16+

Наил Әкрамов: «Балалар алдаганны яратмый, алар белән уртак тел табу өчен башларыннан сыйпау да җитә»

2011 елның 1 декабрендә яшь гаиләдә икенче бала дөньяга аваз сала. Тугач ук, табиблар аңа гадәти булмаган диагноз куялар. Медицинада бик сирәк очрый торган хәл - яман шешнең катлаулы формасы һәм җенес органнарының төзелеше дөрес булмау. Статистика буенча, мондый авыру белән миллионга бер бала туа. Бу катлаулы авыру китергән нәтиҗәләрдән...

Наил Әкрамов: «Балалар алдаганны яратмый, алар белән уртак тел табу өчен башларыннан сыйпау да җитә»

2011 елның 1 декабрендә яшь гаиләдә икенче бала дөньяга аваз сала. Тугач ук, табиблар аңа гадәти булмаган диагноз куялар. Медицинада бик сирәк очрый торган хәл - яман шешнең катлаулы формасы һәм җенес органнарының төзелеше дөрес булмау. Статистика буенча, мондый авыру белән миллионга бер бала туа. Бу катлаулы авыру китергән нәтиҗәләрдән...


- Балага җиде ай чакта, коендырганда, корсагында шеше барлыгын абайладым. Сырхауханәдә бу хакта әйткәч, табиблар тикшеренергә җибәрделәр, - дип искә ала ул елларны баланың әнисе.

Аллаһының рәхмәте, Татарстанның урология-андрология балалар үзәге җитәкчесе, республика Сәламәтлек саклау министрлыгының урология-андрология буенча штаттан тыш белгече Наил Әкрамов җитәкчелегендәге табиблар төркеме яман шешне җиңеп, баланы аякка бастыралар.

Баланы дәвалаганда Мәскәүдәге медицина үзәкләре, тәҗрибәле белгечләр белән киңәшләшергә дә туры килә. Шулай да иң мөһим катлаулы операция­ләрне үзебезнең республика балалар клиник хастаханәсе табиблары башкара. Бала беренче операцияне җиде айлык чагында кичерә - бөерендәге шешне кисеп алалар. Шешнең зурлыгына табиблар шакката - авыр­лыгы 520 грамм, ул баланың тән авырлыгының 10 процентын тәшкил итә. Операция уңышлы уза.

Бала яңа тугандай, яңа тормыш башлый. Барысы да яхшы гына дигәндә, тагын бер көтелмәгән хәл: сигез айдан сабыйның уң як бөерендә шешсыман матдә табалар. яшәү өчен тагын көрәш башлана. Сабыйның иммун системасы какшаган булу сәбәпле, операцияне берничә тапкыр кичектерер­гә дә туры килә. Бик катлаулы, сирәк операцияләрнең берсе була ул, чөнки шеш сидек юлына да зыян салган. Бу авырлыкны да җиңә табиблар. Соңрак җенес әгъзаларына пластик операция ясыйлар. Дүрт елда бала барлыгы алты операция кичерә. Шөкер, бүген сәламәтлегеннән зарланмый. Ел саен Рес­публика балалар клиник хас­таханәсендә тикшерү уза.

Яшьтәшләреннән бер дә калышмый үзе: музыка мәктәбендә шөгыльләнә, бассейнга йөри, рәсемне бик оста ясый. Бер елдан ул беренче сыйныфка укырга барачак. Аның әти-әнисе, туганнары балаларын кабат аякка бастырган медицина фәннәре докторы Наил Әкрамов җитәкчелегендәге бер төркем табиблар: урология бүлегенең балалар хирургы Айдар Закировка, онкогематология бүлеге җитәкчесе Илсөя Осиповага, табиб-анестезиолог-реа­ниматолог Гүзәл Закировага рәхмәтле.

Табиблар үзләре исә төркем җитәкчеләре Наил Әкрамовның эшен югары бәяли.
- Ул бик кайгыртучан, һәр операциягә кергәндә, аның күзләре беренче курс студентыныкы кебек яна, ул үз эшенең остасы, - диләр аның турында хезмәттәшләре.

Наил әфәнде республика клиник балалар хастаханәсендә инде 19 ел эшли.
- Нинди һөнәр сайлыйм икән дип икеләнмәдем, әнием белән кечкенәдән хастаханәгә кизү торырга бара идем, үскәч тә, әнинең юлын дәвам иттем, - ди Наил Әкрамов.

Аның эше дә, буш вакытындагы кызыксынулары да медицина белән бәйле.
- Алдаганны балалар яратмый. Алар белән уртак тел табу өчен еш кына башларыннан сыйпау, кулын кысу да җитә, әмма һәрчак дөресен әйтергә кирәк, - ди Наил Әкрамов.

Эшләү дәверендә төрле катлаулы хәлләр кичерергә туры килсә дә, беркайчан да үкенгәне булмаган. Нәкъ бер балалар шигырендәгечә: «Мин үз эшемне яратам», - ди ул.

Наил Әкрамов җитәкчелегендә Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары төркеме быел «Ел табибы - Ак чәчәкләр» бәйгесендә «Уникаль очрак» номинация­сендә катнаша.
- Республика клиник балалар хастаханәсенә быел - 40 ел. «Ак чәчәк»ләр бәйгесенә дә - 10 ел. Юбилейлар елында безне «Ак чәчәкләр» бәйгесенә тәкъдим иткәннәр икән, бу - безнең өчен зур горурлык, - ди табиб-анестезиолог-реаниматолог Гүзәл Закирова.

Ул бу уникаль очракны әле дә исенә төшерә.
- Баланы гаиләсенә сау-сәламәт кайтарырга тиешмен дидем үземә. Бу максатыма ирешү өчен бар көчемне куйдым. Ул сабыйның сәламәтлеге өчен озак көрәшергә туры килде. Зур җаваплылык тоеп эшләдек. Шөкер, барысы да уңышлы узды, - ди Гүзәл Закирова.

Медицина хезмәткәрләре көненә багышланган «Ел табибы - Ак чәчәкләр» республика бәйгесе быел 16 июнь көнне Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет академия театрында узачак. Быел бәйгегә 146 гариза кабул ителгән. Медицина хезмәткәрләре алты номинациядә көрәшәчәк. Бәйгедә озак еллар хезмәт куйган «Сәламәтлек саклау өлкәсе легендасы» да билгеләнәчәк. Җиңүчене сайлауда интернет аша җыелган тавышларга да игътибар итәчәкләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading