16+

Күкрәкне «үстерү»ләр онкология китереп чыгарырга мөмкинме?

Табиб белән күкрәк бизе яман шешенә белән бәйле мифлар турында сөйләштек.

Күкрәкне «үстерү»ләр онкология китереп чыгарырга мөмкинме?

Табиб белән күкрәк бизе яман шешенә белән бәйле мифлар турында сөйләштек.

Маммолог-онколог Альберт Гыймранов – Республика клиник онкологик диспансерының Маммология һәм пластик хирургия бүлеге башлыгы. Инде 23 ел хирургия скальпелен кулыннан төшерми. Аның исәбендә саклап калынган йөзләгән хатын-кыз гомере, саклый алмаганнары да бар, әлбәттә.

– Альберт әфәнде, кешеләр “онкология” дигән сүзне ишеткәч шок хәлендә каладыр?
– Шоктан бигрәк, кешенең иң беренче реакциясе ул – ышанмау, авыруын инкарь итү. Кеше төрле түләүле клиникалар, табибларга, хәтта шаманнарга йөри башлый. Аннары табибларга, бар дөньясына ачуы чыга. Менә шушы чорда безгә шикаятьләр ява башлый. Аннары кеше Аллаһы Тәгалә, безнең белән исәп-хисап мөнәсәбәтләре төзергә тотына, үзенә сәламәтлеген сатып алмакчы була. Шуннан кеше депрессия стадиясенә күчә. Боларның барысын узгач кына авыруын кабул итә. 

– Күкрәк яман шеше иң таралган онкология төрләренең берсе. Бу ни өчен шулай?
– Күкрәк бизе бик катлаулы орган. Чөнки ул туганда үсеш алмаган бердәнбер тән әгъзасы. Хатын-кыз балага узып, әни булганнан һәм нарасыен имезгәннән соң гына күкрәк бизе тулысынча өлгергән дип санала. Үсеш алган чорда исә ул төрле тискәре факторлар йогынтысында була. Шуңа күрә баланы соңга калып табу күкрәк бизе яман шеше барлыкка килү куркынычын тудыра дип санала. Вакыт узган саен бу әгъзага тәэсир икән факторлар да күбрәк бит.

– Димәк, яман шеш барлыкка килү сәбәпләре әлегә кадәр төгәл билгеле түгел? 
– Нәкъ шулай. Яман шеш үсеш алу куркынычын тудырган факторлар бар. Әмма яман шеш нәрсәдән барлыкка килгәнен төгәл әйтә алмыйбыз. Шуңа күрә аны дәвалау да бик авыр. Кемдәдер авыру тиз үсеш ала, кемдәдер туктала. Без дәваладык та, яман шеш кире кайтмаячак дип гарантия бирә алмыйбыз.

– Яман шеш барлыкка килү куркынычын үстерә торган факторлар дип нәрсә санала?
– Рәсми факторлар булып, кызларда күремнең иртә башлануы, күремнәрнең соң бетүе, менопауза җиткәч, циклны саклап калу өчен гормон терапиясе куллану, үсмер чорда нурланыш терапиясе үткәрелү, аз хәрәкәтләнү, артык тән массасы (бигрәк тә менопауза чорында тазару) тора. Чир нәселдән күчәргә мөмкин, әмма бу еш түгел – барлык очракларның 10 проценты гына. Кызыл итне күп куллану, спиртлы эчемлекләр белән мавыгу шулай ук яман чир барлыкка килү куркынычын арттыра.
Ел саен күкрәк бизе яман шешенең яңа очраклары артып бара. Республикада маммографик скрининг программасы эшли генә башлаганда бу үсеш бик югары иде. Хәзер инде вазгыять тотрыкланды. Ел саен яңа очраклар саны якынча 3 процентка арта. Әмма күкрәк бизе яман шешеннән үлүчеләр саны кимүе сөендерә. Хатын-кызлар озаграк һәм сыйфатлырак яши башлады.

– Күкрәктә барлыкка килгән ниндидер төрләр һәр очракта да яман шеш буламы?
– Юк, шешләрнең зыянсыз булуы да мөмкин. Аларның бер өлеше беркайчан да яман шешкә әверелмәячәк. Авыруларның бер өлеше күкрәк бизе яман шеше барлыкка килү куркынычы зур булуын күрсәтә. Әмма шешләр күкрәктә, гомумән, булырга тиеш түгел. Шуңа күрә яман булмаганнарын да без юк итәбез.

– Ни өчен күкрәк бизе яман шешенә тикшерүләр, нигездә, 40 яшьтән соң башлана?
– Чөнки статистика бар: 40 яшьтән соң авыручылар саны арта башлый. Яңа очракларның иң зур үсеше 50-70 яшьлекләрдә күзәтелә. Менопауза чорына күчеш вакытында бу төр яман шеш барлыкка килү куркынычы да арта.

– Димәк, табибка да 40 яшьтән соң гына күренә башларга кирәк?
– Бу индивидуаль һәм яман шеш барлыкка килү куркынычы булган факторларга бәйле. Күкрәк бизе, аналык яман шеше белән авырган ике һәм аннан күбрәк туганы булганнар куркыныч төркеменә карый. Аларның табибларга күренүнең үз графигы бар. Операция ясалып, ниндидер куркынычлар ачыкланса, шулай ук алар билгеле бер даимилек белән тикшерүләр уза. 40 яшьтән соң исә ел саен маммологка күренергә кирәк.

– Күкрәк бизе яман шешен ачыклау ысуллары елллар узу белән үзгәрдеме? Бүген нинди яңа технологияләр кулланыла?
– Нигездә, физика бер үк төрле. Бу УЗИ һәм рентген, ягъни маммография. Тагын резонанс томография бар. Ниндидер яңа методикалар өстәлмәде. Булганнары камилләштерелә. Әйтик, маммографиядә ике сурәт кенә түгел, төрле дәрәҗәдә, төрле төгәллектәге сурәтләр төшерелә, шулай ук күкрәк бизе тукымасын контрастларга мөмкин. Бу тикшерүнең төгәллеген арттыра.
Татарстанда маммографик скрининг программасы эшли, ул диспансеризация буенча үткәрелә. Бу тикшерү төре яман шешнең үзен түгел, ә шеш «яшәү»нең билгеләрен күрсәтә. Әлеге программаның киң үсеш алуы, безгә иртә ачыкланган күкрәк бизе онкологиясе буенча лидерлар рәтендә булырга ярдәм итә. I-II стадиядәге яман шешләр барлык билгеләнгән очракларның 85 процентын алып тора. Бу Россия күләмендәге күрсәткечләрдән югарырак.

– Ә дәвалау ысуллары камилләшәме?
– Нәкъ менә дәвалауда алга китеш бик зур. Ел саен базарга күкрәк бизе яман шешен дәвалый торган күп санлы препаратлар чыга. Алар яман шеш дәвалауның төрле чылбырларына юнәлтелгән. Бу препаратлар пациентның гомер озынлыгын арттыруда бик яхшы эшли, пациентның тормыш дәрәҗәсен саклап калырга ярдәм итә, күкрәк яман шешеннән үлү очраклары да кими бара.

– Күкрәк бизе яман шешен дәвалау республикабызда никадәр үсеш алган? Квалификацияле кадрлар җитәрлекме?
– Күкрәк бизе яман шешен дәвалау ул үз эченә операция ясауны гына алмый. Бездә дәвалауның тулы бер йомык циклы булдырылган. Монда химиотерапия, эндокрин терапия, таргет терапиясе, нурланыш терапиясе дә керә. Без радиотерапевт, химиотерапевт, поликлиника табиблары белән бер чылбырда эшлибез. Шулай ук командада реабилитолог-табиблар да бар – алар операциядән соң пациентларның физик һәм психик тернәкләндерү белән шөгыльләнә. Без ил күләмендә генә түгел, дөньякүләм дәрәҗәдә дә югары нәтиҗәләр күрсәтәбез. Бездә хәтта зур үзәкләрнең һәркайсында да башкарылмаган катлаулы операцияләр ясала. Иң заманча җиһазларыбыз да, күкрәк бизе яман шешен уңышлы дәваларга мөмкинлек биргән препаратларыбыз да бар.

– Боларның барысы да кыйммәткә төшәдер?
– Кеше тормышыннан да кыйммәтлесе юк инде. Ул – бәһасез. Әйе, ил масштабларында бу кыйммәтледер. Әмма күкрәк яман шешеннән терелгән кешеләр китергән файда, аны дәвалауга тотылган чыгымнардан бермә-бер күбрәк. 

– Хатын-кыз өчен күкрәк бизе яман шеше диагнозы сәламәтлеккә генә кагылып калмый, бу эстетик матурлык мәсьәләсе дә. Хатын-кыз өчен бу диагноз күкрәксез калу дигән сүзме?
– Юк, бу инде күптән алай түгел. Күкрәк бизе яман шешеннән котылуның бердәнбер ысулы күкрәкне тулысынча кисеп ташлау булган заманнар үткәндә калды. Хәзер без ничек тә күкрәкне саклап калырга тырышабыз. Билгеле, кайчак пациентның өстәмә чирләре була, аларга нурланыш терапиясе ярамаска мөмкин, операция кичектергесез таләп ителгән чаклар да бар – бу очракта кеше гомерен мастэктомия ярдәмендә генә саклап кала алабыз. Әмма күкрәкне саклап кала алмаганда да, күкрәкне реконструкцияләргә була. Бу да бушлай башкарыла. Татарстанда моңа квоталар бар һәм алар бар булган ихтыяҗны каплый.

– Дөрес сайланмаган бюстгальтер, аны йокламаганда салмау, дезодарантлар куллану, күкрәкне каты итеп кысу, бәрелүләр яман шеш барлыкка килү сәбәбе була аламы?
– Фәнни дәлилләнгән фактлар юк. Ә без дәлилләнгән медицина заманында яшибез. Шуңа күрә бу мифлар рәтенә карый. Микродулкынлы мич, кәрәзле телефон, дезодорантлар куллану, шул исәптән, дөрес булмаган эчке кием сайлау да яман шеш барлыкка килүгә сәбәп булып тормый.

– Ә күкрәкне «үстерү»ләр онкология китереп чыгарырга мөмкинме?
– Күкрәкне төрлечә зурайтып була. Үзеңдә булган май ярдәмендә үстереп була, бу липоскульптура дип атала. Бу процедура яман шеш тудырмый икәне дәлилләнгән. Ә менә силикон имплантлар белән проблема берничә ел элек туды. Силикон аркасында башка бер төр яман шеш барлыкка килергә мөмкин. Без моны анапластическая лимфома дип атыйбыз. Гади очракларда аннан котылу өчен бары тик имплантны алырга гына кирәк. Әмма бер төркем очракларда химиотерапия таләп ителүе дә бар. Мондый очраклар еш түгел. Шулай да хәзер силикон куйдырган хатын-кызларга ике елга бер тапкыр МРТ ясарга киңәш ителә.

Әңгәмәдәш – Гүзәл Насыйбуллина.

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading