16+

“Әниемне саклап кала алмадым”

Чаллыда яшәүче Фирая Исламованың иң газиз кешесе коронавирустан вафат булган.

“Әниемне саклап кала алмадым”

Чаллыда яшәүче Фирая Исламованың иң газиз кешесе коронавирустан вафат булган.

Алдан ук искәртеп китик, язма герое һәм якыннарының исем-фамилияләре үзгәртеп бирелә.

– Коронавирусның янәшәдә генә икәнен сизми яшәдек, чит илләрдә дулап йөргәндә дә безгә килеп җитмәс әле дип кенә көлдек. Хәзер үз башыбыздан шул афәтне кичергәч кенә аның ни чаклы мәкерле, авыр чир икәнен үз тәнемдә татыдым, – дип башлады Фирая ханым сүзен.
– Нидән башланды соң?
– Эпидемия игьлан ителгәннән соң, үзбикләнү режимында яшәдем. Урта яшьләрдә булсам да, кибеткә дә бик кирәк вакытта гына чыга идем. Әлбәттә инде, перчатка һәм битлектән. Чирне өебезгә тормыш иптәшем Гомәр һәм улым Динар алып кайтты, булса кирәк. Мөгаен, хаста аларга үзләре хезмәт куган Чаллы предприятиесендә йоккандыр. Биредә бик күп кеше чирли. Алар икесе дә эштән туктамады, вирус ачыкланган хезмәттәшләре белән дә аралашканнар. Иремдә авыру температурасыз, җиңелчә узды. Атна буена ул тәнендә хәлсезлек тойды, аппетиты юк иде, шулай ук авызда ис һәм тәм тою юкка чыкты. Вирусларга каршы препаратлар эчте. Шул ук вакытта, улыбыз да нибары ике көн дәвамында чирләп алды, әмма температурасы 38дән артмады. Ул, бу гади грипп кына дип уйлап, бернинди дарулар да эчмәде. Теге мәкерле авырудыр дип уйламадык та инде. Әле җитмәсә, 80 яшьлек әнием янына да барып йөрдек. Үзем бермәлне саташудан уянып киттем, манма тиргә батканмын. Өнемме, әллә төшемме дигәндәй, йөрәгем дөп-дөп тибә. Салкын тигәндер дип уйладым. Табиблар да берни әйтмәде, антибиотиклар язып, больничный ачтылар. Температурам 38дә торды, төшмәде дә. Тәнем гел калтыранды, йокыга талсам, гүя, упкынга төшәм. Үлгән туган-тумачаларымны, танышларымны күреп бетердем. Алар мине үзләре янына дәшә, ә мин карышам, имеш.

Ул арада әнием дә минем сыман симптомнар белән чирләп киткән. Болай гына үтмәс дип аны хастаханәгә алып киттек. Табиб безне карап чыкканнан соң, кичекмәстән, хастаханәгә салырга дигән карарга килде.
Йогышлы авырулар хастаханәсенә эләгүе дә ай-һай авыр икән. Безне кабул иткән табиб, урыннар юк, башка көнне килерсез, диде. Танышларыма шалтыратып кына (ханым башкарма дәүләт органнарында эшли – ред.) урын табылды, тикшерә торгач, икебездә дә үпкәдә ике яклы вируслы инфекция булганлыгы ачыкланды,

“Сезнең үпкәгезнең 25 процентына зыян килгән, ә әниегезнең хәле катлаулырак, аның үпкәсенә 50 процент зарарланган”, – диде табиб. Безгә кабул итү бүлмәсендә үк коронавирусны ачыклаучы тест ясалды. Минеке тискәре иде, ә әнидә ул уңай нәтиҗә күрсәтте.

– Авыру сездә нинди формада үтте? Әниегез әлеге хәбәрне ничек кабул итте?
– Миндә чир җиңел формада узды... Мөгаен, өйдә эчкән антибиотиклар һәм вируска каршы препаратлар ярдәмендә вирусны үтерә алганмындыр.
Табиб безгә дәвалау курсын билгеләде, мин әнием белән икебезне бер палатага урнаштыруларын сорадым. Күренеп тора, табиблар үзләре дә әлеге мәкерле чир белән көрәшү ысулларын, дөресрәге, ничек дәваларга кирәклеген белеп бетерми. Чөнки миңа дарулар билгеләүдән дә аңлашыла иде бу. Әле болай итик, әйдәгез моны эчеп карыйк... Хастаханәдә ятканда беренче ике-өч көндә бернинди дә үзгәреш сизелмәде: температура шул ук калды, бизгәк һәм коточкыч төшләр дәвам итте. Ул төшләр шундый караңгы һәм нык куркыныч иде. Мин берара үземне җәһәннәмдә дип хис итә башладым, нинди гөнаһларым өчен Ходай мине тәмугка олактырды икән дип саташып чыга идем. Үземне упкында, тирәнлектә итеп хис иттем. Янәсе, мин чыгарга талпынам, ә упкын, киресенчә, үзенә суыра бара. Бер атнадан соң гына хәлем яхшыра башлады. Ә менә әниемнең хәле начарланганнан начарлана барды. Коронавирус бигрәк тә хроник авырулы, өлкән яшьтәге өлкәннәрне аяктан ега дип язалар бит. Бу, чыннан да хак. Әниемнең шикәр авыруы бар иде, шул да йогынты ясаган, күрәсең. Үткәрелгән үпкә томографиясе нәтиҗәсеннән күренгәнчә, әнинең үпкәсенә су җыела башлаган.

Шикәр диабеты һәм әлеге чир бергә кушылып тромбоз китереп чыгарган. Шәфкать туташы анализ алу өчен көчкә аның кан тамырын эзләп таба иде. Каны да кап-кара, нык куе, үзле. Кулы бик каты сызлады. Газизкәем, авыртуга чыдый алмыйча, кулымны кисегез, шундый авырта, башка түзәр хәлем калмады, дип сызлана иде.

Коронавирусны ачыклау өчен тагын ике тест алынды, анысы да уңай нәтиҗә бирде. Ашыгыч чаралар күрергә кирәк иде. Бөтен саклану чараларын үтәп, тромбны алу буенча операция ясалды. Параллель рәвештә коронавирустан дәвалау курсы да уздырылды. Әни белән бергә хастаханәнең кызыл зонасында яттым. Кызганычка каршы, өлкән яшьтәге кеше организмы күтәрә алмагандыр, ике-өч көннән аны яңа операциягә алып киттеләр. Тагын тромб алу буенча. Икенче операциядән соң, наркоздан айный алмыйча, күзләрен мәңгегә йомды. Әле дә аңлый алмыйм, ничек бары өч атна эчендә кеше тиз арада сулыга, сүнә икән. Әнием кыска вакыт аралыганда нык ябыкты. Әмма ахыргача үз акылында калды, барысын да якыннарын, яшьлеген елмаеп искә алды. Яшьләргә тиң җиңеллек, җитезлек бар иде аңарда, 80 яшь булуына карамастан, миннән дә матуррак, матур киенеп, кәс-кәс басып йөрер иде. Менә шундый җитез, әле яшим, булдырам дип йөргән кешене санаулы вакыт эчендә юк итте бу чир.

Әниемнең җәсәден безгә махсус чыгу урыны аша гына бирделәр. Гадәттә, биредән коронавирустан вафат булганнарны гына бирәләр. Җирләү эшен дә махсус бригада башкарды. Шөкер, татар, мөселман егетләре иде. Моргта вакытта ук аны полиэтиленга төреп, агач тартмага салганнар. Шул җирләүче егетләргә кәфенлекләр бирдем, тыңладылар, рәхмәт үзләренә. Аннан соң мулла кушканча, тартманы кадаклаганчы, бер уч туфрак салып калдырдык. Газизкәемне авылда җирләдек, куркып тормаган авыл халкы, бөтенесе килгән. Мең рәхмәт аларга.

– Табиблар кулдан килгәннең барысын да эшләгән...
– Барлык медицина белгечләренә, безне дәвалаган табибларга олы рәхмәтемне юллыйм. Алар мине кире тормышка кайтарды, гомумән, күпме кешенең гомерен саклап калу өчен көне-төне көрәшә бит алар. Шундый авыр чакта да табиблар һәрчак янымда булды. Мин һәрчак аларның күзләренә карый идем. Һәм һәрберсенең исемнәрен сорадым, алар минем хәтеремдә уелып калачак.

– Бүген сәламәтлегегез ни хәлдә?
– Хәзер табиблар кушуы буенча, күбрәк саф һавада булырга тырышам. Бу үпкә өчен файдалы, диләр. Чөнки соңгы тикшерү үпкәнең 5 процентына зарар килгәнлеген күрсәтте, бүген үләннәр, җиләк җыярга йөрим. Сөтле продуктлар ашыйм. Кеше күп булган җирләргә йөрергә тырышмыйм, чыксам да, битлек, перчатка белән. Авызың пешкәч,өреп кабасың, диләрме әле?
Вирус бар һәм ул бик мәкерле. Ул минем иң газиз кешемне алып китте. Әле дә үз-үземне шуның өчен битәрлим. Саклап кала алмадым әниемне.

Лилия ГАЙНУЛЛИНА.

Фото: http://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әниемнең коронавируска алган өч тесты да уңай нәтиҗә күсәтсә дә, коронавирустан үлүчеләр исемлегенә кертмәделәр. Бәлки статистиканы бозмас өчен 79 яшьлек әбинең анализларын исәпкә алып та тормаганнардыр. Кем белә инде...

    Мөһим

    loading
    2
    X