16+

Лидия Кадыйрова: «Скандинавия йөреше өчен чаңгы таяклары бармый»

Җәен дә, кышын да кулларына чаңгы таяклары тотып йөрүчеләргә сезнең дә юлыкканыгыз бардыр. Казанда гына түгел, авыл җирләрендә дә бик популярлашып китте Скандинавия йөреше.

Лидия Кадыйрова: «Скандинавия йөреше өчен чаңгы таяклары бармый»

Җәен дә, кышын да кулларына чаңгы таяклары тотып йөрүчеләргә сезнең дә юлыкканыгыз бардыр. Казанда гына түгел, авыл җирләрендә дә бик популярлашып китте Скандинавия йөреше.

Кулыңа чаңгы таягы тотып берничә чакрым җәяү йөреп кайту саф һавада йөрү генә булып калмыймы соң? Файдасы булсын өчен аның билгеле бер методикасы йә техникасы бардыр бит? Әлеге сорауларны мин Скандинавия йөреше рус илкүләм ассоциациясенең сертификацияле инструкторы, табиб-невролог, Казан дәүләт медицина академиясенең неврология һәм мануаль терапия кафедрасы доценты Лидия Кадыйровага бирдем.

– Өлкән яшьтәге кеше чаңгы таяклары тотып кына булса урамда йөри икән, ул сәламәтлеге турында кайгырта, хәрәкәт итәргә омтыла дигән сүз. Без моңа шат кына. Димәк, аңарда бернинди депрессия дә юк, кәефе дә шәп дигән сүз. Үзегез беләсез, хәрәкәттә – бәрәкәт. Әмма шунысын әйтергә кирәк: Скандинавия йөрешенең үзенең бер техникасы бар һәм ул бик катлаулы, аны бер дәрестә генә үзләштереп бетереп булмый. Бер караганда, гап-гади йөрү генә кебек, ә файдасы булсын өчен, шактый тырышырга кирәк. Мин үзем белгечкә мөрәҗәгать итеп, аннан бер-ике дәрес алырга киңәш итәм, ул сезгә дөрес юнәлеш бирәчәк. Таяклар да махсус шушы спорт төре өчен эшләнә. Чаңгы таякларын кулланган очракта кулларга, җилкә, арка мускулларына артык йөкләнеш килә. Икенчедән, чаңгы таякларына бары тик каеш кына куела, ә Скандинавия йөреше өчен чыгарылган таякларда махсус перчатка бар. Ул кул чуклары дөрес хәрәкәт итсен өчен кирәк. Өченчедән, чаңгы таякларында асфальттан, башка каты өслекләрдән йөрү өчен салынмалы резин башмаклары юк, шуңа металл очлык тиз яраксызга әйләнә. Скандинавия йөреше таяклары карбоннан ясала. Карбон таяклар җиңел дә, нык та. Күнекмәләр өчен таяк бик җиңел булырга тиеш, чөнки Скандинавия йөреше техникасында йөкләнеш таяк авырлыгы хисабына түгел, кешенең гәүдә авырлыгы исәбенә барлыкка килә, – ди невролог.

Һәр кешегә таякны индивидуаль сайларга кирәк, ул гәүдә озынлыгыннан чыгып билгеләнелә. Төгәлрәге, гәүдә озынлыгына 0,68 коэффициентын тапкырлыйсы була. Сатудагы таяклар билгеле бер см да чыгарыла: 100, 105, 110, 115, 120 һәм 125 см. Сезнең буй озынлыгы боларга туры килмәсә, ике озынлык арасыннан сайлаганда, кыскарагына тукталыгыз. Әйтик, сезнең буй озынлыгы 165 см ди, аны 0,68 коэффициентына тапкырлыйсыз да 112,2 см килеп чыга. Димәк, 110 һәм 115 см лының берсен сайларга кирәк, бу очракта 110 см лысын аласыз. Үз тәҗрибәмнән чыгып, мин, таякны сайлаганда, гәүдә озынлыгына 0,65 коэффициентын тапкырларга киңәш итәм.

– Таяк кыскарак булганда, йөкләнеш тә азрак. Таяк озынрак булган саен, йөрү техникасы бозыла. Нәтиҗәсе булсын дисәгез, Скандинавия йөреше өчен чыгарылган таяклар алырга тырышыгыз. Алар спорт кибетләрендә сатыла. Интернет аша да заказ бирергә була, – дип киңәш бирә Лидия Кадыйрова.

Кайбер сатучылар Скандинавия йөреше өчен дип таяк сорап алганда, аның урынына треккинг таякларын да биреп җибәрергә мөмкин икән. Треккинг таягы сәяхәтчеләр өчен эшләнгән, ул тауларда йөрүчеләр өчен уңайлы. Шуңа да озынрак һәм калынрак була ди.

Лидия ханым, әлеге спорт төренең файдасы турында да сөйләп үтегез әле.
– Скандинавия йөреше йөрәк-кан тамырлары системасына, сулыш органнарына уңай тәэсир итә, баш мие кан әйләнеше яхшыра, холестерин күләмен киметә, мускулларны ныгыта. Без актив булган саен, кан әйләнеше яхшыра, димәк, органнарга туклыклы матдәләр белән кислород килүе арта. Скандинавия йөреше инсульт булу куркынычын ике тапкырга киметә. Йөгерү һәм тиз йөрү белән чагыштырганда, калорияләрне 46 процентка кадәр күбрәк яндыра. Гәүдәң төз була, координацияне яхшырта. Остеопорозны булдырмый калырга ярдәм итә. Шунысы да игътибарга лаек: җәяү йөргәндә, кеше организмындагы мускулларның - 40, йөгергәндә - 65, велосипедта йөргәндә 70 проценты хәрәкәткә килә, ә Скандинавия йөреше вакытында - 90 процент, ә моның өчен, әлбәттә, тик кенә таяк күтәреп йөрергә түгел, техникасын дөрес башкарырга кирәк. Скандинавия йөреше бөтен кешегә дә рөхсәт ителә, әмма инструктор, төркемнәр белән эшләгәндә, һәр кешене контрольдә тотып бетерә алмый, шуңа да ул табибтан белешмә кәгазен сорарга мөмкин. Инсульт, инфаркт кичерүчеләргә, психик авырулары булганнарга әлеге фитнес төре киңәш ителми. Йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булганнар да аңа бик җитди карарга тиеш. Бу очракта гап-гади киңәш: әгәр дә кеше күнекмәләр вакытында сөйләшә һәм хәтта җырлый ала икән, йөкләнеш җитеп бетми дигән сүз. Әгәр дә сөйләшә ала, ә җырлый алмый икән, бу оптималь йөкләнеш. Сөйли алмасагыз, күнекмәне туктатырга кирәк. Инструкторлар исә күнекмәләрнең ни дәрәҗәдә җиңел яки авыр булуын пульсны исәпләп әйтә. Күпләр, умыртка сөягендә бүсер булганнар да шөгыльләнә аламы, дип сорый. Аларга да ярый.

Атнага ничә тапкыр шөгыльләнергә кирәк һәм күнекмәләр ничә минут барырга тиеш?
– Яңарак шөгыльләнә башлаучыларга уртача егерме-утыз минут җитә. Күнекмәләр алдыннан зарядка ясарга киңәш итәбез, ул ун минут тирәсе була. Күнекмәдән соң да зарядка ясап алыгыз. Атнага ике-өч тапкыр йөрү җитә.

Скандинавия йөреше өчен аяк киеме дә уңайлы булу шарттыр...
– Спорт белән шөгыль­ләнү өчен яраклы булган сыгылмалы аяк киеме сайлагыз. Табаны, егылып китмәс өчен, кабарынкы булсын. Өс киемен һава торышына карап сайлыйсыз. Салкын көннәрдә өч катлы итеп киенү дөрес: термокием, флис тукымадан тегелгән кофта һәм куртка. Киемегез хәрәкәтне чикләмәскә тиеш, иркен булсын.

Скандинавия йөреше миңа нишләптер әбиләр арасында гына популяр кебек.
– Аларның буш вакытлары бар, ешрак авырыйлар. Ә яшьләр әле аның турында уйланмый. Европада ул яшьләр арасында да популяр. Алар төрле фестивальләр, ярышлар уздыралар. Бездә яшьләр гомумән шөгыльләнми дип әйтеп булмый, бар андыйлар, аларны шәһәрдән читтә күрергә була. Аерым клублар да оештыралар дип беләм. Һәр атнаның шимбә көнендә Химиклар мәдәният йортында олы яшьтәге кешеләр өчен бушка мастер-класслар уздырам. Скандинавия йөрешенең нигезләре, аның төп техникасы һәм үзенчәлекләре белән таныштырам. Газета укучыларны да көтеп калам.

Скандинавия йөреше узган гасырның 30 нчы елларында ук барлыкка килгән. Җәй айларында да күнекмәләрен дәвам итү өчен, аны фин чаңгычылары уйлап тапкан. 70 нче елларда аерым бер фитнес төре буларак кулланыла һәм таяклар белән йөрү дип атала башлый. 1990 елда инде ул Nordic Walking (нордик вокинг) дигән атама ала, Россиядә исә аны Скандинавия йөреше диләр. Финляндиянең бер физкультура укытучысы аны мәктәп программасына кертүгә ирешә һәм шуннан ул популярлашып китә.

Фотолар: prokazan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading