16+

Күрү органнары яман шешен иртә ачыклау өчен нишләргә?

Яман шеш эчке органнарны гына түгел, күзләрне дә зарарларга мөмкин икән.

Күрү органнары яман шешен иртә ачыклау өчен нишләргә?

Яман шеш эчке органнарны гына түгел, күзләрне дә зарарларга мөмкин икән.

Офтальмоонколог, доцент, медицина фәннәре кандидаты Раушания Гайнетдинова да бик күпләрнең “Күздә дә онкология буламыни?”, дип гаҗәпләнүен билгели. Гамәлдә исә барлык яман чирләрнең 5 проценты нәкъ менә күз, күз кабагы һәм күз орбитасы шешләренә туры килә, ди ул. Еш кына әлеге яман шешләрне башка күз авырулары белән дә бутарга мөмкин.  Күрү сәләтенә генә түгел, пациентларның тормышына да куркыныч тудырган күз чирләрен вакытында ничек ачыкларга? Раушания Гайнетдинова белән шушы хакта сөйләштек.

– Раушания ханым, күз органнарында шешләр барлыкка килү нәрсә белән бәйле?
Бүгенге көндә бу сорауга төгәл генә җавап биреп булмый. Чөнки күздә шеш авыруларның барлыкка килү сәбәпләре хакында фаразлар күптөрле. Бик күп факторлар онкогеннар булырга мөмкин: ультрашәмәхә нурлар, җәрәхәтләнү, ялкынсыну, көнкүрештә кулланыла торган төрле химик матдәләр һәм башкалар. Гемангиома, дермоид киста, невус кебек тумыштан очрый торган авырулар да сәбәпче булуы ихтимал.

– Күз шешләре нинди төрләргә бүленә?
– Локализацияне исәпкә алганда, күз органнары шешләре 3 төркемгә бүленә. Беренчесе, иң еш очрый торганы, ул күз кабагы шешләре. Икенчесе ул – күз эчендә локализяцияләнгэн шешләр. Һәм өченчесе, сирәгрәк очрый торганы –  күз орбитасындагы шешләр.

– Күрү органнары шешләренә нинди билгеләр хас? Нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
– Күз кабагы шешләре арасында иң еш очрый торганы – базальноклеточный рак. Ул симптомсыз булуы белән характерлана. Еш кына ялкынсыну авырулары астында яшеренергә мөмкин, күп еллар дәвамында әкрен генә үсеш ала. Шуңа күрә озакка сузылган күз кабаклары ялкынсынуы булганда, офтальмологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
 Күз эчендәге шешләргә килгәндә, иң таралганы – ул хориоидея меланомасы. Хориоидея ул – күзнең кан тамырлы тышчасы һәм анда меланомадан тыш метастаза шешләр дә очрарга мөмкин. Үпкә, күкрәк бизе, ашказаны яман шешләре күзгә метастазалар бирүе ихтимал. Шуңа күрә яман шештән дәваланучыларга күз табибына да күренергә киңәш ителә. Күз эчендә очрый торган шешләр барысы да йә симптомсыз үсеш ала, йә аларның билгеләре башка күз авыруларыныкына охшаш була. Күз күрүе начарлануы,  күзнең бозып күрсәтүе, күз уртасында яки перифериясендә тап барлыкка килү – болар барысы да борчу уятырга тиеш. 
Күз орбитасындагы шешләр сирәгрәк очраса да, аларны игътибарсыз калдырырга ярамый. Орбитада шеш булганда, күз алмасының чыгып торуы (экзофтальм), күздә икеләнүләр барлыкка килү һәм башка симптомнар күзәтелергә мөмкин. 

– Күз яман шешен гади поликлиникада ачыкларга мөмкинме?
– Сөенечкә, бүген поликлиникалар офтальмологлар белән тәэмин ителгән. Уку йортларында булачак табибларның барысы да офтальмоонкология курсын үтә. Шуңа күрә дәваханәләрдә эшләргә килгән күз табиблары күз органнары яман шешен билгеләр хәлдә. Диагностика тиешле дәрәҗәдә. Ниндидер шик туган очракта, кеше һичшиксез профильле хастаханәгә юнәлтелергә тиеш. 

– Күрү органнары яман шешен иртә ачыклау өчен нинди киңәш бирер идегез?
– Күзнең онкологик авыруларына килгәндә, шуны кисәтеп әйтәсе килә: күз яман шешләре шактый еш очрый һәм күпчелектә яшерен үсеш ала. Шуңа күрә зарлар булмаган очракта да, офтальмологкта елына 1 тапкыр барып тикшеренергә кирәк. Ә инде онкология авыруына шик була калса, офтальмолог офтальмоонкологка юллама бирәчәк.

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading