16+

Онкология вакытында вакцинация ярыймы?

Татарстан Республикасында яман шеш белән учетта торучы 110 меңнән артык кеше бар. Шуларның күпчелеге, төгәлрәк итеп әйтсәк, 70-75 меңе - савыгучылар.

Онкология вакытында вакцинация ярыймы?

Татарстан Республикасында яман шеш белән учетта торучы 110 меңнән артык кеше бар. Шуларның күпчелеге, төгәлрәк итеп әйтсәк, 70-75 меңе - савыгучылар.

Әмма без аларны күз уңыннан югалтмыйбыз, чир кабат баш калкытмасын дип, күзәтеп торабыз. Бу төркемгә керүче кешеләргә вакцина ясатырга ярамый дигән бернинди чикләүләр дә юк. Яңа гына онкология белән очрашкан яисә дәвалану этабын үтүчеләргә үзләренең табиблары белән киңәшләшү кирәк...

Коронавирус яман шеш белән көрәшүчеләр өчен нинди куркыныч тудыра? COVID-19дан андыйларга ничек сакланырга? Шушы темага Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Эдуард Нагуманов сөйләде.

“Онкологиягә кушылган теләсә кайсы чир, инфекция зур куркыныч тудыра, шул исәптән, COVID-19. Кызганычка, коронавирус йоктырган очракта, яман шеш белән көрәшүче һәм савыгуга таба барган күпчелек кешеләрнең яки үз авырулары көчәеп китә, яки, аларга югары дәрәҗәдәге медицина ярдәме күрсәтелгән булуына карамастан, шушы вирус аркасында якты дөнья белән хушлашуга кадәр барып җитәләр.

Татарстан Республикасында яман шеш белән учетта торучы 110 меңнән артык кеше бар. Шуларның күпчелеге, төгәлрәк итеп әйтсәк, 70-75 меңе - савыгучылар, әмма без аларны күз уңыннан югалтмыйбыз, чир кабат баш калкытмасын дип, күзәтеп торабыз. Бу төркемгә керүче кешеләргә вакцина ясатырга ярамый дигән бернинди чикләүләр дә юк. Яңа гына онкология белән очрашкан яисә дәвалану этабын үтүчеләргә үзләренең табиблары белән киңәшләшү кирәк, чөнки алар иммун системасына йогынты ясый торган нурланыш, химиотерапия алалар, дарулар кабул итәләр, кемнәрдер операциядән соң да булырга мөмкин. Шушы очраклардан соң, иммун системасы тулы көченә эшли башласын өчен, ким дигәндә, 3 ай таләп ителә. Телгә алынган кадәр вакыт узгач, курыкмыйча вакцина ясатырга мөмкин.

Хәзерге көндә, коронавируска каршы кулланыла торган 3 төрле прививка бар. Кайсын кадатырга дигәндә, АКШ, Япония һәм башка ил белгечләре нинди бар – шунысын ясатырга дигән карашта торалар. Кайбер илләр соң гына вакциналы булдылар. Без беренчеләрдән булып тиешле күләмдә прививка белән тәэмин ителдек – шунысы куандыра. Без дә, коронавирус читләтеп узсын өчен, кайсы хәзерге вакытта бар – шуны кичекмәстән ясатырга һәм үзебезне, якыннарыбызны өзлегүләрдән сакларга кирәк дигән фикердә торабыз.

Әгәр гаиләгездә яман шеш белән авыручы кеше бар һәм ул, иммун системасы зәгыйфьләнгән аркасында, прививка ясата алмый икән, башкалар аны кайгыртып, үзләре вакцинация үтәргә тиеш.

Прививка яман шешне көчәйтә аламы дигән сорауга килгәндә, андый хәлнең күзәтелгәне юк. Гомумән, башка төр вакцинациналарның да онкологияне куәтләндергән очраклары булмады,” – дип тәҗрибә белән уртаклашты Эдуард Нагуманов.

Дания Нәгыйм

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading