычы – авыруны бәяләп бетермәү, аның барлыгына ышанмау, сакланмау. Гадәттә, коронавирустан курыкмаган кешеләр авырый, – дип саный табиб.
Пандемия сәбәпле ул бу тормышта кайбер нәрсәләрдән башка яшәп булганын, хәтта ялсыз эшләргә дә мөмкин икәнен аңлаган. Шул ук вакытта, инде җеп өзәрлек тә көч калмады дигәндә, хезмәткәрләренең төн уртасында торып та авыр хәлдәге пациентларга ярдәм итә алуына соклана ул.
– Бердәм булу, бер беребезгә терәк булып эшләү көч бирә. Комага киткән пациент аңына килсә, хәле җиңеләйсә дә сөенәбез. Бер генә авыруга ярдәм итә алабыз икән, димәк безнең тырышлыгыбыз бушка китмәгән дигән сүз. Авырулар безне күрми дә, алар бездән ярдәм дә сорый алмый. Аларның хәлен тоеп эшләргә туры килә, – ди Рафаэль Нигъмәтҗанов.
Хәзер ул гади әйберләр турында хыяллана: колакка телефон куймыйча гына йокыга талу, ял итү, танышларыңның туган көнен каршылау, дуслар белән балыкка бару, гаилә белән бергә булу... Медицина хезмәткәрләренең күбесе бу хакта хыялланадыр мөгаен, теләкләрегез тормышка ашсын. Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, табиблар!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар