Интим мөнәсәбәтләрдә кыенлыклар бик күп парлар арасында туа. Еш кына бу аерылышуларның да төп сәбәбе булып тора. Элек ирләр һәм хатын-кызлар үз эченә йомылып, проблемаларын тышка чыгармаска тырышса, бүген күпләр ярдәм сорап, сексологларга мөрәҗәгать итә.
Сексолог Римма Шәрыпова белән шул шундый проблемалар хакында сөйләштек.
– Римма, сексологлар арасында мөселман хатын-кызын күрү сәеррәк булды. Чөнки без дини хатын-кыз тыйнак булырга тиеш дип уйларга күнеккән...
– Җәмгыятьтә мөселман хатын-кызы ул – гадәти күренешләрдән ерак торган, көннәр буе дога кылып, Коръән укып һәм Аллаһы Тәгаләгә ялварып утырган зат дип уйлау бар. Әмма ислам – ул тормыш дине. Мөселманнар өчен өйләнешү, бала табу, гаилә учагы җылылыгын саклау мөһим роль уйный. Ягъни мөселманнарга дөньяви кыйммәтләр, мәшәкатьләр һәм сөенечләр ят әйбер түгел.
Никах укылганнан соң мөселманнар интим мөнәсәбәтләргә керә. Ир белән хатын арасындагы интим тормыш исламда гаепләнми, ә киресенчә хуплана. Мөселман гаиләләрендә дә, башка гаиләләрдәге кебек үк, җенси мөнәсәбәтләрдә проблемалар һәм кыенлыклар була. Һәм монда интим мөнәсәбәтләр өлкәсендә аңлашылмаучылыклар белән күзгә-күз очрашучыларга ярдәмгә сексологлар килә. Шуңа күр мөселман хатын-кызы һәм сексология һич кенә дә бер-берсен инкяр итә торган күренеш түгел.
Мөселман хатын-кызлары да интим тормыш сыйфатының никахта мөһим булуын аңлый башлады. Җенси якынлыктан ләззәт алу – хәләл, Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул ителгән ләззәтләрнең берсе. Шулай булгач, нигә үзеңне чикләргә?
– Сексология юнәлешенә үзегез ничек килдегез?
–Үзем гаилә тормышында каршылыклар белән очраштым. Дини белемнәр һәм сексология миңа үз проблемаларымны хәл итәргә ярдәм итте, ә аннары мөселман хатын-кызларына һәм гаиләләргә файдалы белемнәрем белән уртаклаша башладым. Секология темасында мин инде өч ел.
– Ирегез бу шөгылегезне ничек кабул итә соң?
– Мин 22 ел кияүдә. Ирем – дин әһеле, имам. Нәкъ менә ул миңа сексолог белеме алырга тәкъдим итте. Мөселманнар, мөселман гаиләләре белән аралашканда, ул аларның сексолог ярдәменә (шәригать тарафыннан рөхсәт ителгән кысаларда) мохтаҗ булуын яхшы аңлый. Ирем йөзендә мин ярдәм һәм хуплау табам.
– Сексология һәм шәригать кануннары арасында каршылыклар да бар, димәк?
– Сексология – безгә кешенең физик, социаль һәм психологик сексуальлек законнарын ача торган фән. Ул ир белән хатынга интим өлкәдәге кыенлыкларны җиңү һәм үзләренең сексуаль тормышын яхшырту юлларын күрсәтә. Әйе, без – мөселман сексологлары заманча сексологиядән бар ысулларны да куллана алмыйбыз, бары тик ислам кануннарына туры килгән һәм никах укылган ир һәм хатын-кыз арасындагы җенси мөнәсәбәтләрне яхшыртырга сәләтле булганнарын гына кулланабыз. Ислам дине гаилә мөнәсәбәтләренең кагыйдәләрен (шул исәптән интим тормышта да) билгели. Дини белемне һәм заманча сексологиядәге фәнни, психологик һәм социаль белемнәрне берләштереп, без ир белән хатынга гаиләне сакларга һәм ныгытырга ярдәм итә алабыз.
– Сезгә күбрәк нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итәләр?
– Миңа үз тормышының төрле этапларында булган кызлар һәм хатын-кызлар мөрәҗәгать итә:
- гаилә тормышына әзерләнгән мөселман кызлар, алар булачак ире өчен үз сексуальлекләрен ничек үстерергә кирәклеге турында мәгълүмат алырга тели;
- күптән түгел гаилә корып, интим тормышта теге яки бу кыенлыкларны кичерүче хатын-кызлар, парлар;
- никахта күп еллар дәвамында булып, үзләренең җенси яхшыртырга, төрлеләндерергә теләүчеләр;
- хәзерге заман шартларында үз балаларын җенси тәрбиясе өчен борчылучы аналар. Аларны балаларга мондый белемнәрне ничек һәм кайчан җиткерергә кирәклеге кызыксындыра.
– Мөселман хатын-кызы сексуаль булырга хокуклымы?
– Хатын-кызда сексуальлек – ул азгынлык, пычраклык түгел. Бозыклык ул – бозыклык булып кала. Һәр нәрсәне үз исемнәре белән атыйк! Сексуаль хатын-кыз сексология позициясеннән ул – ир-атны интим якынлыктан үзе ләззәт алырга һәм иренә ләззәт бирергә сәләтле хатын-кыз. Әлбәттә, мөселман кызы башка ир-атлар белән үзен тыйнак тотарга тиеш, әмма ире белән түгел! Нәкъ менә ире белән ул хатын-кыз буларак ачыла – сексуаль, хисчән була ала.
– Сез мөселман хатын-кызларын азгынлыкка этәрәсез диючеләр дә бардыр бит?
– Мондый һөҗүмнәр булды һәм булачак. Минем хейтерларга дәлилле җавапларым бар. Беренчедән, ислам фәнгә каршы түгел. Ә сексология ул – дәлилләргә нигезләнгән фән. Мин интим мәгълүматны фән позициясеннән бирергә тырышам – бу азгынлык тарату түгел, ә белем бирү. Әйе, мин төрле проблемалар турында сөйләп, кешеләрнең авырткан җирләренә кагылам. Кемдер үзен, үз гаиләсен күрә һәм моны авыр кабул итә. Шул вакытта кайнар кул астына эләгеп, гаеп утына мин тотылам. Мондыйларга минем җавабым бер: “Сүзләрегез – беренче чиратта үзегезгә кагыла. Шул хакта уйлагыз!” Аннары эшемдә ярдәмчем һәм таянычым – ирем булу да бик булыша. Шулай ук сексология өлкәсендәге белемнәрем белән никахтагы интим тормышны яхшырткан һәм үз гаиләләрен ныгыткан клиентларым көч өсти.
Әңгәмәдәш – Гүзәл Насыйбуллина.
Фотолар: https://www.freepik.com/ сайтыннан һәм шәхси архивтан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар