16+

Мәкерле авыру: бүген туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә

Бүген туберкулезга каршы көрәш көне. Бу авыруны беренче тапкыр немец табибы Роберт Кох 100 елдан артык элек тапкан. Хәзер туберкулезны дәвалап була, әмма элеккечә бу бик җитди авыру, аннан ел саен миллионнан артык кеше үлә, шул исәптән балалар да. 

Мәкерле авыру: бүген туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә

Бүген туберкулезга каршы көрәш көне. Бу авыруны беренче тапкыр немец табибы Роберт Кох 100 елдан артык элек тапкан. Хәзер туберкулезны дәвалап була, әмма элеккечә бу бик җитди авыру, аннан ел саен миллионнан артык кеше үлә, шул исәптән балалар да. 

Биектауда яшәүче Адилә Гайнетдинованың кызы Аделинага 1 яшь. Балага 6 көн булганда ук. БЦЖ прививкасы куйдырдык, ди яшь ана үзе. 
"Миңа калса, прививка ясарга кирәклеген аңлау өчен туберкулез белән авыручылар статистикасын карау да җитә", - ди Адилә. 

Дөньяда ел саен ике миллион кеше туберкулездан үлә. Авыру, кагыйдә буларак, һава-тамчы юлы белән күчә. Үпкә һәм сулыш алу юлларын зарарлый. Россиядә соңгы 20 елда авырулар саны өч тапкырга диярлек кимеде, моның төп сәбәбе-вакцинация.

"Туберкулез - өлкәннәр дә, балалар да авырый торган бик куркыныч авыру. Аны бөтен кеше йоктыра ала, олылар да, балалар да, шуңа күрә туберкулезга каршы прививка бала тудыру йортында беренче булып күрсәтелгән, әгәр баланың метотводы юк икән, - дип сөйләде матбугат конференциясендә Республиканың туберкулезга каршы клиник диспансеры баш табибы урынбасары Рәмзия Фатыйхова.  

Медотвод өчен сәбәпләр күп түгел. Кагыйдә буларак, яңа туган сабыйларга туберкулездан прививканы беренче көннәрдә өч очракта баш тартырга мөмкиннәр. Әгәр бала авырлыгы ике килограммнан да кимрәк булып туса һәм баланың әнисе ВИЧ-инфекцияләнгән булса, яисә сабый ана карынында булган вакытта ук инфекция табылса БЦЖ прививкасы ясалмый.

Манту реакциясен вакцина белән бутарга ярамый. Ул туберкулездан якламый, ә балада бу авыруга иммунитет бармы-юкмы икәнлеген генә күрсәтә. Әлеге процедура балага җиде яшь тулганчы һәр елны ясалырга тиеш.

"Балаларга тубиркулин кадыйлар, һәм организмның бу агентка реакциясе күренә. Әгәр уңай реакция булса, димәк, баланың иммунитеты бар яки ул бу инфекция белән очрашкан. Әгәр дә реакция тискәре булса, димәк, иммунитет юк һәм алга таба вакцинация турында карар кабул итәргә кирәк ", - дип аңлатты Республиканың туберкулезга каршы клиник диспансеры баш табибы урынбасары Рәмзия Фатыйхова.

Туберкулездан вакцина узган гасыр башында ук уйлап табылган һәм үзенең нәтиҗәлелеген берничә тапкыр раслауга карамастан, аңа каршы килүчеләр дә бар. Мондый әниләрне табиблар кисәтеп куя: прививка соңрак ясалса, иммунитет шулкадәр начаррак булачак - җиде яшьтән соң балаларга аны ясау файдасыз. Шул ук вакытта балалар еш кына симптомнарсыз диярлек авырый, ә туберкулез ачыклангач, соң булырга мөмкин.

"Әниләргә әйтәсем килә: әгәр сез БЦЖ вакцинасын ясауга каршы икәнсез, димәк, сез үз балаларыгызга каршы булып чыгасыз. Туберкулезны кисәтү  балалар өчен аеруча мөһим, чөнки балалар, кызганычка каршы, бигрәк тә кечкенә чакта туберкулез белән авыручылар белән элемтәдә булса шактый зур инфекция дозасы алырга һәм туберкулезның авыр формасы белән авырырга мөмкин", - дип кисәтте Республиканың туберкулезга каршы клиник диспансеры баш табибы урынбасары Рәмзия Фатыйхова. 

Иң яхшы очракта дәвалау ярты ел дәвам итә, ләкин берничә елга да сузылырга мөмкин. Ә моны кисәтүе бик гади - балачакта ук вакцинация үтәргә һәм манту ясарга, өлкән яшьтә - ел саен флюорография үтү мөһим.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading