16+

Марат Садыйков: коронавирус бер селтәнүдә бетмәячәк

 Россия Сәламәтлек саклау министры электәге кебек тулы тормыш белән 2021 елның февраленнән генә яши алырбыз, дип фаразлый

Марат Садыйков: коронавирус бер селтәнүдә бетмәячәк

 Россия Сәламәтлек саклау министры электәге кебек тулы тормыш белән 2021 елның февраленнән генә яши алырбыз, дип фаразлый

Коронавирусның икенче дулкыны кайчан көтелә, бу вируска каршы вакцина уйлап табылганмы? Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков туры эфир вакытында укучыларны борчыган  сорауларга җавап бирде.  

 Һәркем вирусолог

– Быел Татарстанда үлем очраклары артты дип әйтергә буламы?  

- Юк, алай димәс идем. Республикада үлем очраклары 2018, 2019 еллар белән чагыштырганда шул дәрәҗәдә саклана.  Бүген коронавирустан 12 кеше вафат булды. Ә менә үпкә ялкынсынуы белән авыручылар артты. Элек пневмонияле кешеләр хәлләре бик нык авырайгач кына хастаханәгә мөрәҗәгать итәләр иде, хәзер авыру билгеләре булуга тикшеренәләр. Шуңа да пневмония очраклары күп теркәлә. 

- Үзизоляция режимын кертүнең нәтиҗәсе  булдымы?  

- Әйе, пандемия шартларында Россиядә, Татарстанда да үзизоляция режимын кертеп дөрес эшләдек дип саныйм. Үзизоляция авыру белән бәйле вазгыятьне тулысынча чамаларга булышты. Төп максат – коронавируслы кешеләрне генә түгел, барлык пациентларның гомерен саклап калу. Пандемия шартларында эшләү тәҗрибәсен сынадык. Коронавируслы кешеләрнең күбесе йөрәк-кан тамырлары, онкология авыруларыннан үлә. 

- ИВЛ аппаратларына тоташтырылган кешеләр бик күп диләр?  

–  Коронавируслы авыруларны дәвалар өчен  2577 койка урын булдырырга тиеш идек. Ә ИВЛ аппаратларына тоташтыру өчен 902 урын каралган. Хәзер аларның 58ендә пациентлар. Бу күп  түгел. Пневмония, коронавируслы кешеләр инвазив һәм инвазив бумаган ИВЛ аппаратларына тоташтырылган.   

- Коронавирустан дәвалануның нинди генә юлларын тәкъдим итмиләр, фейклар бик артты. 

- Әйе, фейклар чынлап та күп. Тикшерә башлагач, андый пациент бөтенләй юк икәнлеге ачыклана. Йә чит илдәге мәгълүматларны бездә дип күрсәтәләр. Кыскасы, пандемия шартларында барысы да инфекционистлар, вирусологлар булып беттеләр. Нинди дарулар белән дәваларга кирәклегенә кадәр беләләр хәтта.Тик дарулар витамин түгел. Аларның кешегә йогынтысы, зыяны булырга мөмкин. Гадәттә, мондый препаратларны табиблар пациентны ныклап тикшергәч, консилиум уздырганнан соң гына билгелиләр. Шуңа да үз белдеклегең белән дәваланырга киңәш итмим. Табибларның төп кагыйдәсе – пациентка зыян китермәү.  

Бүген юк, иртәгә бар 

- Кайбер кеше үзендә коронавирус билгеләре бар дип шикләнә?  

-  Мин медицина университетын тәмамладым. Укыганда клиник фәннәр узабыз. Анда авыруларның билгеләрен өйрәнәбез. Шул чакта теге яки бу авыруның билгеләре синдә дә бар кебек тоела башлый иде. Ә монда бар дөньяда шундый вазгыять хөкем сөргәндә, курку булганда, әлбәттә кеше үзендә коронавирус билгеләре бар дип шикләнә башлый.  Өстәвенә, социаль челтәрләрдә бу хакта бик актив сөйлиләр. Белсәләр, белмәсәләр дә дарулар тәкъдим итәләр. Бердәнбер дөрес дәвалану юлын өйрәтүче  шарлатаннар барлыкка килә башлый. Чумак, Кашпировскийның гипноз белән авыруларны дәвалаган заманнарны уздык, югыйсә. Коронавирус билгеләре күзәтелгәндә хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.Тиешле анализлар уздырылып, табиблар гына дөрес диагнозны куя ала.  

- Коронавируска тестны һәр кеше дә уза аламы?  

- Һәр гражданинның медицина ярдәме алырга хокукы бар. Шулай ук ул  клиникага тест ясатыгыз дип тә мөрәҗәгать итә ала. Тик билгеләр күзәтелмәсә, тест тапшырудан мәгънә юк. Чөнки вирусның инкубация вакыты бик озын. Ягъни бүген ул кешедә булмаска мөмкин, ә берничә көннән ачыклануы бар. Шуңа да шикләнгән генә очракта   тест бирергә кирәкми. Бары температура булганда, башка билгеләр күзәтелгәндә генә хастаханәгә мөрәҗәгать итү мөһим. Тестны беренче чиратта кызыл зонада эшләүче медицина хезмәткәрләренә ясыйбыз.  

- Гел кабатлап торсалар да, тагын бер кат авыруны кисәтү чаралары турында искәртегез әле 

–  Иң нәтиҗәлесе –  барлык саклану чараларын куллану. Көн саен аларны кабатлап торабыз: дистанция саклау, кулларны ешрак юып йөрү, битлекләр кию.   

- Нинди пирчәткә киеп йөрергә кирәк? Чүпрәк яхшыракмы, резинмы?  

 – Аерма юк.  Ниндие бар, шуны киеп йөрегез.  

- Коронавирустан терелгән кешегә шифаханәгә юллама тиешме?  

- Әлегә бу мәсьәлә хәл ителмәгән. Бу өлкәдә эш алып барыла. Россиядә беренчеләрдән булып коронавирус кичергән кешеләр белән тернәкләндерү курслары башладык. Кешеләр Кабан күле ярына, сулык буйларына чыгып белгечләр белән физик күнегүләр ясый. Сулыш юлларына күнегүләр,  массаж процедуралары уздырыла.  

Чабып барган паравозны тиз генә туктатып булмый  

- Пандемия тормышны үзгәрттеме?  

- Әйе,  шактый тәҗрибә тупладык, 15 августтан йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа бинасы ачылыр дип көтелә. Һәрчак әзер булырга кирәк. Чөнки соңгы ун елда яңа инфекцияләр, яңа эпидемияләр  гел барлыкка килеп тора. Сүз уңаеннан, кешеләрне коронавируска тикшергәндә, компьютер томгорафиясе ясаган вакытта туберкулез, үпкәдәге яман шешне башлангыч стадиясендә ачыкларга мөмкин булды. Коронавирус безнең психологияне тулысынча үзгәртте. Яңа чынбарлыкны күрсәтте. Вирусны кисәтү өчен кулларны гел юып йөрү гадәткә керде. Бу үз чиратында эчәк инфекцияләре авыруларын киметергә ярдәм итте. Үзебезгә зур сабак алдык. Ничә ел эшләп беренче тапкыр мондый хәл белән очраштык. Вируслар очрап тора анысы. Тик мондый масштабта, икътисади кризиска китергәне  беренче тапкыр. Үзеңне сакларга,гаиләңә, якыннарыңа карата игътибарлы булырга кирәклегенә тагын бер кат аңладык.  Барлык коллегаларыма сабырлык, түземлек телим.

- Коллегалар дигәннән, коронавирус белән авыручы табиблар борчу тудыра.  

- Әйе, эшләре җиңел түгел. Махсус тулай торакта өйләренә кайтмый, гаиләсен күрми эшләүче хезмәткәрләр  бар.  Коронавируслы авырулар белән эшли торган хастаханәдә барлык саклану чаралары җитди күрелә. Ә менә коронавируслы булмаган медицина учреждениеләрендә авыру йоктыру куркынычы зуррак. Шул рәвешле Чаллыда Спид үзәктә вируслы хезмәткәрләр теркәлде. Кызганыч, бер коллегабызны югалттык.  Анда инфаркт булганы ачыкланды. Бүген коронавирус белән авырулы 400гә якын медицина хезмәткәре исәпләнә.  

- Пик уздымы инде?  

- Әйе, иң югары ноктаны уздык дияргә була. 

- Коронавируска вакцина кайчан уйлап табачаклар?  

- Бар илдә дә ясыйлар вакцинаны, шул исәптән Россиядә, Татарстанда да.  Вакцинаның беренче нәтиҗәләре сентябрьдә билгеле булыр дип көтәбез. Безнең республикада сынала торганы буенча ел азагында мәгълүмат булыр, мөгаен. Вакцина пациентларда сыналмый, тычканнарда тәҗрибә үткәрәләр. 

 – Коронавирусның икенче дулкыны булачакмы?  

 – Мин киләчәкне әйтүче түгел анысы. Ярты елдан нәрсә буласын да белмим. Шулай да чит илдәге вәзгыятьне истә тотып белгечләр математик модельләр төзеделәр. Аларга нигезләнеп, икенче дулкын булмас дип ышандырып әйтеп булмый.  Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил   Мурашко электәге кебек  тулы тормыш белән 2021 елның февралендә яши башларбыз дип фаразлаган иде. Шуны әйтергә кирәк, коронавирус беркая да китмәячәк. Ул һәрчак безнең белән яшәячәк. Халыкта бу авыруга карата иммунитет булдыру мөһим. Әйе,битлекләрне урамнарда салырга рөхсәт ителде. Чикләүләр дә киметелде. Әмма, чабып барган паравозны тиз генә туктатып булмый. Кытай тәҗрибәсе дә шуны күрсәтте. Коронавирус бер селтәнүдә бетмәячәк.Шуңа да тынычланырга иртәрәк. Саклану чараларын онытырга ярамый.  Бер беребергә карата игътибарлы булыйк, үзебезне саклыйк.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading