16+

«Минем яраткан балалар табибым» бәйгесе җиңүчесе Михаил Васильев: «Һәр баланы үзеңнеке кебек кабул итәргә кирәк»

Республикакүләм уздырылган «Минем яраткан балалар табибым» бәйгесе тәмам. Интернет аша тавыш бирүләр ярдәмендә, Республика балалар клиник хастаханәсенең балалар табибы, травматолог-ортопед Михаил Васильев җиңүче дип танылды. Аның өчен 3331 кеше тавыш биргән. Җиңүчегә Европага сәяхәт сертификаты бүләк иттеләр. Михаил Васильев исә әлегә кая барачагын төгәл генә хәл итмәгән. «Бәлки Рим, бәлки...

«Минем яраткан балалар табибым» бәйгесе җиңүчесе Михаил Васильев: «Һәр баланы үзеңнеке кебек кабул итәргә кирәк»

Республикакүләм уздырылган «Минем яраткан балалар табибым» бәйгесе тәмам. Интернет аша тавыш бирүләр ярдәмендә, Республика балалар клиник хастаханәсенең балалар табибы, травматолог-ортопед Михаил Васильев җиңүче дип танылды. Аның өчен 3331 кеше тавыш биргән. Җиңүчегә Европага сәяхәт сертификаты бүләк иттеләр. Михаил Васильев исә әлегә кая барачагын төгәл генә хәл итмәгән. «Бәлки Рим, бәлки...

Республикакүләм уздырылган «Минем яраткан балалар табибым» бәйгесе тәмам. Интернет аша тавыш бирүләр ярдәмендә, Республика балалар клиник хастаханәсенең балалар табибы, травматолог-ортопед Михаил Васильев җиңүче дип танылды. Аның өчен 3331 кеше тавыш биргән.
Җиңүчегә Европага сәяхәт сертификаты бүләк иттеләр. Михаил Васильев исә әлегә кая барачагын төгәл генә хәл итмәгән. «Бәлки Рим, бәлки Прага булыр. Чит илгә барырга бик атлыгып тормыйм. Минем яраткан хатыным, ике кызым, улым бар. Гаилә белән узган һәр сәгать кадерле, шуңа да алардан бик аерыласым килми», - ди табиб. Тантанадан соң без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Михаил Викторович, соңгы елларда балалар арасында имгәнү, сыну очраклары еш күзәтелә? Бу нәрсә белән бәйле дип саныйсыз?
- Әйе, чынлап та, ата-­аналардан да «физик тәрбия укытучылары балалар белән кырыс кылана, еш кына имгәнәләр» дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Әмма мин монда укытучыларны гаепләмәс идем. Без үскән 70-80нче елларда планшет, гаджетлар юк иде. Өйдә утырганны да хәтерләмим. Гел ишегалдында уйнадык. Хәзерге балаларга хәрәкәт җитми. Йә телевизор, компьютер каршында алар, йә телефонда утыралар. Спорт белән аз шөгыльләнәләр.

- Балаларның сөяк­ләрен ничек ныгытып була?
- Барлык пациентларыма да елына ике тапкыр поливитаминнар эчәргә киңәш итәм. Бала организмы өчен алыштыр­гысыз Д3витаминын 18 яшькә кадәр, кояшлы җәй көннәреннән кала, тугыз ай дәвамында көн дә кабул итәргә кирәк. Бик файдалы, сөяк­ләрне, мускулларны ныгыта торган витамин ул. Ешрак саф һавада булу, физик күнегүләр ясау, спорт түгәрәкләрендә шөгыльләнү дә мөһим. Баланың көндәлек рацио­нында эремчек, сөтле ризыклар булырга тиеш.

- Бала егылып имгәнгәндә ниш­ләргә?
- Әгәр тырпаеп торган сөяк­ләр, кимерчәкләр сизелми икән, авырту түзәрлек булганда, шул урынга көненә биш тапкыр 40-50 секундка салкын әйбер куярга кирәк. Әйтик, суыткычтан алынган боз йә туңган ит кисәге куярга ярый. Әмма коры тәнгә түгел, ә чүпрәк аша. «Нурофен» даруы, ялкынсыну киметә торган башка мазьларның файдасы ике сәгать эчендә сизелмәсә, авырту көчәйсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу очракта имгәнү генә булмаска мөмкин.

- Сезнеңчә, иң яхшы балалар табибы нинди булырга тиеш?
- Иң яхшы табиб үз эшен, пациентларын яратырга тиеш дип саныйм. Һәр баланы үзеңнекедәй кабул итәргә кирәк.

- Хыялыгыз нинди?
- Ышанмассыз, әле генә шул хакта уйлап куйдым. Аспирантура, ординатураларда укып унбишәр ел белем алган табибларның киләчәге якты булсын иде. Уңайлы тораклары, яхшы машиналары булсын, бернигә мохтаҗлык кичермәсеннәр, эшләрен бәяләсеннәр дип телим.



Фото: instagram.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading