16+

Оныту чире: «Күршедә яшәгән ир-ат хәзер мине үтерергә керә» дип сөйләнә икән үзе

60 яшьтән узгач, кинәт хәтер начарланса, чаң сугарга кирәк! Бу Альцгеймер авыруының иң төп билгесе.

Оныту чире: «Күршедә яшәгән ир-ат хәзер мине үтерергә керә» дип сөйләнә икән үзе

60 яшьтән узгач, кинәт хәтер начарланса, чаң сугарга кирәк! Бу Альцгеймер авыруының иң төп билгесе.

Галимуллинар гаиләсендә тынычлык качкан. Моңа кадәр Аллаһка шөкер генә йөреп торган әниләре соңгы вакытта әллә нинди сәерлекләр сөйли, эшли башлаган. Биш минут элек нәрсә булганын оныта, предмет исемнәрен дә һич исенә төшерә алмыйча интегә, «теге ни», «бу әйбер» дип аңлатырга тырыша, төне буе йокламыйча, йөреп чыга. Ә бер көнне иртән торышларына кәстрүлдә сулар кайнатып куйган. «Күршедә яшәгән ир-ат хәзер мине үтерергә керә» дип сөйләнә икән үзе. Соңгы берничә елда әниләре кулына тоткан әйберләрне кая куйганын оныткан, бер әйткәнне кабатлаган очраклар булып торган. Әмма 70тән узган карчык өчен хәтер начараюы гадәти хәл, дип моңа игътибар бирмәгәннәр. 

Шушындый сәерлекләре башлангач кына чаң сугарга тотынганнар. Табибка барып күренәләр. Белгечнең «Әниегездә Альцгеймер авыруы» дигән сүзләреннән соң тәмам коелып төшәләр. Бу чир гомердә нәселләрендә булмаган бит. Көтмәгәндә-уйламаганда шушы куркыныч диагноз... 

Мәгълүм булганча, илкүләм максатларның берсе – 2030 елга кадәр гомер озынлыгын 78 елга кадәр җиткерү. Әлеге нәтиҗәләргә ирешү өчен «Демография» илкүләм проекты кысаларында «Өлкән буын» федераль программасы эшләнде. Олылар арасында төрле авыруларны кисәтү бу башлангычның төп максаты булып тора. Соңгы вакытта табиблар бигрәк тә Альцгеймер диагнозы куелган кешеләр саны артканнан-арта баруына борчыла. Бу исә өлкәннәрнең яшәү сыйфатына тискәре йогынты ясый, туганнары җилкәсенә алар авыр йөк булып ята.

Төбәкара клиник диагностика үзәге базасындагы Республика когнитив тайпылышлар үзәге җитәкчесе Юлия Житкова сүзләренчә, Альцгеймер авыруы турында бик күпләр ишетеп белә, әмма авыруның ничек үсеш алуын игътибар белән өйрәнүчеләр аз. Шуңа да бүген бу чир башлангыч стадиядә бик сирәк ачыклана. Кешеләр өлкән яшьтәге туганнарының хәтере начарлануын картлыкка хас күренеш буларак кына кабул итә.

– Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда 55 миллион кешедә деменция күзәтелә. Деменция ул – акыл зәгыйфьлеге. Бу Альцгеймер авыруының төп чагылышы. Кеше хәтерен, фикерләү функцияләрен югалта, ахыр чиктә ул туганнары яки чит кешеләр кулына кала. Бүгенге көндә ни өчен бер өлкән яшьтәге кешедә авыру үсеш ала, икенчесендә күзәтелми, дигән сорауга җавап юк. Әйе, моның генетика белән бәйле булуы ихтимал. Әмма бу барлык авыруларның 15 проценты гына. Күпчелектә исә чир көтмәгәндә-уйламаганда барлыкка килә. Шул ук вакытта Альцгеймер авыруының башлангыч стадиядә бик сирәк ачыклануы борчу тудыра. Ә авыруны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау бик мөһим. Чөнки Альцгеймерны дәвалап булмый, дару юк. Әмма когнитив һәм акыл функцияләрен булган халәттә мөмкин кадәр озаграк сакларга ярдәм иткән препаратлар бар, – ди Юлия Житкова.

Когнитив тайпылышлар үзәге җитәкчесе сүзләренчә, өлкән кеше әле яңа булган хәлләрне даими оныта башласа, бер үк сүзләрне кат-кат кабатласа, шуның белән бергә кирелек, тиз үпкәләүчәнлек барлыкка килсә, бу табибка мөрәҗәгать итәргә сәбәп. Шул ук вакытта Альцгеймер авыруы урта яшьтәге кешеләрдә – 45-60 яшьтәгеләрдә дә күзәтелергә мөмкин икән. Әмма бу барлык очракларның нибары 9 проценты. Күпчелектә, чир 65 яшьтән соң чагылыш таба. Альцгеймер диагнозы куелган кешеләр уртача 7 ел яши, 3 проценты гына 14 ел гомер итә. Вакытында куелган диагноз исә өлкән кешенең дә, аның туганнарының да тормыш сыйфатын тиешле дәрәҗәдә саклап калырга ярдәм итә. 

Юлия Житкова сүзләренчә, Казанда яшәүчеләр хәтере белән үзгәрешләр сизә калса, Төбәкара клиник диагностика үзәгенең (МКДЦ) Хәтер кабинетына языла ала. 60 яшьтән узган кешеләрне биредә язылу буенча терапевт юлламасы булмаса да кабул итәчәкләр. Хәзерге вакытта мондый кабинетлар челтәрен республика буенча үстерү эшен башлаганнар. 

Деменция үсешен булдырмау өчен: 
•    физик күнегүләр белән шөгыльләнергә; 
•    тәмәке тартмаска;
•    алкогольдән тыелырга; 
•    тән массасын контрольдә тотарга; 
•    дөрес тукланырга; 
•    кан басымын, холестеринны һәм кандагы шикәрне тиешле дәрәҗәдә тотарга.
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading