16+

Операция ясатмый йөрсәң, тирән тамырларда тромблар җыелырга мөмкин

Хатын-кызларның – 40 процентка, ир-атларның 20 проценты аяклары ару һәм шешү, тире астында яхшы күренә торган кан тамырлары киңәюеннән җәфалана. Белгечләр фикеренчә, Россиядә 30 миллионнан артык кеше варикоз авыруы белән интегә һәм 1 миллионнан артык кеше хирургия дәвалануына мохтаҗ. Хәзерге дөньяда иң киң таралган авыруларның берсе дә икән ул.

Операция ясатмый йөрсәң, тирән тамырларда тромблар җыелырга мөмкин

Хатын-кызларның – 40 процентка, ир-атларның 20 проценты аяклары ару һәм шешү, тире астында яхшы күренә торган кан тамырлары киңәюеннән җәфалана. Белгечләр фикеренчә, Россиядә 30 миллионнан артык кеше варикоз авыруы белән интегә һәм 1 миллионнан артык кеше хирургия дәвалануына мохтаҗ. Хәзерге дөньяда иң киң таралган авыруларның берсе дә икән ул.

Варикозны булдырмас өчен нәрсә эшләргә кирәк һәм ул нилектән барлыкка килә? Табиб-хирург, флеболог Ирек Шәрипов белән без шул хакта сөйләштек. 

–    Ирек, варикоз барлыкка килүнең төп сәбәбе нидә?
–    Бу беренче чиратта генетика белән бәйле. 99 процент очрак шуңа туры килә. Калган 1 проценты авыр әйберләр күтәрү, бала тудыру, авыр физик эш аркасында килеп чыккан тайпылыш. Аякларга гер асып куйган кебек булса, көзән җыерса, кан тамырлары шешенсә, ботта һәм балтырда «йолдызчыклар» хасил булса, флебологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

–    Аны дарулар, мазьлар белән генә дәвалап булмыймы? 
–    Боларның берсе дә булышмый. Фәкать авыртуны басып тору өчен генә  кулланырга була. Беренче билгеләр күренә башлауга, махсус беренче класслы компрессион трикотаж оек кияргә киңәш итәм. Әгәр дә кан тамырлары чыгып, шешенеп торса, икенче класслысын киясе була. Трофик җәрәхәтләр күзәтелсә, өченче класслысын. Шәхсән мин ерак юлга чыкканда, очкычта очканда, аякларыгыз сәламәт булса да, профилактика максатыннан беренче класслы оек кияргә тәкъдим итәм. Киңәйгән кан тамырларын исә бүгенге көнгә операциядән кала берни белән дә бетереп булмый. Операция ике төрле ысул белән ясала. Берсе – традицион ысул, икенчесе – лазер ярдәмендә. Гадәти операцияне суык сезонда ясату отышлы, кисеп һәм тегеп ясалгач, яралар ачык була. Мин үзем операцияне лазер белән ясыйм. Анысын теләсә кайсы сезонда ясатсаң да була. Операция булган көнне үк өегезгә кайтып китә аласыз. 

–  Операция кичергән кешеләргә нинди киңәшләр бирер идегез? 
– Лазер ярдәмендә ясалган операциядән соң бер ай ун килограммнан артык әйбер күтәрергә ярамый. Кайнар мунчада, ваннада утырмаска. Ике атна мөмкин кадәр күбрәк йөрергә кирәк. Хәтта операция булган көнне үк. Ике атна икенче класслы компрессион оек кияргә кирәк була. 

–  Варикоз кабаттан чыга аламы соң?
–  Операциядән соң кан тамырлары башка чыкмаячак, дигән гарантия бирә алам, тик нәселдәнлек факторы бар. Операциягә кадәр сәламәт булган кан тамырлары соңрак киңәергә бик мөмкин. Ләкин барыбер чыгачаклар дип операция ясатмый тору да дөрес түгел. 

–  Ә ул нәрсәсе белән куркыныч?
–  Операция ясатмый йөрсәң, тирән тамырларда тромблар җыелырга, тромбофлебит авыруы барлыкка килергә мөмкин. Иң куркынычы – җыелган тромб өзелеп китеп, үпкә артериясен каплый һәм кеше шуннан үлеп тә китә. 

– Варикозны булдырмау максатыннан нәрсәләр киңәш итәр идегез?
– Озак басып яки утырып торырга туры килсә, махсус гимнастика эшләргә кирәк. Аяк очына басасыз да кинәт кенә табанга төшәсез. Мөмкинлек булганда, аякларны өстәл өстенә күтәреп куярга яки өскә күтәреп ятып торырга кирәк. Кан тамырлары инле киңәйгән кешеләргә озак утырырга ярамый, чөнки кеше тирләгәндә каны куерып китә һәм тромблар җыеларга мөмкин. Нәселеңдә варикоздан интегүчеләр булса, спорт белән шөгыльләнгәндә үз авырлыгыңнан артыгын күтәрмәскә кирәк. 

–  Ирек, сез көзән җыеру турында искә алдыгыз. Ул кан тамырлары киңәю аркасында гына булырга мөмкинме, әллә тагын башка сәбәбе дә бармы?
–  Бил белән дә бәйле булырга мөмкин. Төнлә аякларыгызны көзән җыера икән, гаеп билебездә. Бу очракта физик күнегүләр ясарга, бассейнга йөрергә киңәш итәбез. Һәм һичшиксез вертебрологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаеп кан тамырларында булса, контраст душ, компрессион трикотаж оек кию булыша. Симпомнарны бетерү өчен ветотониклар эчәргә тәкъдим итәбез. Шулай ук йөзем, виноград ашарга була. Аларның составындагы матдәләр кан тамырлары өчен файдалы. 

Фото: https://unsplash.com/

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading