16+

Мөмкин кадәр иртәрәк ачыкланган саен, мәкерле чирне җиңү шанслары да югары

Сүз әлеге дә баягы диспансеризация турында бара.

Мөмкин кадәр иртәрәк ачыкланган саен, мәкерле чирне җиңү шанслары да югары

Сүз әлеге дә баягы диспансеризация турында бара.

Авыруларны вакытында ачыклау – сәламәтлек саклау тармагының өстенлекле миссиясе. Бары тик шушы юнәлештәге нәтиҗәле эш кенә гомер озынлыгын арттырырга, үлем күрсәткечләрен киметергә, яшәү сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә. Шуңа да һәр төбәктә халыкка беренчел ярдәм күрсәтүне камилләштерүгә бик җитди карыйлар. Татарстанда да бу эш куәтле бара. Табибларның уяулыгы республика халкына озаграк яшәргә мөмкинлек бирә. Гомер озынлыгы буенча Татарстан Идел буе федераль округында –  беренче, Россиядә 12нче баскычта. Профилактик тикшерүләргә һәм диспансеризация чараларына рәхмәт. 

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин сүзләренчә, узган елда беренчел звеноны модернизацияләүгә республикада 448 миллион сум тотылган. Быелгы чыгымнар да шуннан беразга гына кимрәк – 445 миллион сум булыр дип көтелә.  Төрле авыруларны кисәтү максатыннан 2,6 миллионнан артык кеше табиблар кулы аша үткән. Бу елга план тагын да югарырак – 2,8 миллион кешене тикшерү. 

Ерак авылларда яшәүчеләр дә бүген табиблар игътибарыннан читтә калмый. Мобиль комплекслар былтыр 29 районның 148 торак пунктында булып кайткан, 32 меңгә якын кеше тикшерү узган. Маммография һәм флюорография ясарга мөмкинлек биргән махсус автобуслар да эшсез тормый.

Яңа ФАПлар, поликлиникалар һәм хастаханәләр төзелеше дә халыкка сыйфатлы ярдәм күрсәтүдә зур алга китеш булып тора. 2023 елда 27 сәламәтлек саклау объекты сафка бастырылса, 2024 елда чиратта тагын 29 яңа учреждение. Искергәнне яңарту эше шулай ук тукталмый – былтыр 117 объект капиталь ремонтланган, быел тагын 105е татарстанлылар өчен уңайлырак ителәчәк.

Халыкның дәүләт биргән мөмкинлекләргә салкынрак карашы гына күңелне тырный, ди медицина вәкилләре. Сүз әлеге дә баягы диспансеризация турында бара. Күп кенә авыруларны башлангыч стадиядә ачыкларга ярдәм иткән профилактик чаралардан файдаланмаучылар әле дә күп. Ә бит күп кенә чирләр бик мәкерле – авырта  башлагач инде соң булырга мөмкин.

Марсель Миңнуллин билгеләп узганча, профилактик тикшерүләр һәм диспансеризация беренче чиратта халыкның гомерен вакытсыз өзгән чирләрне ачыклауга юнәлтелгән. Беренче урында республикада йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем очраклары булса, икенче баскычта онкологик чирләр тора. Әйтик, былтыр кан әйләнеше системасы чирләреннән якты дөньядан китеп барулар 100 мең кешегә исәпләгәндә 498 очрак булган. Яман шештән үлү очраклары 100 мең кешегә 175 очрак туры килә. 

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким ассызыклап узганча, кан әйләнеше системасы чирләре Татарстанда гына түгел, илдә дә, дөньякүләм дәрәҗәдә дә кеше гомерен өзгән төп сәбәп булып тора. Барлык үлем очракларының 46 проценты шушы төр авыруларга туры килә. Шулай да республикада беренчел һәм икенчел кисәтү программалары ярдәмендә бу чирләрдән үлүчеләр санын берникадәр киметә алганнар.

-    Бүгенге көндә амбулатор челтәрдә 101 кардиолог эшли, 5 медицина оешмасында гына бу белгеч юк. Әмма кадрлар әзерләү, башка төбәкләрдән кадрлар җәлеп итү юнәлешендә эш алып барыла. Һәр оешмада штатта бер, кирәк очракта ике кардиолог будырырга тырышабыз. Йөрәк-кан тамырлары авырулары ачыкланган кешеләргә исә профилактик ярдәм чаралары район һәм шәһәр хастаханәләрнең 15 кардиология бүлегендә күрсәтелә, - дип сөйләде Зөлфия Ким.
Онкологик чирләргә килгәндә дә, вакыт төп фактор булып торуын бик яхшы беләбез. Мөмкин кадәр иртәрәк ачыкланган саен, мәкерле чирне җиңү шанслары да шулкадәр югарырак. 2023 елда Татарстанда 2602 яман авыру табылган, шуларның 63 проценты беренчел стадиядә, ди штаттан тыш баш онколог Эдуард Нагуманов.

-    Чир 1-2 стадиядә ачыкланган очракта, пациенты терелтү шанслары югары. Бу очракта табиблар 85-98 процент очракта дәвалауда уңышка ирешә. 3-4 стадиядә инде табиблар пациентның яшәү дәвамлылыгын арттыру өчен тырыша. Бу очракта тулысынча терелү турында сүз инде бармый, - ди баш онколог.
Боларның барысын исәпкә алып, Эдуард Нагуманов профилактик тикшеренүләргә җитди карарга киңәш итте.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading