16+

Метро янында прививка ясатырга була

Мобиль пунктлар Авиатөзелеш, Яшьлек, Кәҗә Бистәсе, Имәнлек, Җиңү Проспекты, Тукай мәйданы метро станцияләре тукталышларында эшләячәк.

Метро янында прививка ясатырга була

Мобиль пунктлар Авиатөзелеш, Яшьлек, Кәҗә Бистәсе, Имәнлек, Җиңү Проспекты, Тукай мәйданы метро станцияләре тукталышларында эшләячәк.

Гриппка каршы прививка ясату өчен сентябрь, октябрь айлары иң кулай вакыт, дип саный табиблар. Халыкка җайлы булсын өчен метро станцияләре, сәүдә үзәкләре  янында махсус мобиль пунктлар эшли.

Анда теләгән кеше көн саен иртәнге сәгать 9дан алып кичке 5кә кадәр гриппка каршы вакцина ясата ала. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Наталья Ивойлова әйтүенчә, әгәр һава торышы матур торса, әлеге акция 10 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. “Сырхауханәгә бармыйча прививка ясатучылар саны сизелерлек арта. Былтыр өч атна эчендә 10 мең кешегә вакцина кадаган идек. Сырхауханәләргә эштән сорап китәргә җае булмаган кешеләр өчен мондый хезмәтләрне махсус оештырабыз” – ди Наталья Ивойлова. 

Мобиль пунктлар Авиатөзелеш, Яшьлек, Кәҗә Бистәсе, Имәнлек, Җиңү Проспекты, Тукай мәйданы метро станцияләре тукталышларында эшләячәк.

Кәҗә бистәсе метро станциясе янәшәсендә яшәүче Сания апа Муллина мобиль пунктны көтеп алган. “Былтыр да прививканы монда гына ясаткан идем, быел да кайчан килерләр дип көттем. Прививкадан соң шөкер, кыш буе авырмадым. Бу юлы да файдасы тисен. Өй янында булгач җайлы бит, паспортыңны алып киләсең дә, ясатасың, сырхауханәгә барасы, чират торасы, табибка алдан языласы да юк. Монда барысы да ышанычлы, кан басымын да, тән температурасын да үлчиләр, тәҗрибәле шәфкать туташлары прививка ясый”,  – ди Сания апа.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading