16+

Күзне үзгәртергә сәләтле күнегүләр

Без кайвакыт күзләргә никадәр зыян килүе турында уйламыйбыз да.

Күзне үзгәртергә сәләтле күнегүләр

Без кайвакыт күзләргә никадәр зыян килүе турында уйламыйбыз да.

Йокыдан уянуга телефонга үреләбез, йоклап киткәнче тагын шуңа карап ятабыз. Көн дәвамында ничә минут кына торабыз икән телефонсыз? Күзләр өчен махсус гимнастика ясаучылар күпме арагызда?

- Күз кабакларын акрын кына күтәрергә һәм төшерергә. Шушы күнегүне 12 тапкыр кабатларга.

- Ике бармак белән уң күзнең кырыена җиңелчә баскаларга һәм нык кына 12 тапкыр ачып йомарга. Шуны ук сул күз белән кабатларга.

- Башны бормыйча гына өскә, аска, сулга, уңга һәм киресенчә карарга.

- Күз кырые белән уңга, өскә, сулга, аска карап әйләнмә хәрәкәт ясарга. Һәр күз белән чиратлап 12 тапкыр кабатларга.

- Күз кабакларын мөмкин кадәр өскә күтәрергә, аннан төшерергә.

- Кулны алга сузарга. Имән бармакның очына караган килеш кулны акрын гына борынга китерергә. Аннары кабат алга сузарга.

Даими рәвештә төрле күнегүләр ясау, күз күремен яхшырта.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading