16+

Коронавирусның яңа мутациясе ачыкланган

Нидерландта, Даниядә, Австралиядә коронавирусның яңа штаммнарын ачыклаганнар.

Коронавирусның яңа мутациясе ачыкланган

Нидерландта, Даниядә, Австралиядә коронавирусның яңа штаммнарын ачыклаганнар.

Моңа кадәр бу вируска Бөекбританиядә дә тап булганнар иде. Бөекбритания белән һава юллары да, паромнар, халыкара автобус элемтәләре дә туктатылачак дип хәбәр ителә.

Италия сәламәтлек саклау министрлыгы да илдә мутантланган  SARS-CoV-2 вирусын тапкан. Римга коронавирусның яңа төре Бөекбританиядән кергән.
Бөекбританиянең сәламәтлек саклау министры Мэтт Хэнкок сүзләренчә, яңа вирус күпкә тизрәк тарала икән һәм без күнеккән коронавирустан 70 процентка зынлырак булуы ихтимал. Шул ук вакытта,  SARS-CoV-2 үлем-китем ягыннан ул кадәрле үк зыянлы түгел һәм вакцина аңарга да тәэсир ясый, ди белгечләр. Әмма ул бит әле тикшерелмәгән. Шуңа да мондый нәтиҗәләр чыгару да иртәрәктер.

Нидерландта мутацияле вирус ай башында ачыкланган. Шуннан соң ил Бөекбритания белән транспорт элемтәсен 1 гыйнварга кадәр туктатырга карар кылган. Белгьгия, Италия, ФРГ да алардан үрнәк алып, инглизләр дәүләте белән 6 гыйнварга кадәр әлегә “аралашмау”ны кулай күргән. Франция, Швеция дә элемтәләрне туктату мәсьәләсен хәл итә.

Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы эпидемиологы Мария Ван Керкхове сүзләренчә, пандемия башланганнан алып, белгечләр дөнья буйлап вирусның мутацияләнүен күзәтеп, тикшереп торган. Әмма язмыштан узмыш юк дигәндәй, вирус та үзенекен итә...

Англиядә хәлләр бөтенләй дә шәптән түгел. Анда бер-бер артлы чикләүләр керә тора. Азык-төлек белән сату итми торган кибетләр ябыла, чәчтарашханәләр, спорт заллары да эшләүдән туктый. Инглизләргә мөмкин кадәр күбрәк өйдә булырга киңәш ителә.
Бөекбританиедә коронавирус йоктырганнарның гомуми саны 2 миллионнан арткан. Ә үлүчеләр саны 68 меңнән дә күбрәк.

Джонс Хопкинс университеты билгеләп үткәнчә, пандемия башланганнан бирле дөньяда 77 миллионга якын кеше әлеге вирус белән авырткан. Коронавирус сәбәпле 1,7 млн кеше дөнья белән хушлашкан. Гомумән алганда, Җир шарында хәзер 34 млн кеше коронавирус йоктырган дип исәпләнә.
Авыручылар саны буенча беренче урында АКШ, икенчедә Бразилия, ә өченчедә Һиндстан исәпләнә. Россия дә кызганыч, алардан калышмый. 2 млн 877 727 күрсәткече белән безнең ил дүртенче урында бара. Үлүчеләр саны 51 351 кеше.

Лилия ЛОКМАНОВА.

ФОТО: https://pixabay.com/ru/

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading