16+

Коронавирустан соң психолог һәм канны сыеклата торган дарулар кирәк

Коронавирус, үпкә ялкынсынуы кичергән кешеләрнең каннары куера икән. Бу исә тромблар барлыкка килүгә бер сәбәп.

Коронавирустан соң психолог һәм канны сыеклата торган дарулар кирәк

Коронавирус, үпкә ялкынсынуы кичергән кешеләрнең каннары куера икән. Бу исә тромблар барлыкка килүгә бер сәбәп.

Бигрәк тә 65 яшьтән узган өлкәннәр, башка авырулары булган кешеләр, ир-атлар, артык гәүдә авырлыгы булганнарга игътибарлы булу сорала. Хастаханәдә канны сыеклату өчен пациентларга махсус препаратлар бирелә. Тик күбесе  өйләренә кайткач инде терелдем дип уйлап бу даруларны эчми, йә оныта, йә аларны сатып алырга кыйммәтсенә.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина тернәкләндерүе буенча штаттан тыш белгече Резеда Бодрова әйтүенчә,  коронавирус кичергән кешеләргә тернәкләнү узу бик мөһим. 5 июньдә Татарстан беренчеләрдән булып СOVID-19 кичергән кешеләрне тернәкләндерү белән шөгыльләнә башлады.

Башта пациентларны  Сугыш ветераннары госпиталендә кабул итсәләр, бүген республиканың 12 медицина учреждениесе тернәкләндерү белән шөгыльләнә. Авыр формада коронавирус, йә үпкә ялкынсынуы кичергән кеше хастаханәдән дәваланып чыккач участок табибы белән элемтәгә керергә тиеш. Телефон аша сөйләшергә дә була. Авыл җирендәгеләргә үзәк район хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сәламәтлек саклау министрлыгы утырышында белгечләр  кеше ярты шәһәрне урап бары махсуслашкан хастаханәләрдә генә дәвалану узмасын өчен, терапия бүлеге булган һәр сырхауханәдә көндезге стационарда тернәкләнү курсларын оештыруны  җайларга кирәк дип тапканнар. Вирус кичергән кешеләргә массаж, сулыш юллары өчен  махсус күнегүләр, озон терапиясе, башка дәвалану ысуллары тәкъдим ителә.  Баксаң, коронавирус кичергән кешегә психолог ярдәме дә бик мөһим икән. Еш кына авырган кешеләрдә эмоциональ тотрыксызлык күзәтелә, пациент гел елый, дәваланырга теләми, курка, һава җитми дип уйлый. Шуңа да кешенең психология халәтен яхшырту өчен психологлар белән эшләү мөһим.

Республикада 5 июньнән бирле коронавирус кичергән 151 кеше тернәкләндерү курслары узган.  Тернәкләндерүгә юллама алыр өчен табиб күрсәтмәсе, хастаханәдән белешмә,анализлар тапшырырга,  коронавируска ике тапкыр тискәре җавап күрсәткән тест нәтиҗәсе кирәк. Үпкә ялкынсынуы, коронавирус кичергән кешеләргә  җитәрлек су эчәргә, саф һавада күбрәк йөрергә киңәш ителә.

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading